АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЗӘБУР 34—37
Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл
«Явызлык кылучылардан көнләшмә»
Явызлык кылучыларның вакытлы уңышы игътибарыңны Йәһвәгә хезмәт итүдән читкә юнәлтмәсен. Игътибарыңны рухи фатихаларга һәм максатларга тупла
«Йәһвәгә таян һәм яхшылык кыл»
Йәһвә сиңа һәркайсы шикне һәм борчылуны җиңәргә булышачак дип ышан. Ул сиңа тугры булып калырга ярдәм итәчәк
Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эше белән мәшгуль бул
«Йәһвәдә чиксез шатлык тап»
Йәһвәне яхшырак белү максаты белән Аллаһы Сүзен уку графигын төзе һәм анда язылганнар турында уйланыр өчен вакыт бүлеп куй
«Юлыңны Йәһвәгә тапшыр»
Йәһвәнең сиңа һәркайсы авырлыкны чишәргә булышачагына бер дә шикләнмә
Каршылык, эзәрлекләү яки яла ягу белән очрашканда да яхшылык кылуыңнан туктама
«Йәһвә алдында шым бул, аны өметләнеп көт»
Шатлыгыңны һәм рухи иминлегеңне урлый алган дуамал эшләрдән кач
«Юашлар җирне мирас итеп алачак»
Юашлыкка омтыл һәм Йәһвә үзең кичергән бар гаделсезлекне юк итәчәк вакытны басынкы гына көт
Кардәшләргә ярдәм ит һәм боекканнарны тиздән булачак яңа дөнья турындагы Аллаһының вәгъдәсе белән юат
Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык искиткеч фатихалар китерәчәк