ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ | ХЕЗМӘТ СЕЗГӘ КҮБРӘК ШАТЛЫК КИТЕРСЕН
Сораулар бирегез
Йәһвә — «бәхетле Аллаһы» (1Тм 1:11). Ул безнең шатлык белән хезмәт итүебезне тели. Осталыкларыбызны яхшыртсак, шатлыгыбыз да үсәр. Сораулар биреп, кешене кызыксындырып була һәм аның белән җиңел генә сөйләшүне башлап була. Сораулар кешене уйланырга дәртләндерә (Мт 22:41—45). Сораулар биреп һәм җавапларны тыңлап, без, асылда, кешегә ул безнең өчен бик мөһим икәнлеген күрсәтәбез (Яг 1:19). Кеше биргән җаваплар безгә сөйләшүне дөрес якка юнәлдерергә булышыр.
«ШӘКЕРТЛӘР БУЛДЫРУ ЭШЕНДӘ ШАТЛЫК ТАБЫГЫЗ. ОСТАЛЫКЛАРЫГЫЗНЫ ЯХШЫРТЫГЫЗ. СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Джейдның нинди яхшы сыйфатлары булган?
Нита Джейдка карата кызыксынуын ничек күрсәткән?
Джейдның яхшы хәбәргә карата кызыксынуын үстерер өчен, Нита нинди сораулар биргән?
Джейдка уйланырга булышыр өчен, Нита нинди сораулар кулланган?