«Төпле шаһитлек бир»
1. Рәсүл Паул хезмәтендә нинди искиткеч үрнәк күрсәткән?
1 «Үз хезмәтеңне һәрьяклап үтә» (2 Тим. 4:5). Рәсүл Паул бу киңәшне Тимутигә биргәндә, һичшиксез, бу яктан үзе үрнәк булып торган. Асылда Паул б. э. 47—56 елларында өч миссионерлык сәяхәтен тәмамлаган. Рәсүлләр китабында Паул «төпле шаһитлек» биргән дип кат-кат әйтелә (Рәс. 23:11; 28:23). Ә бүген моны ничек башкарып була?
2. Өйдән өйгә вәгазьләгәндә без ничек төпле шаһитлек бирә алабыз?
2 Өйдән өйгә вәгазьләү. Яхшы хәбәрне беркайчан да ишетмәгән кешеләргә сөйләр өчен, безгә аларга төрле вакытта килергә кирәк булыр. Кеше өйдә кич вакытында яки ял көннәрендә булыр. Безгә һәр йорттагы бер кеше белән булса да сөйләшер өчен өйдә булмаганнарга берничә мәртәбә килергә туры килер. Әмма синең тырышлыкларың уңышсыз булса, нәрсә эшләргә? Хат я телефоннан шалтырату яхшы җимешләр китерергә мөмкин.
3. Кешеләр булган җирдә һәм очраклы рәвештә вәгазьләр өчен синең нинди мөмкинлекләрең бар?
3 Кешеләр булган җирдә һәм очраклы рәвештә вәгазьләү. Бүген Йәһвәнең хезмәтчеләре тыңларга әзер булган кешеләргә «зирәклекне» күрергә ярдәм итәләр. Кайвакыт андый мөмкинлек «урамда» һәм «мәйданнарда» туа (Гыйб. сүз. 1:20, 21). Без көндәлек эшләр белән шөгыльләнгәндә шаһитлек бирү турында онытмыйбызмы? Безнең турында «сүзне бик бирелеп вәгазьлибез» дип әйтеп буламы? (Рәс. 18:5). Алай булса, без «төпле шаһитлек бирергә» бурычыбызны чыннан да үтибез (Рәс. 10:42; 17:17; 20:20, 21, 24).
4. Дога һәм уйлану безгә ничек төпле шаһитлек бирергә ярдәм итә?
4 Ләкин кайвакыт үз йомшак якларыбыз яки оялчанлыгыбыз аркасында без шаһитлек бирүдән тыеп калырга мөмкин. Һичшиксез, Йәһвә мөмкинлекләребез чикле икәнен белә (Мәд. 102:14). Шулай да, вәгазьләр өчен мөмкинлек туса, догада аңардан кыюлык сорыйк (Рәс. 4:29, 31). Яхшы хәбәрне белү — бу зур хөрмәт, шуңа күрә шәхси өйрәнү вакытында һәм Аллаһы Сүзеннән укыганнарыбыз турында уйланганда без рәхмәт хисебезне тирәнәйтә алабыз (Флп. 3:8). Бу безне ашкынып вәгазьләргә дәртләндерер.
5. Без Йәил пәйгамбәрлеге үтәлешендә ничек катнаша алабыз?
5 Йәил пәйгамбәр алдан болай дигән: Йәһвәнең бөек һәм куркыныч көне килгәнче, Аллаһы халкы «үз юлларын дәвам итәчәк» һәм аны вәгазьләүдән бернәрсә дә туктатмаячак (Йәил 2:2, 7—9). Әйдәгез, бу беркайчан да кабатланмаячак эштә катнашыр өчен бар тырышлыкларыбызны куйыйк!