Пәйгамбәрләрдән үрнәк алыгыз. Амос
1. Ни өчен Амос мисалы безгә көч өсти ала?
1 Чыгышың буенча гади булганга һәм югары белемең булмаганга, вәгазьләр өчен сәләтләрең җитми дип уйлаганың бармы? Алайса, Амос пәйгамбәрнең үрнәге сиңа кыюрак булырга булышыр. Амос көтүче булган һәм вакытлыча кайбер эшләргә ялланган. Шулай да Йәһвә аңа мөһим хәбәрне игълан итәр өчен көч биргән (Амос 1:1; 7:14, 15). Бүген дә Йәһвә гади кешеләрне куллана (1 Көр. 1:27—29). Амос очрагыннан хезмәтебез өчен нинди сабаклар алып була?
2. Ни өчен без каршылыкларга карамастан нык кала алабыз?
2 Каршылыкка карамастан нык кал. Ун буынлы төньяк Исраил патшалыгында үгезгә табынуның рухани Амазияһ Амосның пәйгамбәрлек итүен ишеткәч, мондыйрак сүзләр әйткән: «Бар, өеңә кайт! Безне борчып йөрмә! Безнең үз динебез бар!» (Амос 7:12, 13). Амосның Йәрихәбәм патшага атап әйткән сүзләрен Амазияһ патшага бозып җиткергән (Амос 7:7—11). Әмма Амос куркуга төшмәгән. Бүген дә кайбер дини җитәкчеләр Йәһвә халкын эзәрлекләр өчен, политикларның ярдәмен эзли. Ләкин безгә каршы ясалган бер корал да уңышлы булмаячак дип ышандыра безне Йәһвә (Ишаг. 54:17).
3. Без нинди ике өлештән торган хәбәрне вәгазьлибез?
3 Аллаһының хөкемнәрен һәм киләчәктәге фатихаларны игълан ит. Амос ун буынлы Исраил патшалыгына каршы хөкемнәр игълан иткән. Шулай да үз китабының ахырында ул хак гыйбадәт кылуның торгызылуы һәм мул фатихалар турында Йәһвәнең вәгъдәсен язган (Амос 9:13—15). Без дә Аллаһының «хөкем көнен» вәгазьлибез, әмма бу — без игълан итәргә тиешле «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәрнең» өлеше генә (2 Пет. 3:7; Мат. 24:14). Явыз кешеләр Армагеддонда юк ителгәннән соң, җирдәге оҗмахка юл ачылачак (Мәд. 36:34).
4. Йәһвә ихтыярын үти алуыбызга безне нәрсә ышандыра?
4 Бу дөньяда безгә каршы чыгучылар күп, һәм Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләү Йәһвәгә багышлануыбыз буенча яшәргә һәм аның ихтыярын үтәргә тәвәккәллегебезне сынап тора (Яхъя 15:19). Шулай да без шуңа ышанабыз: Йәһвә Амоска кебек безгә дә үз ихтыярын үтәр өчен барысын биреп торачак (2 Көр. 3:5).