Тыңла һәм өйрән
1. Ни өчен конгресста чыннан да тыңлап утырыр өчен һәм кирәкле сабаклар алыр өчен зур тырышлыклар куярга туры килә?
1 Тиздән 2013 елның өлкә конгресслары башланачак. Программа Аллаһы хезмәтчеләренең һәм башка кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып әзерләнгән. Моның өчен күп эш башкарылган. Конгрессның өч көнендә дә булыр өчен тиешле адымнар ясадыңмы? Конгрессларда күп кенә нәрсә игътибар белән тыңларга комачаулый, шуңа күрә программадан файда алыр өчен зур тырышлыклар куярга туры килер. Программа өлешләре җыелыш очрашуларына караганда озынрак булганга, озаграк вакыт игътибар белән тыңлап утырырга туры килә. Өстәвенә, юл һәм башка нәрсәләр аркасында без арырга мөмкин. Конгресста чыннан да тыңлап утырыр өчен һәм кирәкле сабаклар алыр өчен безгә нәрсә эшләргә? (Кан. 31:12).
2. Конгресс программасына йөрәкләребезне әзерләр өчен нәрсә эшләргә?
2 Әле конгресслар башланганчы. Конгресс программасын безнең рәсми веб-сайтыбыздан (www.jw.org) табып була. Бу программада бар нотыкларның исемнәре һәм һәр нотыкка бер-ике төп шигырь китерелә. Интернетка чыгарга мөмкинлегегез булса программаны алдан карап чыгып сез конгресска йөрәкләрегезне әзерли алырсыз (Езра 7:10). Гаиләгез конгрессны тагы да зуррак шатлык белән көтсен өчен Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә программаны бергәләп карап чыгыгыз.
3. Игътибар белән тыңларга нәрсә булышыр?
3 Программа барганда. Бәдрәфкә барып килергә кирәк булса, моны, мөмкин булса, программа башланганчы эшлә. Программа барганда сиңа берәрсе шалтыратса я СМС җибәрсә, бу башкаларга комачауламасын өчен, телефонны программа башланганчы сүндереп куй. Бу сиңа үзеңә дә СМС җибәрергә теләк тумасын өчен булышыр. Ә инде телефонны кабызган килеш калдырырга кирәк икән, берәрсе шалтыратканда башкаларга комачауламасын өчен, аны тиешле режимга куй. Башка электрон җайланмалар кулланырга булсаң, бу да башкаларга комачауламасын. Конгресс барганда ашамаска һәм эчмәскә тырыш (Вәг. 3:1). Докладчыга карап тыңла. Шигырьләр укылганда үз Изге Язмалар китабыннан күзәтеп бар. Кыска язулар яса.
4. Балалар да программаны тыңласын һәм үзләренә файда алсын өчен, әти-әниләр аларга ничек булыша ала?
4 Балалар да программаны тыңларга һәм үзләренә файда алырга тиеш. Гыйбрәтле сүзләр 29:15 тә болай диелә: «Игътибарсыз калдырылган бала үз анасын хурлыкка төшерер». Шуңа күрә әти-әниләр үз балалары белән утырса яхшырак булыр. Ул чакта балалар программа вакытын сөйләшеп, СМС җибәреп я берәр җирдә йөреп уздырмас, ә программаны игътибар белән тыңлар. Бала әле бәләкәй булганга программада яңгыраган кайбер нәрсәләрне аңламаса да, аны игътибар белән тыңларга һәм шауламыйча утырырга өйрәтегез.
5. Ни өчен программада әйтелгәнне кабатлап чыгу файдалы һәм кабатлар өчен нәрсә эшләп була?
5 Һәр көн конгресс программасы тәмамлангач. Яшәгән урыныгызга вакытында кайтыгыз. Йокыгыз туйсын өчен, йокларга иртәрәк ятыгыз. Программа вакытында ишеткәннәрне кабатлап чыгу аларны хәтердә яхшырак сакларга булыша. Шуңа күрә һәр кич гаиләгез белән бергә берничә минут эчендә программа турында фикер алышып алыгыз. Дусларыгыз белән берәр кафега я ресторанга ашарга барырга булсагыз, аларга үзегезгә ошаган бер-ике фикерне сөйләр өчен язуларыгызны үзегез белән алсагыз яхшы булыр иде. Конгресс үтеп өйгә кайтканнан соң Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә гаиләгез яңгыраган киңәшләрне ничек куллана ала икәне турында фикер алышыгыз. Шулай ук конгресста бирелгән басмаларның берәр өлешен һәр атна карап чыгар өчен вакыт бүлеп куегыз.
6. Конгресска килү генә җитәрлекме? Аңлатыгыз.
6 Мәҗлестәге ризык файда китерсен өчен аны ашарга һәм үзләштерергә кирәк. Ә өлкә конгрессларын рухи мәҗлес дип атап була. Әйдәгез, бу рухи мәҗлеснең һәр өлешенә килеп, игътибар белән тыңлап һәм ишеткәннәребезне кулланып аннан тулы файдаланыйк.