Синең кереш сүзләреңне берәр фикер китереп башлаганың бармы?
Кое янындагы хатын-кыз белән сөйләшүне Гайсә гади генә башлаган: «Миңа эчәргә бирче» (Яхъя 4:7). Бу сөйләшүдән соң шул хатын-кыз аның шәкерте булып киткән. Рәсүл Паул Арейпәгтәге нотыгын Афинада күргәннәре турында әйтеп башлаган һәм шулай итеп афиналыларның кызыксынуларын уяткан. Безгә дә, һәр сөйләшүне сорау биреп башлау мәҗбүри түгел. Кайвакыт бу кешене уңайсыз хәлдә калдырырга мөмкин. Яки соравыбыз аңа охшамаска мөмкин. Күп вәгазьчеләр шуңа инанган: берәр кызык фикерне искә алып яки күргән нәрсәләр турында әйтеп кеше белән сөйләшүне җиңел генә башлап була. Сөйләшүне башлар өчен яхшы мисаллар «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) китабының 9—15 битләрендә китерелә. Сөйләшү башында берәр фикерне әйтеп, ә аннары, сорау бирер урынына, шунда ук Изге Язмалардагы шигырьгә һәм тәкъдим итәргә теләгән басмадагы берәр фикергә игътибар итеп була. Фикер белән башланган кереш сүзләрнең кайберләре аста китерелгән.
«Күпләр гаиләне кору җиңел, ә саклау авыр дип саный. Мәсәлән, безнең илебездә һәр икенче гаилә аерылыша. Андый аерылышуларның бер сәбәбенә игътибар итегез. [1 Көринтлеләргә 13:5б ны укы.] Изге Язмалардан күренгәнчә, ир белән хатын бер-берсен кичермәсә, аларның гаиләсе таркалырга мөмкин».
«Белгәнебезчә, кешеләр ялганны яратмый. Моңа да карамастан, намуслы кешеләр әзәя бара. Без ни өчен кешеләр ялганны сөйләргә курыкмый икәненә җавап таптык. [Вәгазьче 8:11 не укы.] Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ялганны сөйләгән кеше шунда ук начар нәтиҗәсен күрми, шуңа күрә ялганны сөйләү күпләрнең гадәтләренә кереп киткән».
Сөйләшүне дәвам итәр өчен, болай дип әйтеп була: «Изге Язмаларда башка кызык темалар да бар». Шуннан соң таратыр өчен брошюрадагы „Аллаһы Сүзен өйрәнегез“ дигән рубриканы ачып кешедән аңа нинди сорау күбрәк ошый дип сорап була һәм аның белән бер яки берничә абзац карап чыгып була.