АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР
«Сез бу җирдә яшәүче бөтен халыкларны куып җибәрергә... тиеш»
Йәһвә үз халкына Вәгъдә ителгән җирдә ялган табыну белән бәйле бар нәрсәне юк итәргә кушкан (Сн 33:52; w10 1.10. 23)
Йәһвә үз халкының тырышлыкларын фатихаларга вәгъдә иткән (Сн 33:53)
Исраиллеләр үз дошманнарын тулысынча куып чыгармаган булса, бу аларга күп авырлыклар китерер иде (Сн 33:55, 56; w08 15.2. 27, абз. 5, 6; it-U «Ханаан», «Почему Иегова повелел уничтожить хананеев?» дигән өстәмә исем, абз. 7)
Йәһвәне сөендерер өчен, без аның әхлакый нормаларына каршы килгән һәм аның белән мөнәсәбәтләребезне боза алган бар нәрсәдән качарга тиеш (Яг 1:21). Йәһвә безгә гөнаһлы теләкләргә һәм бу дөньяның бозык тәэсиренә каршы торырга булыша.