Гаиләләр өчен ярдәм
1. Шимбә көнен тоту Исраилдәге гаиләләргә нинди файда китергән?
1 Исраилдәге гаиләләрнең файдасына Йәһвә аларга шимбә көнен тотарга кушкан, һәм бу аның яратуын күрсәткән. Исраиллеләр бу көндә үзләренең көндәлек эшләреннән ял иткән һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләре, шулай ук аның игелеге турында уйланган. Ә әти-әниләр ул вакытта Аллаһы Канунын үз балаларының күңелләренә сеңдерергә тырышкан (Кан. 6:6, 7). Шулай итеп Йәһвә хезмәтчеләре, шимбә көнен тотып, һәр атна үзләренең игътибарларын Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә туплаган.
2. Шимбә көне Йәһвәнең нинди сыйфатларын ачыклый?
2 Хәзер инде Йәһвә гаиләләргә шимбә көнен тотарга кушмый. Әмма бу канун Аллаһыбызның кайбер сыйфатларын ачыклый. Аллаһы һәрвакыт үз хезмәтчеләренең рухи иминлеге турында кайгыртып тора (Ишаг. 48:17, 18). Бүген Йәһвә, Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен үткәрергә кушып, үз хезмәтчеләре белән эчкерсез кызыксына икәнен күрсәтә.
3. Гаилә белән гыйбадәт кылу киченең максаты нинди?
3 Гаилә белән гыйбадәт кылу киченең максаты нинди? 2009 елның гыйнвар аеннан башлап китап өйрәнүне Теократик хезмәт мәктәбе һәм Хезмәт очрашуы белән бергә үткәрә башлаганнар. Очрашуларның тәртибе үзгәргәнгә, гаиләләрнең бер киче бушаган. Бу аларга гаилә белән гыйбадәт кылуны атна саен үткәреп үз рухилыгын ныгытырга мөмкинлек биргән. Һәрбер гаиләгә китап өйрәнү үткән вакытта, бу барысы өчен уңайлы булса, Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен үткәрергә кирәк дип әйтелгән булган. Аларга гаилә ихтыяҗларына туры китерерлек Изге Язмалар өйрәнүен һәм аның буенча фикер алышуны үткәрергә тәкъдим ителгән.
4. Гаиләнең фикер алышуы бер сәгатьлек кенә булырга тиешме? Аңлатыгыз.
4 Китап өйрәнүгә барыр өчен, безгә киенергә, җыелыш үткән урынга барырга һәм башка нәрсәне башкарырга кирәк иде. Безнең күбебез, бер сәгатьлек очрашуга барып, кичнең артык вакытын югалта иде. Очрашуларның тәртибе үзгәргәнгә, безнең хәзер гаилә белән бергә Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен кичебез бар. Шуңа күрә безнең гаилә белән гыйбадәт кылуыбыз ким дигәндә бер сәгатьлек булырга тиеш. Безгә гаиләбезнең ихтыяҗларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, бу кичне үткәрү өчен җитәрлек вакыт бүлеп куярга кирәк.
5. Бөтен кичне фикер алышуга багышларга кирәкме? Аңлатыгыз.
5 Бөтен кичне фикер алышуга багышларга кирәкме? Ирле-хатынлылар һәм балалары булган гаиләләр Изге Язмаларның берәр темасы буенча фикер алышканда, бер-берсен ныгыта (Рим. 1:12). Шулай итеп гаиләдәгеләр үзара мөнәсәбәтләрен яхшырта. Шуңа күрә Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә, беренче чиратта, Изге Язмалар буенча фикер алышу үткәрелергә тиеш. Әмма гаиләдәгеләрнең һәрберсенә шәхси өйрәнү дә үткәрергә кирәк. Мәсәлән, фикер алышу үткәч, һәр кеше, үз урынында калып, ләкин башкалардан аерылып, берәр нәрсәне өйрәнергә мөмкин. Ул вакытта җыелышка әзерләнүне тәмамлап була яки брошюраларны укып була. Кайбер гаиләләр бу кичне телевизор бөтенләй карамаска дигән карарга килергә мөмкин.
6. Фикер алышуны ничек үткәреп була?
6 Фикер алышуны ничек үткәреп була? Гадәттә, фикер алышу сораулар һәм җаваплар ярдәмендә үткәрелсә дә, аны башкарак та үткәреп була. Гаилә белән гыйбадәт кылу киче шатлыклы һәм кызык булсын өчен, күп гаиләләр, атна уртасындагы очрашуларның тәртибеннән үрнәк алып, бу кичне берәр программа буенча үткәрә. Гаиләдәгеләр фикер алышуны берничә өлешкә бүләргә һәм аларны төрлечә үткәрергә мөмкин. Мәсәлән, алар бергә җыелышның кайбер пунктларын әзерләнер, Изге Язмаларны укыр я вәгазьгә әзерләнер. 6 нчы биттә моңа кагылышлы кайбер киңәшләр китерелә.
7. Әти-әниләр нинди атмосфераны тудырырга тиеш?
7 Әти-әниләр нинди атмосфераны тудырырга тиеш? Әгәр сезнең гаиләгездә ярату һәм тынычлык атмосферасы булса, барысы өчен өйрәнү җиңелрәк булачак. Көн җылы булса, сез вакыт-вакыт урамга чыгып гаилә белән өйрәнүен үткәрә аласыз. Кирәк булганда тәнәфес ясагыз. Кайбер гаиләләр, программа үткәч, ашап ала. Әлбәттә, әти-әниләр Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен үз балаларын тиргәр өчен я аларга җәза бирер өчен кулланмас. Ләкин алар, бәлки, үз балалары белән балаларны борчыган берәр проблема турында сөйләшер өчен, вакыт бүлеп куяр. Әти-әниләр үз баласы белән, ул үзенең бертуганнарыннан оялмасын өчен, берәр четерекле сорау турында атнаның башка көнендә күзгә-күз сөйләшсә, яхшырак булыр. Гаилә белән гыйбадәт кылу киче кызыксыз һәм чиктән тыш җитди булырга тиеш түгел, чөнки без бәхетле Аллаһыга гыйбадәт кылабыз (1 Тим. 1:11).
8, 9. Гаилә башына гыйбадәт кылу киченә ничек әзерләнергә кирәк?
8 Гаилә башы ничек әзерләнә ала? Гаилә башы һәр атна Гаилә белән гыйбадәт кылу киченә алдан әзерләнсә, мәсәлән нинди темага сөйләшеп була һәм бу тема буенча фикер алышу ничек үткәреп була икәнен уйласа, бөтен гаилә бу кичтән күбрәк файда алачак (Гыйб. сүз. 21:5). Ир кеше әзерләнгәндә үзенең хатыны белән киңәшләшсә, яхшы булыр иде (Гыйб. сүз. 15:22). Гаилә башлары, ни өчен сезгә үз балаларыгыздан вакыт-вакыт аларның тәкъдимнәрен сорамаска? Алай эшләсәгез, сез балаларыгызны нәрсә кызыксындырганын һәм борчыганын беләчәксез, ә бу мөһим.
9 Гадәттә, гаилә башына гаилә белән гыйбадәт кылуга әзерләнер өчен күп вакыт кирәкми. Гаилә белән гыйбадәт кылу киченең кайбер пункты һәр атна үткәрелсә, бу гаиләгә ошап китәргә мөмкин. Шул очракта гаилә башына һәрвакыт яңа программа уйлап чыгарга кирәкмәс. Ул, бәлки, өйрәнү үткәч, гаилә ихтыяҗлары әлегә исендә тотканда, киләсе кичкә әзерләнер. Кайбер гаилә башлары Гаилә белән гыйбадәт кылу киченең программасын кыскача язып куя һәм башкалар күргән урынга, мәсәлән, суыткычка, элә. Программа күз алдында торганга, гаиләдәгеләр бу кичне түземсезлек белән көтә башлый һәм алдарак әзерләнә башлый.
10. Гаиләләре булмаган кардәшләр Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә нәрсә эшли ала?
10 Минем гаиләм булмаса я гаиләдәгеләрем хакыйкатьтә булмаса, нәрсә эшләргә? Гаиләләре булмаган кардәшләр Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә шәхси өйрәнүен үткәрә ала. Яхшы шәхси өйрәнү программасы — бу Изге Язмаларны һәм брошюраларны уку, шулай ук җыелышларга әзерләнү. Кайбер вәгазьчеләр, моннан тыш, берәр тема буенча шәхси өйрәнү үткәрә. Вакыт-вакыт алар берәр вәгазьчене я гаиләне Изге Язмалардан төрле дәртләндерүче фикерләр бергә карап чыгар өчен чакырырга мөмкин.
11, 12. Регуляр рәвештә үткәрелә торган Гаилә белән гыйбадәт кылу киче нинди файда китерә?
11 Регуляр рәвештә үткәрелә торган Гаилә белән гыйбадәт кылу киче нинди файда китерә? Кардәшләр, чын күңелдән Йәһвәгә гыйбадәт кылып, аның белән мөнәсәбәтләрен ныгыта. Ә гаиләләр, Аллаһыга бергә гыйбадәт кылып, үзара мөнәсәбәтләрен дә ныгыта. Бер гаилә үз фатихалары турында болай дигән: «Безнең балаларыбыз юк, һәм без пионер булып хезмәт итәбез. Без һәрвакыт Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен түземсезлек белән көтәбез. Без үзара һәм күктәге Атабыз белән мөнәсәбәтләребезнең ныгый барганын сизәбез. Гаилә белән гыйбадәт кылу киче үткәрелергә тиеш көнне уянганда, без бер-беребезгә: „Бүген нинди көн икәнен беләсеңме? Бүген Гаилә белән гыйбадәт кылу киче!“ — дибез».
12 Вакытлары әз булган гаиләләргә дә Гаилә белән гыйбадәт кылу киче файда китерә. Никахта булмаган, ике улын тәрбияләгән һәм пионер булып хезмәт иткән бер әни кеше болай дип язган: «Үткәндә безнең гаилә белән гыйбадәт кылуыбыз регуляр рәвештә үтми иде, чөнки мин бик арый идем. Мин барысын ничек өлгереп була икәнен аңлап бетерми идем. Шуңа күрә минем сезгә Гаилә белән гыйбадәт кылу киче өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Нәкъ моның өчен мин сезгә язам. Хәзер без гаилә белән өйрәнүен регуляр рәвештә үткәрәбез һәм аның безгә файда китергәнен күрәбез».
13. Гаилә белән гыйбадәт кылу киченең гаиләгезгә нинди файда китерәчәге нәрсәгә бәйле?
13 Шимбә көне кебек, Гаилә белән гыйбадәт кылу киче дә — гаиләләр өчен күктәге Атабызның бүләге (Ягък. 1:17). Исраилдәге гаиләләрнең рухи иминлекләре аларның шимбә көнен ничек үткәргәннәренә бәйле булган. Шулай ук Гаилә белән гыйбадәт кылу киченең гаиләбезгә нинди файда китерәчәге бу кичне ничек куллануыбызга бәйле (2 Көр. 9:6; Гәл. 6:7, 8; Көл. 3:23, 24). Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен үткәреп, сезнең гаиләгез мәдхия җырлаучының: «Ә миңа Аллага якынлашуы рәхәт! ... Мин өметемне Ходай Аллага салдым»,— дигән сүзләрен кабатлый алыр (Мәд. 72:28).
[5 биттәге сүзләр]
Гаилә белән гыйбадәт кылу киче кызыксыз һәм чиктән тыш җитди булырга тиеш түгел, чөнки без бәхетле Аллаһыга гыйбадәт кылабыз
САКЛАРГА
Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен ничек үткәреп була?
Изге Язмалар
• Изге Язмалардан һәр атна укыла торган өзекләрнең өлешен бергә укыгыз. Бу өзекләрдә диалоглар булса, бер кеше авторның сүзләрен, ә башкалар башка персонажларның сүзләрен укысын.
• Бу өзекләрдә китерелгән вакыйгаларны сәхнәләштерегез.
• Гаиләдәгеләрнең һәрберсен бу атнага билгеләнгән бүлекләрне алдан укып чыгарга һәм бу бүлекләр буенча бер-ике соравын язып куярга чакырыгыз. Аннары һәрберсенең сорауларын бергәләп карап чыгыгыз.
• Атна саен Изге Язмаларның берәр шигырен карточкага язып барырга, аны ятларга һәм аңлатырга тырышыгыз. Карточкаларны җыеп барыгыз, һәм сез күпме шигырьне яттан әйтә аласыз икәнен белер өчен, аларны атналап карап чыгыгыз.
• Изге Язмаларны ачып, яздырылган Изге Язмаларны аудио аша тыңлагыз.
Очрашулар
• Очрашуларның берсенә бергә әзерләнегез.
• Киләсе атнада кулланылачак Патшалык җырларын җырлагыз.
• Берәрсе Теократик хезмәт мәктәбендә нотык белән чыгыш ясаса я Хезмәт очрашуында демонстрациядә катнашса, бу пунктны ничек яхшырак үткәреп булганы турында бергәләп уйлагыз я гаиләгез алдында аны сәхнәләштерегез.
Гаилә ихтыяҗлары
• Вакыт-вакыт Изге Язмаларга нигезләнгән һәм яшьләр өчен бастырылган әдәбиятны карап чыгыгыз.
• Балаларыгыз үзләрен дөрес тота белсен өчен, мәктәптә очрый торган хәлләргә охшаш ситуацияләрне сәхнәләштерегез.
• Балалар әти-әниләре белән үз рольләрен алмаштырсын. Балалар үзләре берәр теманы карап чыгып, бу тема буенча әти-әниләре белән фикер алышу үткәрә.
Хезмәт
• Ял көннәрдәге хезмәткә әзерләнер өчен, кереш сүзләрегез турында уйлагыз.
• Гаиләгез Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсе я каникул вакытында үз хезмәтен киңәйтсен өчен, нинди ирешә алырлык максатлар куеп булганы турында бергә уйлагыз.
• Гаиләдәгеләрнең һәрберсе берничә минут эчендә вәгазьдә очрый торган төрле сорауларга җавап бирер өчен, тикшерү үткәрсен, һәм соңыннан репетиция ясагыз.
Өстәмә файдалы киңәшләр:
• Гаилә белән бергә бу айда таратыла торган брошюрадан берәр мәкалә укыгыз.
• Гаиләдәгеләрнең һәрберсе үзенә ошап киткән мәкаләне алдан укып, бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барганын башкаларга сөйләп бирсен.
• Вакыт-вакыт Гаилә белән гыйбадәт кылу кичегезгә берәр вәгазьчене я гаиләне чакырыгыз, һәм, бәлки, алардан интервью алыгыз.
• Фильмнарыбызның берсен карагыз һәм аның буенча фикер алышыгыз.
• «Гаилә бәхетенең сере» дигән китап буенча фикер алышу үткәрегез.
• Таратыр өчен брошюрадан «Балаларыгызны өйрәтегез» һәм «Яшь укучыларыбыз өчен» дип аталган мәкаләләрне бергә карап чыгыгыз.
• Басмаларыбызда бастырылган кардәшләрнең биографияләрен я соңгы өлкә конгрессында алган яңа басмаларны укып, фикер алышу үткәрегез.
• Өлкә, район я махсус конгрессы үткәч, программаның игътибарга лаек фикерләрен карап чыгыгыз.
• Йәһвә барлыкка китергән нәрсәләрне күзәтеп, алар Йәһвә турында нәрсә ачыклый икәнен уйланыгыз.
• Берәр проектны бергә төзегез, мәсәлән макетны ясагыз, картаны сурәтләгез я таблицаны языгыз.