Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 10/11 1 б.
  • Кешегә уйланырга ярдәм ит

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кешегә уйланырга ярдәм ит
  • Безнең изге хезмәтебез 2011
  • Охшаш мәкаләләр
  • Вәгазьдә «алтын кагыйдә» буенча эш итегез
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Каршы сүзләргә җавап кайтарабыз
    Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Изге Язмаларны өйрәнү өчен темаларны кулланабыз
    Безнең изге хезмәтебез 2015
Безнең изге хезмәтебез 2011
km 10/11 1 б.

Кешегә уйланырга ярдәм ит

1. Нинди вәгазьче уңышлырак?

1 Нинди вәгазьче уңышлырак булыр — кеше фикерен белергә теләмичә үзенекен сөйләүчеме я кешегә уйланырга һәм аңа дөрес нәтиҗәләргә килергә ярдәм итүчеме? Рәсүл Паул, Тессалуникәдәге еврейләр белән сөйләшкәндә, аларга уйланырга ярдәм иткән. Моның ярдәмендә аларның «кайберләре... иман китерделәр» (Рәс. 17:2—4). Башкаларга уйланырга ярдәм итү нәрсә аңлата?

2. Яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, Паулдан нинди үрнәк алып була?

2 Кешеләрнең карашларын һәм чыгышларын исәпкә ал. Вәгазьләгәндә кешеләрнең ышануларын һәм карашларын исәпкә алып, безгә аларга уйланырга ярдәм итәргә җиңелрәк булыр. Паул, Арейпәгтәге иман итмәүче греклар алдында чыгыш ясый башлаганда, аларга таныш булган нәрсәләр турында әйткән (Рәс. 17:22—31). Син дә, кереш сүзләрне әзерләгәндә, кешеләрнең киң таралган ышануларын һәм алдан ук тискәре карашларын исәпкә ал (1 Көр. 9:19—22). Кеше сиңа каршы берәр нәрсә әйтсә дә, икегезне кызыксындырган уртак тема табарга һәм шул темага нигезләнеп сөйләшү башларга тырыш.

3. Сорауларны оста кулланып, без башкаларга уйланырга ничек ярдәм итә алабыз?

3 Сорауларны оста куллан. Әйтик, берәр сәяхәтчегә, ул барасы җиренә барып җитсен өчен, юл күрсәтергә кирәк. Аның кайда икәнен белмичә, аңа ярдәм итеп булмый. Без дә, кешенең берәр сорау турында нәрсә уйлаганын белмәсәк, аңа бу сорауны дөрес аңларга ярдәм итә алмаячакбыз. Мәсәлән, Гайсә, тыңлаучыларының фикерләрен белер өчен, аларга сораулар биргән һәм соңыннан гына аларга уйланырга ярдәм иткән. Бервакыт бер кеше аңардан: «Мәңгелек тормыш алу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк?» — дип сораган. Гайсә аңа җавап бирергә ашыкмаган, ул кешенең нәрсә уйлаганнарын белергә тырышкан (Лүк 10:25—28). Башка очракта да, Петер дөрес җавап бирмәгәч, Гайсә, аның фикер йөртүен төзәтер өчен, сораулар оста кулланган (Мат. 17:24—26). Бүген дә, кеше берәр сорау бирсә я дөрес җавап бирмәсә, без аңа, сораулар кулланып, уйланырга ярдәм итә алабыз.

4. Ни өчен безгә кешегә уйланырга ярдәм итәргә кирәк?

4 Кешегә уйланырга ярдәм итеп, без Бөек Остаздан, Гайсәдән, һәм беренче гасырдагы оста вәгазьчеләрдән үрнәк алабыз. Без кешене хөрмәт итәбез һәм аңа ихтирам күрсәтәбез (1 Пет. 3:15). Нәтиҗәдә, ул безнең аңа кабат килеп китүебезгә ризалашырга мөмкин.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу