МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Алардан син нәрсәгә өйрәнә аласың?
Син яңа гына билгеләнгән хезмәттәш ярдәмче я өлкәнме? Бәлки, синең башкаларда булмаган осталыкларың, сәләтләрең, белемең бардыр. Шулай да син яше, сәламәтлеге, гаилә шартлары аркасында бүтән бу вазифаларны башкармаучы җитлеккән абый-кардәшләрдән күп нәрсәгә өйрәнә аласың.
«ТӘҖРИБӘЛӘРЕ БУЛГАННАРНЫ ХӨРМӘТ ИТЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
1. Ничек Ричардс кардәш Белло кардәшкә хөрмәт күрсәткән?
2. Бен нинди хата эшләгән һәм ни өчен?
3. Бен Илиша мисалыннан нәрсәгә өйрәнгән?
4. Абый-кардәш булсаң да, апа-кардәш булсаң да, ничек син тәҗрибәле кардәшләргә хөрмәт күрсәтә аласың? Алардан син нәрсәгә өйрәнә аласың?