Синең гомуми пионер булып хезмәт иткәнең бармы?
1. Күпләргә нәрсә шатлык китергән, әмма кайберәүләргә нәрсә эшләргә туры килгән?
1 Еллар дәвамында меңләгән кеше тулы вакытлы хезмәтче булып «Яхшы хәбәрне... сөйләгән һәм өйрәткән». Бу аларга шатлык китергән (Рәс. 5:42). Ләкин кайберәүләргә төрле сәбәпләр аркасында пионер хезмәтен калдырырга туры килгән. Син дә элек пионер булып хезмәт иткән булсаң, үзенең хәзерге шартларың исәпкә алып яңадан пионер хезмәтен башлау турында уйлана аласыңмы?
2. Ни өчен үткәндә пионер булып хезмәт иткән кардәшләргә үзләренең хәзерге шартларын исәпкә алырга кирәк?
2 Шартлар үзгәреп тора. Син пионер хезмәтен берәр сәбәп аркасында калдырган булсаң, хәзер бу сәбәп актуаль булмаска да мөмкин. Әйтик, син пионер хезмәтен аена 90 сәгать вәгазьләү таләбен үти алмаганга калдыргансың. Әмма хәзер пионерлардан аена 70 сәгать кенә вәгазьләү таләп ителә икәнен исәпкә алып, син яңадан пионер булып хезмәт итә алмыйсыңмы? Яисә син, бәлки, пионер хезмәтен дөньяви эш я гаиләдәге бурычлар аркасында калдыргансың. Ә хәзер бер нәрсә дә үзгәрмәгәнме? Пионер хезмәтен сәламәтлек аркасында калдырган бер апа-кардәш пионер хезмәтен 89 яшендә яңадан башлаган. Бер елдан артык ул хастаханәгә йөрмәгән, шуңа күрә хәзер пионер хезмәтен яңадан башлар өчен сәламәтлеге җитәр дип уйлый башлаган.
3. Гаиләдәгеләр, аларның берсе пионер булып хезмәт итсен өчен, нәрсә эшли ала?
3 Бәлкем, син пионер булып хезмәт итмәдең дә. Ләкин гаиләдәгеләреңнең берсе пионер хезмәтен берәр сәбәп аркасында калдыргандыр, мәсәлән аңа үз олы яшьтәге әти-әниләрен карарга кирәк булган (1 Тим. 5:4, 8). Алай булса, син я гаиләңнең башка әгъзалары аңа ярдәм итәр өчен, нәрсә эшли ала? Моның турында бергәләп сөйләшсәгез, яхшырак булыр (Гыйб. сүз. 15:22). Гаиләдәгеләр аларның берсе пионер булып хезмәт итсен өчен бер-берсе белән хезмәттәшлек итсә, бу барысына да файда китерергә мөмкин.
4. Яңадан пионер хезмәтен башлый алмасаң, нәрсә эшләргә?
4 Хәзерге шартларың аркасында пионер хезмәтен башлый алмасаң, борчылма. Хәтта пионер булып хезмәт итәргә әзер булуың Йәһвәне инде шатландыра (2 Көр. 8:12). Элек пионер булып хезмәт иткәндә, син төрле осталыклар үстергәнсеңдер. Аларны хәзерге хезмәттә куллан. Пионер булу теләгең турында дога кыл, һәм үз шартларыңны үзгәртергә әзер бул (1 Яхъя 5:14). Вакыт узу белән Йәһвә, бәлки, синең алдында киң ишекләр ачачак, һәм син гомуми пионер булып хезмәт иткәнгә, яңадан шатлык кичерәчәксең (1 Көр. 16:9).