Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 7/13 7 б.
  • Сораулар рамкасы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сораулар рамкасы
  • Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Охшаш мәкаләләр
  • Суга чумдырылырга теләүчеләр белән соңгы фикер алышу
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Яхшы хәбәрне вәгазьләүче хезмәтчеләр
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Кушымталар
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Суга чумдырылу һәм Аллаһы белән дуслык
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2013
km 7/13 7 б.

Сораулар рамкасы

◼ Вәгазьченең суга чумдырылу үтәр алдыннан җыелыш очрашуларына һәм вәгазьгә карата нинди карашы булырга тиеш?

Суга чумдырылу — кеше тормышындагы иң мөһим адым. Шуңа күрә кеше суга чумдырылу үтәр алдыннан Аллаһы таләпләрен дөрес аңларга тиеш. Ул шулай ук шул таләпләр буенча яшәргә тәвәккәл булуын инде күрсәткән булырга тиеш.

Мәсихчеләргә бергә үткәргән очрашуларны калдырмаска әмер бирелгән, шуңа күрә суга чумдырылмаган вәгазьче андый очрашуларны калдырмыйча йөрергә тырышырга тиеш (Евр. 10:24, 25). Ул шулай ук очрашуларда комментарийлар бирергә тырышса, яхшы булыр. Ул, бәлки, Теократик хезмәт мәктәбенә язылыр, шулай да бу таләп түгел.

Мәсихчеләргә яхшы хәбәрне тарату һәм шәкертләр әзерләү йөкләмәсе бирелгән, шуңа күрә суга чумдырылмаган вәгазьче андый хезмәттә регуляр рәвештә катнашырга тиеш (Мат. 24:14; 28:19, 20). Суга чумдырылу үтәр алдыннан ул вәгазьдә ничә ай катнашырга тиеш? Аның һәр ай вәгазьдә катнашуы аша ул бу хезмәттә регуляр рәвештә һәм ашкынып катнашырга әзер икәне күренсен. Ә моның өчен вәгазьчегә җитәрлек вакыт бирелергә тиеш (Мәд. 77:37). Шулай да бу вакыт озын булмасын. Ул, бәлки, берничә ай гына булыр. Аңа аена ничә сәгать вәгазьләргә кирәк? Монда бернинди дә кагыйдәләр юк. Өлкәннәр һәр вәгазьченең шартларына игътибар итеп акыл белән эш итсен (Лүк 21:1—4).

Суга чумдырылырга теләүче кеше белән очрашу үткәргән өлкәннәр (я җыелышта өлкәннәр җитәрлек булмаса, хезмәттәш ярдәмчеләр) шуны истә тотсыннар: һәр кеше үзенчәлекле, һәм кешенең суга чумдырылырга яраклы булуын билгеләр өчен акыл белән эш итәргә кирәк. Кешенең чыннан да Йәһвә Шаһитләренең берсе булырга теләге күренергә тиеш. Ул шулай ук Йәһвә оешмасы белән бергә булу һәм хезмәттә катнашу хөрмәте өчен рәхмәтле булуын күрсәтергә тиеш. Өлкәннәр шуны да аңлый: вәгазьченең рухи яктан җитлеккән булыр өчен һәм яхшы хәбәрне таратуда остарак булыр өчен әле үсәсе бар. Әгәр өлкәннәр вәгазьче суга чумдырылу үтәргә яраклы түгел дигән нәтиҗәгә килсә, алар моның турында вәгазьчегә йомшак кына әйтсен һәм Изге Язмалардан андый карарның сәбәпләрен китереп вәгазьчегә рухи яктан булышсын.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу