Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb17 февраль 8 б.
  • Балаларыгызга Аллаһыга нык иман үстерергә булышыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Балаларыгызга Аллаһыга нык иман үстерергә булышыгыз
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Фактларны тикшерегез
    Уяныгыз! 2021
  • Гаилә өчен өстәмә ярдәм
    Уяныгыз! 2018
  • Без ярдәмсез түгел
    Уяныгыз! 2020
  • Алар тискәре карашларын җиңгән
    Уяныгыз! 2020
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
mwb17 февраль 8 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Балаларыгызга Аллаһыга нык иман үстерергә булышыгыз

Йәһвәнең иҗади эшләре аның данын игълан итә (Зб 19:1—4; 139:14). Әмма Иблиснең дөньясы тормышның барлыкка килүе турында Аллаһыны хурлаучы теорияләр тәкъдим итә (Рм 1:18—25). Балаларыгызның йөрәгендә һәм зиһенендә андый фикерләрнең тамырлануына ничек юл куймаска? Аларга бала чактан ук Йәһвәнең барлыгына һәм алар турында шәхси кайгыртканына иман үстерергә ярдәм итегез (2Кр 10:4, 5; Эф 6:16). Аларның мәктәптә өйрәткәннәре турындагы иң эчке уй-фикерләрен чумырып ала белегез, һәм йөрәкләренә үтеп керерлек итеп өйрәтер өчен күп кенә булган ярдәмне кулланыгыз (Гс 20:5; Яг 1:19).

Бер әти кеше үз балаларын барлыкка китерелү турында өйрәтә; класста эволюцияне өйрәтәләр; Яшьтәшләрең сөйли. Аллаһыга ышану

«ЯШЬТӘШЛӘРЕҢ СӨЙЛИ. АЛЛАҺЫГА ЫШАНУ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАГЫЗ, ҺӘМ МОНДЫЙ СОРАУЛАРНЫ КАРАП ЧЫГЫГЫЗ:

  • Аллаһыга ышану турында нинди киң таралган уйдырма бар?

  • Мәктәбегездә моның турында нәрсәгә өйрәтәләр?

  • Йәһвәнең барлыгына сезне нәрсә ышандыра?

  • Сез берәрсенә Аллаһы бар нәрсәне барлыкка китергән икәне турында фикер йөртергә ничек ярдәм итә аласыз?

ӨСТӘМӘ ЯРДӘМ:

• Сайттагы рубрика: «Изге Язмалардан сабаклар» (өч яшьлек һәм кечерәк сабыйлар өчен)

• Видеоролик: «Йәһвәнең дусты бул. „Барысын Йәһвә булдырган“»

• Брошюралардагы мәкаләләр: «Иҗади эшләр»

• Сайттагы йөкләмәләр: «Ни өчен мин Аллаһыга ышанам»

• Сайттагы мәкаләләр: «Барлыкка китерүме я эволюцияме?» (дүрт өлештән тора)

• Телевидениебездәге видеороликлар: «Тормышның барлыкка килүенә караш»

• Фильм: «Аллаһының искиткеч иҗади эшләре аңа дан китерә» (рус)

• Китап: «Сезнең турында кайгыртучы Барлыкка Китерүче бармы?» (рус)

«Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус)

Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау

Бу брошюра мәктәптә эволюция өйрәтелгән яшь Шаһитләргә ярдәм итәр өчен махсус чыгарылган. Аны шулай ук Барлыкка Китерүченең барлыгын исбатлаучы дәлилләр турында тирәнтен сөйләшергә теләгән кешеләргә биреп була.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу