АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ҺОШИЯ 8—14
Йәһвәгә иң яхшысын бирегез
Без Йәһвәгә иң яхшысын биргәндә, бу аны сөендерә һәм үзебезгә дә файда китерә
СИНЕҢ ЙӘҺВӘ БЕЛӘН МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕҢ
Син Йәһвәгә мактау корбаны китерәсең
Син Йәһвәнең кичерүен, хуплавын аласың һәм дусты булып китәсең
Син Аллаһының кануннары буенча яшәгәнгә күрә, бәхетлерәк булып китәсең, һәм аны данлар өчен синең сәбәпләрең тагын да арта
Йәһвәгә иң яхшысын бирер өчен, мин нәрсә эшли алам?