Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb19 август 5 б.
  • Яшьләр, «игелекле эшләргә ашкынып торыгыз»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яшьләр, «игелекле эшләргә ашкынып торыгыз»
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Пионер буларак, Йәһвәне данла
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2020)
  • Пионер хезмәте безне Аллаһыга якынайта
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Пионер кем ул?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
mwb19 август 5 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Яшьләр, «игелекле эшләргә ашкынып торыгыз»

Рәсүл Паул үзенең Титуска юллаган хатында яшь ир-атлар, шул исәптән Титус, «игелекле эшләрдә һәр яктан үрнәк булырга» тиеш дип язган (Тит 2:6, 7). Шул ук бүлектә язылганча, Йәһвә халкы, «игелекле эшләргә ашкынып торсын» өчен, сафландырылган булган (Тит 2:14). Андый игелекле эшләрнең берсе — Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләп өйрәтү. Син, яшь булсаң, үз көчеңне ярдәмче пионер я пионер булып хезмәт итәр өчен куллана аласыңмы? (Гс 20:29)

Пионер булып хезмәт итәргә теләсәң, моның өчен эшләреңне планлаштыр (Лк 14:28—30). Мәсәлән, тулы вакытлы хезмәттә катнашканда, син үзеңне ничек тәэмин итәрсең? Ничек сәгать нормасын үтәрсең? Йәһвәдән ярдәм сора (Зб 37:5). Үз планнарың турында әти-әниең я уңышлы пионерлар белән сөйләш. Аннары, максатыңа ирешер өчен, адымнар яса. Һичшиксез, Йәһвә синең хезмәттә куйган тырышлыкларыңны фатихалаячак!

«ЯШЬЛӘР ЙӘҺВӘНЕ ДАНЛЫЙ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Кайберәүләргә пионер хезмәтен башларга нәрсә комачаулаган, ләкин аларга бу авырлыкларны җиңәргә нәрсә булышкан?

  • Ата-аналар үз балаларына пионер хезмәтен башларга ничек ярдәм итә ала?

  • Ни өчен вәгазьләү графигы төзү мөһим?

  • Җыелыш әгъзалары пионерларны ничек дәртләндерә һәм аларга ничек булыша ала?

  • Пионерлар нинди фатихаларга ия?

Яшь апа-кардәш үз әтисе белән пионер хезмәте турында сөйләшә; яшь пионер абый-кардәш үзе өчен график төзи; яшь пионер апа-кардәш башка апа-кардәш белән вәгазьдә; яшь пионер апа-кардәш Изге Язмалар өйрәнүе үткәрә

Мин, пионер хезмәтен башлар өчен, нәрсә эшли алам?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу