Кереш сүзләр
Апрель аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау. «Сез ничек уйлыйсыз, Аллаһының оешмасы булырга тиешме яки кешеләр аңа үзләре генә гыйбадәт кылырга тиешме? [Җавабын тыңла.] Монда әйтелгәнчә, Аллаһының борынгы вакытларда үз халкы булган». «Гайсә Мәсих. Сорауларыбызга җаваплар» дигән брошюраның 16 нче биттәге беренче өстәмә исемгә игътибар ит, аның буенча бергә фикер алышыгыз. Китерелгән шигырьләрнең ким дигәндә берсен укып чык. Брошюраны тәкъдим ит һәм киләсе сорауны карап чыгар өчен, кабат килеп-китү турында сөйләш.
«Гайсә Мәсих. Сорауларыбызга җаваплар» дигән брошюра:
◼ «Кешеләр Гайсә Мәсих турында төрлечә уйлый. Кайберәүләр ул бөек пәйгамбәр булган дип уйлый. Икенчеләр исә, ул яхшы кеше генә булган дип әйтә. Өченчеләр, аның яшәгән булганына бөтенләй ышанмый. Ә сез ничек уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда язылганча, аның турында дөреслекне белү бик мөһим. [Яхъя 17:3 не укы.] Бу брошюрада Гайсә турында киң таралган сорауларның кайберәүләренә җавап бирелә».
◼ «Сез ничек уйлыйсыз, балаларга дини тәрбия бирергә кирәкме? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда ата-аналар балаларын рухи хакыйкатьләргә өйрәтергә тиеш дип язылган. [Канун 6:6, 7 не укы һәм кешенең фикерен тыңла.] Бу брошюрада балалар өчен махсус рубрика бар. Аның ярдәмендә алар Аллаһы Сүзендә бөек Муса пәйгамбәр турында нәрсә әйтелә икәнен белә ала». Брошюраны 30 нчы биттә ач һәм бу рубриканы ничек кулланып була икәнен аңлат.