Кереш сүзләр
Октябрь аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлау.
«Мөселманнар Гайсәне якынча 2000 ел элек җирдә яшәгән бөек пәйгамбәр дип саный. Изге Язмаларда Гайсә турында нинди пәйгамбәрлек язылганын беләсезме?» [Җавабын тыңла һәм Мәдхия 88:5 не укы.] Кешегә «Могҗизалар. Алар була аламы?» дигән брошюраны бир һәм бергә 16 нчы биттәге 1 нче сорау астындагы мәгълүматны һәм ким дигәндә бер шигырьне карап чыгыгыз. Брошюраны тәкъдим ит һәм икенче сорауны карап чыгарга сөйләш.
«Могҗизалар. Алар була аламы?» дигән брошюра:
◼ «Кайбер кешеләр могҗизаларга ышана, икенчеләре — ышанмый. Сезнеңчә, могҗизалар чынбарлыкта буламы? [Җавабын тыңла.] Менә киләчәктә булачак могҗизаларның берсе. Бу вәгъдәләр күп кешеләргә өмет бирә. [9—10 нчы биттә китерелгән шигырьләрнең берсен укы.] Бу брошюрада могҗизаларга карата өч киң таралган каршылык карала».
◼ «Күпләр тәмәке тартуын ташларга тели, әмма ташлый алмый. Ни өчен, сез ничек уйлыйсыз? [Җавабын тыңла.] Сәбәпләрнең берсе — бу начар гадәт Аллаһы Тәгалә белән мөнәсәбәтләрне боза икәнен танырга теләмәү. [2 Көринтлеләргә 7:1 не укы һәм 15 нче биттәге мәкаләне күрсәт.] Бу брошюра Изге Язмаларга нигезләнгән һәм анда кешегә тартуны бөтенләй ташларга нәрсә булыша алуы карала».