Кереш сүзләр
Декабрь аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлау
«Күп кеше Гайсә Мәсихнең кайтуын көтә. Әгәр Гайсә җиргә кайтса, сез аның нинди эшләр башкаруын теләр идегез?» [Җавабын тыңла.] «Без Аллаһыга мохтаҗмы?» дигән брошюраның соңгы битен күрсәт. Беренче сорау астында китерелгән материалны һәм китерелгән шигырьләрнең ким дигәндә берсен бергә карап чыгыгыз. Брошюраны тәкъдим ит һәм кабат килеп китү турында сөйләш.
«Без Аллаһыга мохтаҗмы?» дигән брошюра
«Бүген бик күп мәшәкатьләр аркасында Аллаһы турында уйланыр өчен вакыт та калмаска мөмкин. Сезнеңчә, без Аллаһыга мохтаҗмы? [Җавабын тыңла.] Күпләргә билгеле Таудагы вәгазендә Гайсә чыннан да бәхетле булыр өчен безгә рухи нәрсәләр кирәк дип әйткән. [Маттай 5:3 не укы.] Бу брошюрада ни өчен без Аллаһыга мохтаҗ икәненә өч сәбәп китерелә.