Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 4/13 2 б.
  • Сораулар рамкасы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сораулар рамкасы
  • Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Охшаш мәкаләләр
  • СМСлар турында нәрсә белергә кирәк?
    Яшьләрнең сораулары
  • Бала һәм смартфон (2 нче өлеш). Баламны смартфонны акыллы кулланырга ничек өйрәтергә?
    Гаилә өчен ярдәм
  • Игътибарны тупларга ничек өйрәнергә?
    Яшьләрнең сораулары
  • «Ул кабат өйдә юк!»
    Безнең изге хезмәтебез 2014
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2013
km 4/13 2 б.

Сораулар рамкасы

◼ Кесә телефонын мәсихче очрашулар үткәндә һәм вәгазьдә акыл белән кулланыр өчен Изге Язмаларның нинди принциплары булыша?

«Һәр эшнең — үз заманы» (Вәг. 3:1). Кесә телефоны ярдәмендә кеше теләсә кайсы вакытта шалтыратып сөйләшә я СМС җибәрә ала. Шулай да кайвакыт мәсихче телефонның үзенә комачауламавын тели. Мәсәлән, безнең очрашуларыбыз — Йәһвәгә гыйбадәт кылу, рухи киңәшләр алу һәм бер-беребезне дәртләндерү вакыты (Кан. 31:12; Мәд. 21:23; Рим. 1:11, 12). Очрашуларга килгәндә телефоныңны сүндереп куя аласыңмы? Һәм СМС килсә, аны очрашудан соң карап буламы? Әгәр берәр ашыгыч хәбәр көткәнгә телефонны кабызган килеш калдырырга кирәк икән, без аны башкаларга комачауламасын өчен тиешле режимга куя алабыз.

«Барысын яхшы хәбәр хакына... башкарам» (1 Көр. 9:23). Кайвакыт вәгазьләгәндә телефонны кулланырга туры килә. Мәсәлән, җаваплы кардәш территориянең башка өлешләрендә вәгазьләгән кардәшләрнең эшләре ничек бара икәнен белер өчен аларга шалтратып алыр. Кайвакыт вәгазьчеләр кызыксынган кеше я өйрәнүче янына килеп китәр алдыннан, аеруча ул ерак җирдә яшәсә, аңа башта шалтыратып ала. Телефоныңны үзең белән алгансың икән, ул сиңа вәгазьләгәндә очраткан кеше белән сөйләшергә комачауламасын (2 Көр. 6:3). Башка вәгазьчеләрне көтеп торганда дустыңа шалтыратып я СМС җибәреп торганчы хезмәткә һәм хезмәттәшеңә игътибар бирү яхшырак булмасмы?

Башкаларны хөрмәт ит (1 Көр. 10:24; Флп. 2:4). «Төркемебезнең кайда вәгазьләвен шалтыратып сорармын әле»,— дип уйламыйча вәгазь очрашуларына вакытында килергә тырыш. Берәрсе соңга калып килсә, кардәшләрне бер-берсе белән кабат билгеләп чыгарга туры киләчәк. Әлбәттә, кайбер көтелмәгән хәл аркасында без соңга калырга мөмкин. Әмма һәрвакыт вакытында килергә тырышып без Йәһвә оештырган очрашуны, очрашуны үткәрүче кардәшне һәм башка кардәшләрне хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу