Син Македуниягә күчә аласыңмы?
1. Ни өчен Паул үз юлдашлары белән Македуниягә күчкән?
1 Безнең эраның якынча 49 елында рәсүл Паул Суриядәге Антиухеядән чыгып икенче миссионерлык сәяхәткә киткән. Ул Эфеска һәм Кече Азиядәге башка шәһәрләргә барырга теләгән. Ләкин ул бер күренеш күргән: Аллаһы аны «Македуниягә» күчәргә чакырган. Ул үз юлдашлары белән бу чакыруны шатлык белән кабул иткән. Нәтиҗәдә, алар бу җирдә беренче җыелышны оештырган (Рәс. 16:9, 10; 17:1, 2, 4). Бүген дә кайбер илләрдә күбрәк «уракчылар» кирәк (Мат. 9:37, 38). Ә син андый илләрдә вәгазьли алыр идеңме?
2. Ни өчен кайберәүләрнең вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган бер җиргә күчү турында уйлаганы юк?
2 Бәлки, синең дә Паулның кебек миссионер буласы килә, ләкин синең вәгазьчеләр күбрәк кирәк булган бер территориягә я чит илгә күчү турында уйлаганың булмагандыр. Синең өчен, бәлкем, Галаад мәктәбендә я Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбендә уку мөмкин түгел. Мәсәлән, кайбер кардәшләрнең яшьләре аркасында я кечкенә балалары булганга һәм кияүгә чыкмаган апа-кардәшләрнең андый мәктәпләрдә укырга мөмкинлекләре юк. Ә, бәлкем, син яңа телне өйрәнә алмам я яңа шартларга ияләшә алмам дип уйлыйсыңдыр. Кайберәүләр үзләре яшәгән илгә акча белән бәйле авырлыклар аркасында күчеп килгәннәр, шуңа күрә хәзер башка илгә күчәргә теләмиләр. Башкалар, үз илләрендә вәгазьчеләр күбрәк кирәк булган бер җиргә күчеп, яңа шартларга ияләшә алмас дип уйлый. Әмма үз шартлары турында уйланып дога кылгач, алар вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган бер илгә күчү алар өчен мөмкин икәнен аңларлар.
3. Чит илдә я берәр җирдә вәгазьләгәндә уңышлы булыр өчен, Галаад мәктәбендә уку таләп ителәме?
3 Галаад мәктәбендә уку таләп ителәме? Ни өчен Паул һәм аның юлдашлары уңышлы булган? Чөнки алар Йәһвәгә таянган һәм аның изге рухының ярдәм итәчәгенә ышанган (2 Көр. 3:1—5). Шуңа күрә, син махсус өйрәтү ала алмасаң да, чит илдә я вәгазьчеләр кирәк булган берәр территориядә вәгазьләгәндә уңышлы була аласың дип әйтеп була. Шуны исеңдә тот: син Теократик хезмәт мәктәбендә һәм Хезмәт очрашуында күп нәрсәгә өйрәнәсең. Ә Галаад мәктәбендә я башка мәктәптә укырга телисең икән, берәр илгә я үз илеңдә вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган берәр җиргә күчеп, син миссионер хезмәтен татып карарсың. Анда тупланган тәҗрибә сиңа соңрак, син теократик өйрәтү алганда, файда китерәчәк.
4. Ни өчен олы яшьтәге кардәшләргә вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган берәр җиргә я чит илгә күчү турында уйлап карамаска?
4 Олы яшьтәге кардәшләр. Рухи яктан җитлеккән һәм сәламәтлекләре чамалы булган олы яшьтәге кардәшләр вәгазьчеләр кирәк булган башка илләрдә я үз илендә күп нәрсә эшли ала. Бәлки, син пенсиягә чыккансыңдыр. Кечкенә пенсияне алган кайбер кеше дә, берәр авылга я үсеш ягыннан артта калган берәр илгә күчеп, яхшы яши ала, чөнки анда яшәр өчен, мәсәлән, медицина хезмәте өчен түләүгә, әзрәк акча китә.
5. Пенсиягә чыгарга җыенган бер өлкәннең мисалын китерегез.
5 Пенсиягә чыгарга җыенган бер абый-кардәш хатыны белән бер җирдә вакытлыча махсус пионер булып хезмәт иткән һәм анда калырга булган. Бу урында 29 кеше хезмәт иткән. 2,5 елдан соң 13 кеше вәгазьчеләр булып киткән, ә хәзер андагы җыелыш 51 вәгазьчедән тора; аларның 12 се гомуми пионер булып хезмәт итә. 2011 елда анда үткән Кичәгә 91 кеше килгән. Анда хезмәт иткән бер абый-кардәш болай ди: «Җыелыш үсә бара. Минемчә, бу районда барысы да әле башлана гына. Шуңа күрә әле мөмкинлекләрем һәм сәламәтлегем булганда, мин монда хезмәт итәргә теләр идем. Без Йәһвәгә тагы да якынлаштык һәм аңа күбрәк таянырга өйрәндек».
6. Кияүгә чыкмаган бер апа-кардәшнең ихтыяҗ буенча бер җиргә күчкәне турында сөйләгез.
6 Кияүгә чыкмаган апа-кардәшләр. Вәгазьчеләр кирәк булган җирләрдә яхшы хәбәрне күбесенчә «сөенеч әйтүче» апа-кардәшләр вәгазьли (Мәд. 67:12). Бер район конгрессында бөтен кардәшләрне ихтыяҗ буенча башка җирләргә күчәргә чакырганнар. Бер яшь апа-кардәш, бу чакыруны кабул итеп, бер зур авылга күчкән. Анда 10 вәгазьче хезмәт иткән. Бу апа-кардәш анда 10 нан артык Изге Язмалар өйрәнүен башлаган. Ул болай ди: «Минем шулкадәр зур шатлык беркайчан да кичергәнем булмады. Мондагы кешеләр гадирәк. Алар әдәбиятны зур теләк белән ала һәм яхшы хәбәрне теләп тыңлый!»
7. Чит илгә күчкән бер гаиләнең мисалын китерегез.
7 Гаиләләр. Балаларың булса, бу син яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, чит илгә я берәр территориягә күчә алмыйсың дигәнне аңлатамы? Ике баласы (сигез һәм ун яшь) булган бер гаилә чит илгә күчеп караган. Әниләре болай дип яза: «Балаларыбыз махсус пионерлар һәм миссионерлар белән аралашып яшәде, шуңа күрә аларны үстерү безгә күп шатлык китерде. Вәгазьчеләр кирәк булган илдә вәгазьләү тормышыбызны баерак итте».
8. а) Яңа телне өйрәнмичә чит илдә вәгазьләп буламы? Аңлат. б) Чит илгә күчмичә кешеләргә аларның телендә вәгазьләргә теләгән кардәшләрнең нинди мөмкинлекләре бар?
8 Яңа телне өйрәнү. Бәлки, син яңа телне өйрәнә алмам куркасыңдыр? Патшалык вәгазьчеләре кирәк булган кайбер илләрдә кешеләр, бәлки, синең телеңдә сөйләшәдер. Инглиз телендә сөйләшкән бер пар испан телендә сөйләшкән бер илгә күчкән. Бу илдә инглиз телендә сөйләшкән күп чит ил кешеләре яши. Филиалдан инглиз телендә сөйләшкән һәм вәгазьчеләр кирәк булган җыелышлар турында кирәкле мәгълүмат алып, алар бер җыелышны сайлаган һәм анда ике тапкыр барган. Өйләренә кайткач, алар кайбер яклардан экономия ясап һәм, үзләре сайлаган илдә бер ел яшәр өчен, җитәрлек акча җыйган. Алар күчәргә җыенгач, бу илдәге кардәшләр аларга яраклы яшәү урынын табарга ярдәм иткән. Чит илгә күчмичә, чит телдә сөйләшкән территориядә вәгазьләр өчен, синең нинди мөмкинлекләрең бар? Мәсәлән, филиал оештырган тел өйрәнү курсларында укып, чит телдә сөйләшкән берәр җыелышка я төркемгә күчү турында уйлаганың бармы? Бәлки, син рус җыелышында хезмәт итәсең, ләкин туган телеңне, үз культураңны һәм халкыңның йолаларын яхшы беләсеңдер. Россиядә туган телеңдә сөйләшүчеләр арасында хакыйкатькә сусаган әле күп кешеләр бар икәне турында онытма. Шуңа күрә ни өчен туган телеңдә сөйләшкән берәр җыелышка я төркемгә күчү турында уйламаска? Моңа сине якыннарыбызны ярату дәртләндерсен (1 Көринтлеләргә 13:5 не карап чык).
9, 10. Туган илләреннән киткән кардәшләр нәрсә турында уйласа, яхшы булыр иде, һәм ни өчен?
9 Эмигрантлар. Бәлки, син хакыйкатьне белер алдыннан туган илеңнән чит илгә күчеп килгәнсеңдер. Синең туган илеңдә «уракчылар» кирәктер. Шуңа күрә ни өчен туган илеңә кире кайту турында уйламаска? Анда чит ил кешесе күчеп килсә дә, сиңа үз илеңдә эш тә, яшәү урыны да җиңелрәк табарга булыр. Син, шулай ук, үз туган телеңне дә беләсеңдер. Өстәвенә, кешеләр дә, Патшалык турындагы хәбәрне, чит ил кешесеннән түгел, ә үз тугандашыннан, теләбрәк тыңлар.
10 Бер ир кеше, эмигрант буларак, Албаниядән Италиягә күчеп, яхшы эш тапкан һәм Албаниядә яшәгән гаиләсенә акча җибәреп торган. Хакыйкатькә килгәч, ул Италиядәге махсус пионерларны албан теленә өйрәтә башлаган. Бу пионерлар, вәгазьчеләр күбрәк кирәк булган җирдә хезмәт итәр өчен, Албаниягә күчәргә булган. Бу абый-кардәш болай дип яза: «Мин бу илдән киттем, ә алар анда баралар иде. Албан телен белмәсәләр дә, алар анда барыбер барырга теләде. Мин албан; албан теле һәм культурасы минем өчен туган иде, алайса мин нәрсә Италиядә оныттым соң?» Бу абый-кардәш, Албаниядә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, анда кайтырга булган. Ул болай ди: «Мин Италиядә эшемне калдырганыма һәм акчадан баш тартканыма үкенәмме? Һич тә юк! Албаниядә мин иң яхшы эш таптым. Минем өчен Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итү — иң мөһиме; бу хезмәт миңа чын шатлык китерә!»
11, 12. Күчәргә теләүчеләргә нәрсә эшләргә кирәк?
11 Нинди сорауларны хәл итәргә кирәк? Македуниягә барыр алдыннан Паул һәм аның юлдашлары көнбатышка барырга теләгән, ләкин «Изге Рух аларга... вәгазь сөйләтмәде», шуңа күрә алар төньякка киткәннәр (Рәс. 16:6). Алар Битуниягә якынлашкан, ләкин Гайсә аларны анда җибәрмәгән (Рәс. 16:7). Йәһвә хәзер дә Гайсә аша вәгазьләү эшен күзәтә (Мат. 28:20). Шуңа күрә син чит илгә күчү турында уйлыйсың икән, сиңа Йәһвәгә, җитәкчелек сорап, дога кылырга кирәк (Лүк 14:28—30; Ягък. 1:5; «Син күчәргә теләгән җирдә вәгазьчеләр күбрәк кирәкме икәнен ничек белеп була?» дигән рамканы кара).
12 Җыелышыңдагы өлкәннәрдән һәм рухи яктан башка җитлеккән мәсихчеләрдән алар синең күчәргә җыенганың турында нәрсә уйлаганнарын сора (Гыйб. сүз. 11:14; 15:22). Чит илдә хезмәт итү турында басмаларыбызда әйтелгәнне карап чык һәм син күчәргә теләгән ил турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җый. Син күчәргә теләгән илгә берничә көнгә генә түгел, ә озаграк вакытка бара аласыңмы? Берәр чит илгә чыннан да күчәргә җыенасың икән, сиңа, бу ил турында күбрәк мәгълүмат алыр өчен, бу илдәге филиалга язарга кирәк. Моның өчен бу елдагы «Еллык басма»да китерелгән адресларны кулланып була. Әмма филиалга турыдан-туры язар урынына, үз хатыңны җыелышыңдагы өлкәннәргә тапшыр. Алар, хатыңа үз комментарийларын өстәп, аны бу филиалга җибәрәчәкләр. Үз илеңдәге күбрәк вәгазьчеләр кирәк булган берәр җиргә күчәргә телисең икән, шундый ук тәртип буенча эш итеп була («Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылганнар» (рус) дигән китапның 111—112 битләрен кара).
13. Филиал сиңа ничек ярдәм итәр, ә нәрсәне сиңа үзеңә чишәргә туры килер?
13 Филиал сиңа син сайлаган ил турында файдалы мәгълүматлар җибәрер, ләкин ул сиңа ышаныч хаты бирергә, вакытлы яшәүгә рөхсәт һәм виза алырга, башка документларны тутырырга һәм яшәү урыны табарга ярдәм итәргә тиеш түгел. Сиңа үзеңә, күчәр алдыннан, бу сорауларны тикшереп чыгарга һәм чишәргә кирәк. Өстәвенә, сиңа үзеңә, виза һәм эшкә рөхсәт алу таләпләрен белер өчен, консуллыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чит илгә күчәргә җыенган кардәшләр үзләре үз ихтыяҗлары турында кайгыртырга һәм алар сайлаган илнең законнарын белергә тиеш (Гәл. 6:5).
14. Вәгазь эше чикләнгән берәр илгә барганда я күчкәндә, нәрсә турында онытмаска кирәк?
14 Вәгазь эше чикләнгән илләр. Кайбер илләрдә яшәгән кардәшләр бик сак булырга тиеш (Мат. 10:16). Андый илгә барган я күчкән вәгазьчеләр бу илдәге вәгазьләү эшенә кирәкмәгән игътибар җәлеп итәргә һәм җирле кардәшләрнең иминлеген куркыныч астына куярга мөмкин. Син андый илгә күчәргә телисең икән, сиңа күчәр алдыннан җыелышыңдагы өлкәннәр советы аша үз илеңдәге филиалга хат җибәрергә кирәк.
15. Чит илгә күчә алмаган кардәшләрнең, хезмәтләрен киңәйтер өчен, нинди мөмкинлекләре бар?
15 Күчә алмасаң, нәрсә эшләргә? Башка илгә яки үз илеңдә берәр җиргә Патшалык ихтыяҗы буенча күчә алмыйсың икән, кайгырма. Бәлки, синең өчен башка «ишек» киң ачыктыр: син дә хезмәтеңне киңәйтә аласың (1 Көр. 16:8, 9). Район күзәтчесең беркая да күчмичә кайда хезмәт итеп булганы турында әйтә ала. Бәлки, син якындагы чит телдә сөйләшкән берәр җыелышта я төркемдә хезмәт итә алыр идең я үзеңнең җыелышыңда хезмәтне киңәйтә алыр идең. Шартларың нинди генә булмасын, иң мөһиме — Йәһвәгә ихлас күңелдән гыйбадәт кылу (Көл. 3:23).
16. Безгә вәгазьчеләр кирәк булган җиргә күчәргә теләүчеләргә ничек карарга кирәк?
16 Үзеңә таныш булган рухи яктан җитлеккән кардәшләрнең берәрсе күчәргә теләмиме? Аңа ярдәм итәргә һәм аны ныгытырга тырыш! Суриядәге Антиухея, Рим империясенең иң зур шәһәрләреннән — Римдан һәм Искәндәриядән — өченчесе булган. Антиухеядә вәгазьләү территориясе бик зур булганга, андагы җыелыш, күрәсең, Паулның ярдәменә мохтаҗ булган. Антиухеядәге кардәшләр, һичшиксез, ул киткән булса, аны сагыныр иде. Ләкин Изге Язмаларда бу кардәшләрнең Паулны калырга мәҗбүр иткәннәре турында әйтелми. Үз территорияләре турында гына уйлар урынына алар «басу — дөнья ул» икәнен исләрендә тотканнар (Мат. 13:38).
17. Ни өчен «Македуниягә» күчү турында уйласаң, яхшы булыр иде?
17 Паул һәм аның юлдашлары, Аллаһы әйткәнчә, Македуниягә күчеп, күп фатихалар алган. Македуниядәге Филиппуй шәһәрендә алар Лудиягә вәгазьләгәннәр, һәм Йәһвә «Паул сөйләгән сүзләргә Раббы аның йөрәген ачкан» (Рәс. 16:14). Лудия өйдәгеләре белән суга чумдырылгач, Паулның һәм аның юлдашларының никадәр шатланганнарын күз алдыңа гына китер! Күп илләрдә, безнең илебездә кебек, Патшалык турындагы хәбәрне беркайчан да ишетмәгән һәм, Лудия кебек, эчкерсез булган кешеләр әле күп. Син дә «Македуниягә» күчсәң, андый кешеләрне табып һәм аларга ярдәм итеп, күп шатлык кичерә аласың.
[5 биттәге рамка]
Син күчәргә теләгән җирдә вәгазьчеләр күбрәк кирәкме икәнен ничек белеп була?
• Бу елдагы «Еллык басма»ны кара. Бер вәгазьчегә ничә кеше туры килә икәненә игътибар ит.
• Безнең басмаларыбызның «Индексын» (рус) кулланып, син сайлаган ил турында басмаларыбызда әйтелгәнне карап чык һәм бу илдә булган очракларны укы.
• Син сайлаган илгә барган я анда яшәгән вәгазьчеләр белән сөйләшеп кара.
• Син берәр илгә күчәргә җыенасың икән, синең телеңдә анда күпме кеше сөйләшә икәнен белергә тырыш. Моның өчен, дөньяви чыганакларны, мәсәлән Интернетны, куллан.
• Үз илеңдәге берәр җиргә күчәргә телисең икән, җыелыш сәркатибеннән вәгазьчеләр кирәк булган шәһәрләрнең исемлеген сора. Бу территория турында күбрәк белер өчен, бу җиргә вакытлыча күчеп була яки анда вәгазьләгән кардәшләр белән сөйләшеп була.