МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Иҗади эшләр Йәһвәнең зирәклегенә ышанычыбызны ныгыта
Һичшиксез, Йәһвә безнең өчен нәрсә иң яхшысы икәнен һәрвакыт белә. Шуңа күрә аның принциплары буенча эш итеп, без зирәклек күрсәтәбез (Гс 16:3, 9). Әмма кайчак безгә Аллаһының җитәкчелеге буенча эш итү авыр була, чөнки безнең уй-фикерләребез аныкыннан аерылып торырга мөмкин. Йәһвәнең иҗади эшләрен күзәтү безгә аның зирәклегенә ышанычыбызны ныгытырга булышыр (Гс 30:24, 25; Рм 1:20).
«ИҖАДИ ЭШЛӘР. НИ ӨЧЕН КЫРМЫСКАЛАР БӨКЕЛӘРГӘ ЭЛӘКМИ?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Күпчелек кырмыскаларның көндәлек эшләре нинди?
Ни өчен кырмыскалар бөкеләргә эләкми?
Юл хәрәкәте турында әйткәндә, кешеләр кырмыскалардан нәрсәгә өйрәнә ала?
«ИҖАДИ ЭШЛӘР. ТӨКЛЕТУРАНЫҢ ОЧУЫ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Ни өчен кечкенә самолет белән идарә итү катлаулырак була?
Көчле җил искәндә, төклетура тотрыклылыкны ничек саклый ала?
Төклетураның очу серен аңлау кешеләргә ничек ярдәм итә ала?
Сез үзегез яшәгән җирдә нинди иҗади эшләрне күзәтеп Йәһвәнең зирәклеген күрәсез?