Безне вәгазьләргә нәрсә дәртләндерә?
1. Ярату һәм хезмәтебез арасында нинди бәйләнеш бар?
1 Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне вәгазьләү — без бүген башкара алган эшләрнең иң мөһиме. Чыннан да, бу эштә катнашып, без Йәһвәне һәм якыныңны ярат дигән ике иң мөһим әмергә буйсынуыбызны күрсәтәбез (Марк 12:29—31). Ярату безне ашкынып хезмәт итәргә дәртләндерә (1 Яхъя 5:3).
2. Вәгазьләп, без Йәһвәне яратуыбызны ничек күрсәтәбез?
2 Йәһвәне ярату. Йәһвә — безнең иң якын Дустыбыз. Йәһвәне ярату безне аның ягында торырга һәм аның турында сөйләргә этәрә. Якынча 6 000 ел элек Шайтан аңа яла яккан булган (2 Көр. 4:3, 4). Шуңа күрә кешеләр Аллаһы гөнаһ кылучыларның утлы тәмугъта җәзалый икәненә, Аллаһы — ул серле Троица булуына һәм ул кешеләргә карата ваемсыз икәненә ышана. Кайберәүләр хәтта Аллаһы юк дигән нәтиҗәгә килә. Без Күктәге Атабыз турында хакыйкатьне кешеләргә җиткерергә бик телибез! Хезмәтебездә куйган тырышлыкларыбыз аңа шатлык китерә һәм Шайтанның ачуын чыгара (Гыйб. сүз. 27:11; Евр. 13:15, 16).
3. Ни өчен вәгазьләп, без кешеләрне яратканыбызны күрсәтәбез дип әйтеп була?
3 Якыннарыбызны ярату. Берәрсенә шаһитлек биргәндә, без аңа яратуыбызны күрсәтәбез. Бу авыр көннәрдә кешеләр яхшы хәбәрне ишетүгә бик тә мохтаҗ. Алар Юныс пәйгамбәр көннәрендәге Нинәвә шәһәрендә яшәгән һәм «уңны сулдан аера алмаган» кешеләргә охшаш (Юныс 4:11). Хезмәтебез ярдәмендә кешеләр бәхетле һәм мәгънәле тормыш алып барырга өйрәнә (Ишаг. 48:17—19). Бу аларга өмет бирә (Рим. 15:4). Алар безне тыңласа һәм алган белемнәре буенча эш итсә, «котылыр» (Рим. 10:13, 14).
4. Йәһвә нәрсәне беркайчан да онытмаячак?
4 Яхшы һәм яратучан балалар әти-әниләренә карата яратуларын аерым очракларда гына күрсәтми, алар һәрвакыт яратуларын күрсәтергә тырыша. Шулай ук Аллаһыга һәм якыннарыбызга карата ярату безне планлаштырылган вакытта гына түгел, ә һәрвакыт мөмкинлекләрне эзләп шаһитлек бирергә дәртләндерә. Без өзлексез вәгазьләячәкбез (Рәс. 5:42). Йәһвә андый яратуны беркайчан да онытмаячак (Евр. 6:10).