Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb18 март 7 б.
  • «Уяу торыгыз»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Уяу торыгыз»
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сез уяу булырсызмы?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Ун кыз мисалы уяу булырга өйрәтә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсәнең кинаяле хикәяләреннән сабаклар
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» сынауны уңышлы үтә!
    Күзәтү манарасы 2004 ел
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
mwb18 март 7 б.
Гайсәнең гыйбрәтле хикәясеннән булган ун кыз

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 25

«Уяу торыгыз»

25:1—12

Гайсә ун гыйффәтле кыз турындагы гыйбрәтле хикәяне үзенең майланган шәкертләренә сөйләсә дә, ул бар мәсихчеләрне күп нәрсәгә өйрәтә ала (bw556 12—16). «Уяу торыгыз, чөнки көнен дә, сәгатен дә белмисез»,— дигән Гайсә (Мт 25:13). Син бу гыйбрәтле хикәяне аңлата аласыңмы?

  • Кияү (1 шиг.): Гайсә

  • Акыллы кызлар (2 шиг.): майланган мәсихчеләр, алар үзләренә бирелгән йөкләмәне тугрылык белән үтәргә әзер; алар ахырга кадәр яктырткычлар кебек балкып тора (Фп 2:15)

  • «Кияү килә!» — дип кычкырган тавыш (6 шиг.): Гайсәнең килү чоры башланганына дәлилләр

  • Акылсыз кызлар (8 шиг.): кияүне каршы алырга чыккан, ләкин уяу һәм тугры булып булып калмаган майланган мәсихчеләр

  • Акыллы кызлар май белән бүлешүдән баш тарта (9 шиг.): тугры майланганнар, мәңгегә мөһерләнгәннән соң, тугры булмаганнарга ярдәм итә алмаячак

  • «Кияү килгән» (10 шиг.): Гайсә бөек афәт бетәр алдыннан хөкем итәргә килә

  • Акыллы кызлар кияү белән туй мәҗлесенә кереп китәләр һәм алар артыннан ишек ябыла (10 шиг.): Гайсә тугры майланган мәсихчеләрне күккә җыя, ә тугры булмаганнары күктәге әҗерләрен югалта

Гыйбрәтле хикәядә майланган мәсихчеләрнең күбесе тугрылыксыз булып китәчәге һәм алар башкалар белән алмаштырылачагы турында әйтелми. Бу хикәя майланган мәсихчеләр өчен кисәтү генә булып торадыр, чөнки аларның һәрберсе алдан күрүчән һәм уяу булыргамы я акылсыз һәм тугрылыксыз булыргамы икәнен үзе хәл итә. Гайсә: «Әзер булыгыз»,— дип әйткән (Мт 24:44). Гайсә, өметебез нинди генә булмасын, үз йөрәкләребезне тугры хезмәт өчен әзерләвебезне һәм уяу булуыбызны тели.

Мин үземнең уяу торганымны ничек күрсәтә алам?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу