«Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз»
1. 19 октябрь атнасыннан башлап, Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү вакытында без нинди басманы карап чыга башларбыз?
1 2015 елның 19 октябрь атнасыннан башлап, без «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән китапны Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү вакытында карап чыга башларбыз. Бу басмада Изге Язмаларда искә алынган 14 тугры кешенең мисалы карала. Аны укыганда, аларны күз алдына китерү авыр түгел: алар да Йәһвәгә хезмәт иткәндә авырлыклар кичергән. Китапта шулай ук безнең өчен файдалы сабаклар бар (Евр. 6:12).
2. «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән китапның кайбер үзенчәлекләрен әйтеп бирегез.
2 Үзенчәлекләр. Китапта вакыт сызыгы һәм карталар бар: болар ярдәмендә без һәрбер персонажның кайда һәм кайчан яшәгәнен белә алырбыз. Моннан тыш, һәрбер бүлектә «Уйланыр өчен сораулар» дигән рамка бар, андагы сораулар бүлектәге материал турында уйларга этәрә һәм белгәннәребезне кулланырга ярдәм итә. Ә китаптагы матур, җентекләп ясалган рәсемнәр ярдәмендә язылганнарны күз алдына китерү авыр түгел.
3. Бу басманы өйрәнү күбрәк файда китерсен өчен, нинди адымнар ясап була?
3 Китапны өйрәнү буенча киңәшләр. Китапның кереш сүзендә Җитәкче советның хаты бар. Анда мондый дәртләндергеч сүзләр язылган: «Вакыйгаларны күз алдыңа китер, йөрәк аша үткәр. Изге Язмаларда әйтелгән кешеләрнең хисләрен аңларга, алар күргәнне күрергә тырыш. Төрле хәлләргә эләккәндә, алар үзләрен ничек тоткан? Ә син андый хәлгә эләксәң, үзеңне ничек тотар идең?» Әлбәттә, вакыйгаларны күз алдыңа китерү фараз кылу түгел, ә Изге Язмаларда язылганнарны күз алдыңа китерү һәм персонажларның хисләренә керә белү. Ә моның өчен күпмедер вакыт бүлеп куеп уйлану мөһим (Ник. 8:8). Әгәр дә өйрәнү бүлекнең уртасына туры килә икән, өйрәнү үткәрүче кардәш 30—60 секунд эчендә үткән атнадагы фикерләрне кабатлап чыгар. Өйрәнү вакытында «Уйланыр өчен сораулар» дигән рамка каралмаса, иң азакта мөһим фикерләрне кабатлап чыгар өчен бер-ике сорау биреп була.
4. Ни өчен «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән китапны өйрәнү файдалы?
4 Бу дөнья көн дә безнең иманыбызны төрле юллар эзләп җимерергә яки зәгыйфьләндерергә тырыша. Бу китапта, шул исәптән брошюраларыбыздагы «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән рубрикада язылганнар — иманыбызны ныгыта торган Йәһвәнең бүләге (Ягък. 1:17). Шуңа күрә аннан файдаланыр өчен Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнүгә регуляр рәвештә килик һәм комментарийлар биреп бу басманы бергә өйрәнүдә мөмкин кадәр активрак катнашыйк!