Үз хезмәтеңә сөен
1. Хезмәтебездә ашкынуыбызны нәрсә киметергә мөмкин?
1 Кеше үз хезмәтенә сөенер өчен яратылган (Вәг. 2:24). Ләкин без хезмәтебездәге уңышларны күрмәгәндә, күңел төшенкелеге шатлыгыбызны урларга һәм ашкынуыбызны киметергә мөмкин. Уңай караш саклар өчен безгә нәрсә булыша ала?
2. Ни өчен без хезмәтебезгә карата аек карашлы булырга тиеш?
2 Аек карашлы бул. Шуны исеңдә тот: Гайсәнең өйрәтүләренә колак салган кешеләр күп булмаса да, аның хезмәте, һичшиксез, уңышлы булган (Яхъя 17:4). Гайсә үзенең чәчүче турындагы мисалында орлык белән чагыштырылган Патшалык хәбәрен күбесенең йөрәкләре кабул итмәс дип алдан әйткән (Мат. 13:3—8, 18—22). Ләкин безнең тырышлыкларыбыз бушка түгел.
3. Вәгазьдә безне әз кеше тыңласа да, без ничек «җимеш китерәбез»?
3 Күп җимешләр ничек китерәбез? Гайсәнең мисалы буенча, хәбәрне кабул иткән кешеләр «җимеш китерә» (Мат. 13:23). Бодай сабагы җирдән үсеп чыккач һәм ныгыгач, «җимеш» бирә: бодай сабакларын түгел, ә яңа орлыклар китерә. Шуның өчен уңышлы мәсихчеләр китергән җимеш — яңа шәкертләр түгел, ә һәрвакыт Патшалык турында вәгазьләп күбрәк орлык чәчү. Кешеләр хәбәребезгә колак салмаса да, без хезмәтебездән канәгать була алабыз, чөнки бу күп файда китерә. Шулай эшләп без Йәһвәнең исемен изгеләндерәбез (Ишаг. 43:10—12; Мат. 6:9). Аллаһының хезмәттәшләре булып шатлык табабыз (1 Көр. 3:9). Һәм «телебез белән игълан итеп» без Йәһвәне сөендерәбез (Евр. 13:15, 16).
4. Хезмәтебез нинди без белмәгән уңышлар китерә ала?
4 Моннан тыш, хезмәтебез үзебез күрмәгән уңышлар китерергә мөмкин. Гайсәнең вәгазен тыңлаган кайбер кешеләр, күрәсең, ул җирдәге хезмәтен тәмамлагач кына шәкертләр булып киткән. Без чәчкән Патшалык орлыгы да кешенең йөрәгендә әле үсеп чыкмаска мөмкин, һәм кешенең без белмәгәндә хакыйкатькә килүе ихтимал. Һичшиксез, безнең хезмәтебез күп файда китерә. Шуның өчен алга таба да «күп җимеш китереп», Гайсәнең шәкертләре булуыбызны күрсәтик (Яхъя 15:8).