Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb16 сентябрь 3 б.
  • «Йәһвәнең кануны буенча йөрегез»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Йәһвәнең кануны буенча йөрегез»
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2016)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә сүзенә өметлән
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Аллаһы Сүзе сукмагыңа якты булсын
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • «Кануныңны бик яратам!»
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Зәбур 37:4: «Йәһвәдә чиксез шатлык тап»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2016)
mwb16 сентябрь 3 б.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЗӘБУР 119

«Йәһвәнең кануны буенча йөрегез»

Йәһвәнең кануны буенча йөрү Аллаһының җитәкчелегенә буйсынырга әзер булуны аңлата. Изге Язмаларда мәдхия җырлаучы кебек Йәһвәнең канунын үтәгән һәм аңа таянган кешеләрнең мисаллары бик күп.

Таякка таянып баручы мәдхия җырлаучы

Чын бәхет безнең Аллаһы канунында йөрүебезгә бәйле

119:1—8

Йошуа бер язма төргәк укый

Йошуа Йәһвәнең җитәкчелегенә тулы ышаныч күрсәткән. Ул бәхетле һәм уңышлы булыр өчен Йәһвәгә бөтен йөрәге белән таянырга кирәк икәнен белгән

Аллаһы Сүзе тормыштагы авырлыкларны җиңеп чыгар өчен кирәкле кыюлык бирә

119:33—40

Ирмия дога кыла

Ирмия кыен шартларда кыю булган һәм Йәһвәгә өметләнгән. Ул гади тормыш алып барган һәм бирешмичә үз вазифасын үтәгән

Аллаһы Сүзен төгәл белү безгә ышаныч белән вәгазьләргә ярдәм итә

119:41—48

Паул идарәче Феликәскә вәгазьли

Паул Аллаһы хәбәрен курыкмыйча сөйләгән. Ул, Йәһвәнең ярдәменә тулысынча ышанып, кыюлык белән идарәче Феликәскә вәгазьләгән

Таякка таянып баручы мәдхия җырлаучы

Нинди очракларда мин кыюрак вәгазьли алам?

  • Мәктәптә

  • Эштә

  • Гаиләдә

  • Башка

119 нчы мәдхия акростих формасында, ягъни әлифба тәртибендә, язылган. Бу, бәлки, истә калдыру алымы булгандыр. Бу мәдхия һәрберсе 8 шигырьдән торган 22 строфадан гыйбарәт. Строфадагы һәр шигырь еврей әлифбасының бер ук хәрефеннән башлана. Еврей әлифбасында 22 хәреф булганга, бу мәдхия 176 шигырьдән тора. Ул Изге Язмалардагы иң озын мәдхия.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу