Рәсми веб-сайтыбызны шәхси һәм гаилә өйрәнүе өчен куллан
Соңгы брошюраларны сайтта укы. Бастырылган брошюраларны, без аларны җыелышта алганчы, берничә атнага иртәрәк сайтта укы. Брошюраларның аудиоязуларын (рус телендә) тыңла. («Басмалар», аннары «Журналлар» дигән сылтамалар буенча бар.)
Веб-сайтта гына булган мәгълүматны укы. Кайбер мәкаләләр һәм рубрикалар, мәсәлән, «Яшь укучыларыбыз өчен», «Мин Изге Язмалар белән танышам», «Бөтен гаилә өчен» һәм «Яшьләрнең сораулары» хәзер сайтта гына (рус телендә) булыр. Сайтка кереп бу мәгълүматны шәхси һәм гаилә өйрәнүеңдә куллан. («Изге Язмаларның тәгълиматлары», аннары «Балалар» яки «Яшүсмерләр» дигән сылтамалар буенча бар.)
Соңгы яңалыклар. Бөтендөнья буенча оешмабызның үсешен күрсәткән дәртләндерүче яңалыкларны һәм очракларны укы (рус телендә), шулай ук видеороликларны кара. Афәтләр һәм эзәрлекләүләр турында яңалыклар безгә кардәшләребез хакында дога кылганда конкрет булырга ярдәм итәрләр (Ягък. 5:16). («Яңалыклар» дигән сылтама буенча бар.)
«Онлайн китапханә» ярдәмендә тикшерүләр үткәр. Ул синең телеңдә булса, компьютерыңда яки башка электрон җайланмаңда көндәлек шигырьне укы яки соңгы басмаларыбызны кулланып тикшерү үткәр. («Басмалар», аннары «Онлайн китапханә» дигән сылтамалар буенча бар.)
[4 биттәге схема]
(Тулырак мәгълүмат басманың үзендә китерелә)
Кулланып кара
1 Рәсемгә яки «Йөкләү» дигән сылтамага бас. Рәсем PDF форматында күрсәтелгән. Аны бастырып баланы өйрәтеп була.
2 Видео карар өчен аңа бас.