Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb21 гыйнвар 5 б.
  • Никахыгызны саклагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Никахыгызны саклагыз
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Мәсихче никахны ничек бәхетле итәргә?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Никах таркалырга торганда
    Гаилә бәхетенең сере
  • Изге Язмалар нигезендә җаваплар
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Никахың сиңа шатлык китерсен
    Күзәтү манарасы 2008 ел
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
mwb21 гыйнвар 5 б.
Ир белән хатын, җирдә утырып, бергә шатланып кер юа.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Никахыгызны саклагыз

Йәһвә никах антына бик җитди карый. Ул ир белән хатын бер-берсенә «ябышырга» тиеш дип әйткән (Мт 19:5, 6). Аллаһы халкы арасында күп бәхетле парлар бар. Ләкин бер гаилә дә камил түгел, һәрбер никахта авырлыклар булгалый. Проблемаларны аерым яшәү я аерылышу белән чишеп була дигән киң таралган караштан качыйк. Мәсихче ирле-хатынлылар үз никахларын ничек саклый ала?

Биш мөһим адымга игътибар итик.

  1. Флирт һәм әхлаксыз күңел ачулар никахны җимерә генә. Андый нәрсәләрдән качып, йөрәгегезне саклагыз (Мт 5:28; 2Пт 2:14).

  2. Аллаһы белән дуслыгыгызны ныгытыгыз һәм үз никахыгыз белән аны шатландырырга тырышыгыз (Зб 97:10).

  3. Яңа шәхес сыйфатларын үстерергә дәвам итегез һәм тормыш иптәшегезгә хәтта кечкенә нәрсәләрдә булышыгыз (Кл 3:8—10, 12—14).

  4. Аралашуыгызда хөрмәт чагылсын һәм сөйләшүләрегез эчтәлекле булсын (Кл 4:6).

  5. Тормыш иптәшегезгә карата бурычыгызны наз һәм мәхәббәт белән үтәгез (1Кр 7:3, 4; 10:24).

Мәсихчеләр, үз никахларын ныгытып, Гаиләгә Нигез Салучы Йәһвәгә дан китерә.

«БЕЗ „ЧЫДАМЛЫЛЫК БЕЛӘН ЙӨГЕРЕРГӘ“ ТИЕШ. ЯРЫШУ КАГЫЙДӘЛӘРЕН БОЗМАГЫЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • «Без „чыдамлылык белән йөгерергә“ тиеш. Ярышу кагыйдәләрен бозмагыз» дигән видеороликтан кадр. Калоу абый һәм апа-кардәш Патшалык Залында туй нотыгыннан соң елмаеп тора.

    Гаилә тормышы яхшы башланса да, нинди авырлыклар туарга мөмкин?

  • «Без „чыдамлылык белән йөгерергә“ тиеш. Ярышу кагыйдәләрен бозмагыз» дигән видеороликтан кадр. Калоу абый һәм апа-кардәш тыныч кына үз авырлыклары турында сөйләшеп утыра. Өстәлдә ачык Изге Язмалар китабы ята.

    Гаиләдә мәхәббәт сүрелгән кебек тоелса да, Изге Язмалар принциплары ничек булыша ала?

  • «Без „чыдамлылык белән йөгерергә“ тиеш. Ярышу кагыйдәләрен бозмагыз» дигән видеороликтан кадр. Калоу абый-кардәш үз хатынына һәм ике кызына «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»н укый.

    Никахыгыз бәхетле булсын өчен, Изге Язмалардагы принципларны кулланыгыз

    Йәһвә никахка кагылышлы нинди җитәкчелек биргән?

  • Никах бәхетле булсын өчен, ирдән дә, хатыннан да нәрсә таләп ителә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу