Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w20 май 20-25 б.
  • Сез Аллаһының бүләкләрен кадерлисезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез Аллаһының бүләкләрен кадерлисезме?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • УНИКАЛЬ ПЛАНЕТАБЫЗ
  • ГАҖӘЕП МИЕБЕЗ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР — УНИКАЛЬ БҮЛӘК
  • Аллаһының иҗади эшләре аны данлый
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Тере планета
    Тормыш яратылган булганмы?
  • Без аллаһының барлыгын ничек белә алабыз?
    Аллаһы безне яратамы?
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
w20 май 20-25 б.

21 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Сез Аллаһының бүләкләрен кадерлисезме?

«Никадәр күп гаҗәеп эшләр башкардың син, и Йәһвә Аллаһым, безгә карата уй-ниятләрең шундый күп!» (ЗӘБ. 40:5)

5 ҖЫР Йәһвәнең гаҗәеп эшләре

БУ МӘКАЛӘДӘa

1, 2. Зәбур 40:5 тән күренгәнчә, Йәһвә безгә нәрсә биргән? Ни өчен моны карап чыгу файдалы?

ЙӘҺВӘ — юмарт Аллаһы. Аның бүләкләре турында уйлап кына карагыз. Безнең матур йортыбыз — гаҗәеп планетабыз бар. Искиткеч итеп барлыкка китерелгән миебез ярдәмендә без акылга һәм аралашу сәләтенә ия. Ә Изге Язмалар турында нәрсә әйтеп була? Аны бүләк итеп, Аллаһы безгә тормышыбыздагы иң мөһим сорауларга җавап табарга булыша. (Зәбур 40:5 укы.)

2 Бу мәкаләдә без бу өч бүләкне кыскача карап чыгарбыз. Алар турында уйланган саен, без аларны күбрәк кадерләрбез һәм безнең Барлыкка Китерүчебезне шатландыру теләге ныгыр (Ачыл. 4:11). Без шулай ук бу мәкалә ярдәмендә эволюция теориясенә ышанган кешеләргә булышырга әзер булырбыз.

УНИКАЛЬ ПЛАНЕТАБЫЗ

3. Ни өчен Җир уникаль?

3 Матур йортыбызның ничек итеп барлыкка китерелүеннән Аллаһының зирәклеге күренә (Рим. 1:20; Евр. 3:4). Җир Кояш тирәсендә әйләнүче бердәнбер планета түгел, ләкин бу планета уникаль, чөнки Җирдә генә тормыш өчен нәкъ кирәкле шартлар бар.

4. Ни өчен Җир, кеше ясаган кораб белән чагыштырганда, күпкә яхшырак дип әйтеп була?

4 Җирне космоста очучы кораб белән чагыштырып була. Әмма кеше булдырган кораб һәм Җир арасында аерма зур. Мәсәлән, космонавтларга кислород, ризык һәм су җибәрелмәсә һәм аларга бернинди чүпне корабтан ташларга ярамаса, алар никадәр озак оча алыр иде? Озакламый бу космонавтлар үлеп бетәр иде. Җирдә миллиардлаган тере зат яши. Монда җитәрлек кислород, ризык һәм су бар. Без чүпне космоска ташламыйбыз. Шулай да планетабызда әле дә яшәп була, ул әле дә бик матур. Бу Йәһвә Җирдә булдырган төрле әйләнешләр ярдәмендә мөмкин. Мисал буларак, су һәм һава әйләнешләрен карап китик.

5. Кислород әйләнеше нәрсәдән гыйбарәт һәм ул нәрсәне исбат итә?

5 Кислород кешеләр һәм хайваннар өчен үтә мөһим. Кайбер исәпләүләр буенча, һәр ел җирдә яшәүче тереклек йөз миллиард тонна кислород сулый. Бу тере җаннар углекислый газ бүлеп чыгара. Шулай да җирдә кислород та бетми, углекислый газ гына да калмый. Ни өчен? Чөнки Йәһвә углекислый газны үзләштергән һәм кислород бүлеп чыгарган үсемлекләрне барлыкка китергән — суүсемнәреннән алып зур агачларына кадәр. Кислород әйләнеше Рәсүлләр 17:24, 25 тә язылганны исбат итә. Анда Аллаһы турында болай диелә: «Ул үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә».

6. Су әйләнеше нәрсә ул һәм ул нәрсәне раслый? («Йәһвә булдырган су әйләнеше — гаҗәеп бүләк» дигән рамканы да кара.)

6 Планетабыз кояштан нәкъ кирәкле ераклыкта булганга, җирдәге су — сыек формада. Җир кояшка бераз якынрак урнашкан булса, су парга әйләнер иде һәм планетабыз коры чүлгә охшаш булыр иде. Ә кояштан ераграк булса, Җир зур бозлы шарга әйләнер иде. Йәһвә Җирне нәкъ кирәкле ераклыкта урнаштырганга, монда су әйләнеше һәм тормыш бар. Кояш җылысы аркасында, океандагы һәм башка су чыганакларындагы су болытларга әверелә. Һәр ел якынча 500 000 кубкилометр су болытларга әйләнә. Бу су, атмосферада якынча ун көн торганнан соң, яңгыр я кар булып ява һәм ахыр чиктә океаннар белән су чыганакларына кире кайта, һәм цикл яңадан кабатлана. Су әйләнеше Йәһвәнең зирәк тә, көчле дә булуын раслый (Әюп 36:27, 28; Вәг. 1:7).

Йәһвә булдырган су әйләнеше — гаҗәеп бүләк

Фотографияләр: су әйләнеше. 1. Кояш океандагы суны парга әйләндерә, һәм болытлар барлыкка килә. 2. Болыт җиргә яңгыр булып ява. 3. Су диңгезгә кайта.
  • Фермер күккә карый, яңгыр ява.

    ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘР ҺӘМ ЧӘЧӘКЛӘР

    Яңгырлар ярдәмендә без ашый торган үсемлекләр үсә. Күпчелек үсемлекләрнең чәчәкләре дә бар. Алар безнең кәефебезне күтәрә

  • Кеше шарлавыклар белән тауларны фотога төшерә.

    ТИРӘ ЯКТАГЫ МАТУРЛЫК

    Елгалар, күлләр һәм шарлавыклар җирне бизи һәм безгә зур шатлык китерә

  • Кеше диңгез суларыннан тоз чыгара.

    БАШКА ФАЙДА

    Су әйләнешеннән башка файда да бар. Мәсәлән, диңгезләрдә тозлы су парга әйләнү нәтиҗәсендә тоз барлыкка килә

  • Хатын-кыз су эчә.

    КӨНДӘЛЕК КУЛЛАНЫШ

    Суны без эчәбез я аны лимонад, кофе һәм чәй кебек эчемлекләр ясар өчен кулланабыз. Су ризык пешерү, җыештыру һәм юыну өчен дә үтә мөһим

7. Зәбур 115:16 да сурәтләп бирелгән бүләкләр өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтергә?

7 Без гаҗәеп планетабыз һәм монда булган бар нәрсә өчен рәхмәт хисен ничек үстерә алабыз? (Зәбур 115:16 укы.) Мәсәлән, Йәһвә барлыкка китергән нәрсәләр турында уйланып. Бу безне Йәһвәгә һәр көн рәхмәтләр әйтергә дәртләндерер. Яшәгән җиребездә чисталык саклауга мөмкин кадәр күбрәк өлеш кертеп, без планетаны кадерләгәнебезне күрсәтербез.

ГАҖӘЕП МИЕБЕЗ

8. Ни өчен баш мие — чын могҗиза дип әйтеп була?

8 Кеше мие — чын могҗиза. Әле ана карынында булганда, безнең миебез алдан билгеләнгән план буенча үсә барган һәм минут саен меңләгән ми күзәнәге барлыкка килгән! Тикшерүчеләр фаразлаганча, балигъ кешенең миендә якынча 100 миллиард махсус күзәнәк бар. Нейроннар дип аталган бу күзәнәкләр якынча 1,5 килограмм булган мине тәшкил итә. Баш миенең кайбер гаҗәеп сәләтләренә игътибар итегез.

9. Сөйләү сәләтебезнең Йәһвәдән бүләк булганына сезне нәрсә инандыра?

9 Сөйләү сәләте. Сөйләү процессы никадәр катлаулы булганы турында уйлап кына карагыз. Без һәрбер сүз әйткәндә, миебез тел, тамак, ирен, теш казнасы һәм күкрәгебезнең якынча 100 мускулы белән идарә итә. Сүзләребез аңлаешлы итеп яңгырасын өчен, бар бу мускуллар билгеле бер тәртиптә хәрәкәт итәргә тиеш. 2019 елдагы кешенең сөйләү сәләтенә багышланган тикшерү күрсәткәнчә, яңа туган балалар сүзләрне аера белә. Бу тикшерү күп кенә галимнәрнең мондый фаразын дәлилли: кеше сүзләрне аеру һәм тел өйрәнү сәләте белән туа. Әйе, сөйләү сәләте — Йәһвәдән бирелгән бүләк (Чыг. 4:11).

10. Аллаһы бүләк иткән сөйләү сәләтен кадерләгәнебезне ничек күрсәтеп була?

10 Кемдер бездән ни өчен эволюция теориясенә ышанмыйсыз дип сорарга мөмкин. Аңа Аллаһы турында сөйләсәк, сөйләү сәләтебезне кадерләвебез ап-ачык булыр (Зәб. 9:1; 1 Пет. 3:15). Мөгаен, бу теориягә ышанучы кеше безне җирнең дә, тормышның да очраклы рәвештә барлыкка китерелүенә ышандырырга тырышыр. Әйдәгез, Изге Язмаларны һәм бу мәкаләдә китерелгән кайбер фикерләрне кулланып, күктәге Атабызны яклыйк һәм ни өчен Йәһвәне җир белән күкнең Барлыкка Китерүчесе дип санаганыбызны аңлатырга әзер булыйк (Зәб. 102:25; Ишаг. 40:25, 26).

11. Ни өчен кеше миен искиткеч әгъза дип атап була?

11 Хәтер. Бу да гаҗәеп сәләтебез. Элек бер тикшерүче баш мие 20 миллион китапка тиң мәгълүмат сыйдыра ала дип санаган. Бүген исә тикшерүчеләр хәтеребез күпкә күбрәк мәгълүмат сыйдыра алганын аңлый. Андый хәтергә ия булу нинди мөмкинлекләр ача?

12. Әхлакый принципларга өйрәнә алуыбыз безне хайваннардан ничек аерып тора?

12 Җирдәге тереклек арасында кеше генә, элеккеге вакыйгаларны истә тотып һәм аларга бәя биреп, сабак ала ала. Әхлакый принципларга өйрәнергә сәләтле булганга, без фикер йөртү рәвешебез белән тормышыбызны үзгәртә алабыз (1 Көр. 6:9—11; Көл. 3:9, 10). Без, вөҗданыбызны өйрәтеп, яхшылыкны яманлыктан аерырга да сәләтле (Евр. 5:14). Шулай ук без ярату, шәфкатьлелек һәм гаделлек кебек сыйфатларны чагылдыра алабыз.

13. Зәбур 77:11, 12 дән күренгәнчә, без акыл-зиһенебез өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

13 Акыл-зиһенебез өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтер өчен, Йәһвә безгә ярдәм иткән я юаткан очракларны истә тотыйк. Бу Аллаһының киләчәктә дә безгә булышачагына ышанычыбызны ныгытыр. (Зәбур 77:11, 12 укы; 78:4, 7.) Башкаларның безгә кылган игелекләрен дә истән чыгармыйк һәм аларга рәхмәтле булыйк. Тикшерүчеләр ачыклаганча, рәхмәтле кешеләр еш кына бәхетле була. Шуны да әйтергә кирәк: Йәһвәнең камил хәтере булса да, без гөнаһ кылсак, әмма тәүбә итсәк, ул, хаталарыбызны кичереп, онытырга карар итә (Зәб. 25:7; 130:3, 4). Ул безне үзеннән үрнәк алырга чакыра, шуңа күрә без дә үзебезне рәнҗеткән кешеләрне кичерергә тиеш (Мат. 6:14; Лүк 17:3, 4).

Фотографияләр: 1. Апа-кардәш карточкалар һәм китап ярдәмендә Хинди телен өйрәнә. 2. Шул ук апа-кардәш, «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр» дигән брошюраны кулланып, һинд хатын-кызына базарда вәгазьли.

Баш миебезне Йәһвәне данлар өчен куллансак, бу гаҗәеп бүләк өчен рәхмәтле булуыбыз күренер (14 нче абзацны кара.)b

14. Миебез өчен рәхмәт хисебезне без ничек белдерә алабыз?

14 Миебезне Йәһвәне данлар өчен кулланыйк. Шулай итеп бу гаҗәеп бүләк өчен рәхмәтле булуыбыз күренер. Кайбер кешеләр үз акыл сәләтләрен шәхси максатлары өчен куллана — үзләренең яхшылык һәм яманлык нормаларын урнаштырырга тырыша. Йәһвә безне барлыкка китергәнгә, аның нормалары, кешеләрнекенә караганда, күпкә яхшырак (Рим. 12:1, 2). Аның нормалары буенча яшәү тормышыбызга тынычлык өсти (Ишаг. 48:17, 18). Безнең шулай ук тормыш максаты да бар: без Барлыкка Китерүчебезне, күктәге Атабызны данлап, аны шатландырырга омтылабыз (Гыйб. сүз. 27:11).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР — УНИКАЛЬ БҮЛӘК

15. Йәһвәнең Изге Язмаларны бүләк итүе кешеләргә карата мәхәббәтен ничек раслый?

15 Изге Язмалар — яратучы Аллаһыбыздан бүләк. Күктәге Атабыз, җирдәге балаларын бик кайгыртканга, Изге Язмаларны яздыртып калдырган. Үз Сүзе аша Йәһвә кешелекнең иң мөһим сорауларына җавап бирә, мәсәлән мондый: кешеләр ничек барлыкка килгән? Тормышның мәгънәсе нинди? Киләчәктә ни булыр? Йәһвә үзенең бар балаларының да бу сорауларга җавап алуларын тели, шуңа күрә ул гасырлар дәвамында нык иманлы кешеләрне Изге Язмаларны төрле телләргә тәрҗемә итәргә дәртләндергән. Бүген Изге Язмалар тулысынча я өлешчә 3 000 нән артык телгә тәрҗемә ителгән! Бу китап иң күп телләргә тәрҗемә ителгән, иң киң таралган китап булып тора. Күпчелек кеше, кайда гына яшәсә дә һәм нинди генә телдә сөйләшсә дә, Аллаһы Сүзендәге хәбәр белән туган телләрендә таныша ала. («Изге Язмалар Африка телләренә тәрҗемә ителә» дигән рамканы кара.)

Изге Язмалар Африка телләренә тәрҗемә ителә

1800 нче елга Изге Язмалар тулысынча я өлешчә якынча 70 телгә тәрҗемә ителгән булган. Африка телләре алар арасында бик аз булган. Ул вакытта Африкадагы ба́нту телләренең язуы булмаган. Соңрак исә хәл үзгәргән. Методистларның миссионеры Уильям Бойс, Англиядән Африкага күченеп, шул телләрдә сөйләшүче кешеләр белән яшәгән һәм аларның телләрен өйрәнгән. Ул ко́са теле өчен язу уйлап чыгарган һәм ярдәмчеләре белән бергә Лүк бәян иткән яхшы хәбәрне тәрҗемә иткән. 1833 елда чыккан бу китапта Аллаһының исеме бүген «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә очраган һәрбер урында очрый. Бойс ко́са теленең генә түгел, ә бөтен банту телләренең грамматик кагыйдәләрен аңлаган. Моның ярдәмендә тәрҗемәчеләр Изге Язмаларны Африкадагы башка телләргә тәрҗемә итә алган. Бүген Изге Язмалар тулысынча я өлешчә Африкадагы 1 000 нән артык телдә бар. Әйе, Йәһвә һәрбер халыкның Изге Язмаларга ия булуын тели! (Рәс. 10:35)

Кардәшләр коса телендә чыккан «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н кулда тота.

Бүген «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» тулысынча я өлешчә 180 нән артык телдә бар. 2019 елда бу тәрҗемә коса телендә дә чыккан

16. Сез Изге Язмаларны кадерләгәнегезне ничек күрсәтә аласыз? (Маттай 28:19, 20)

16 Изге Язмаларны һәр көн укысак, андагы тәгълиматлар турында уйлансак һәм белгәннәребезне кулланырга тырышсак, Изге Язмаларны югары бәяләгәнебез ап-ачык булыр. Шулай ук без, мөмкин кадәр күбрәк кешегә Аллаһы хәбәрен җиткерергә тырышып, Аллаһыга рәхмәтебезне белдерә алабыз. (Зәб. 1:1—3; Мат. 24:14; Маттай 28:19, 20 укы.)

17. Без бу мәкаләдә Аллаһының нинди бүләкләрен карап чыктык һәм киләсе мәкаләдә нәрсә турында сүз барыр?

17 Әйе, матур йортыбыз, гаҗәеп миебез һәм Изге Язмалар — Йәһвәнең искиткеч бүләкләре. Әмма Аллаһы биргән бүләкләрнең кайберләре күзгә күренми. Киләсе мәкаләдә без бу бүләкләр турында сөйләшербез.

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Җирне кадерләгәнебез нәрсәдән күренер?

  • Миебезне кадерләгәнебезне ничек күрсәтә алабыз?

  • Изге Язмаларны югары бәяләгәнебезне ничек күрсәтеп була?

12 ҖЫР Бөек Аллаһыбыз Йәһвә

a Бу мәкалә безгә Йәһвәнең өч бүләген кадерләргә булышыр. Без Аллаһының барлыгына шикләнгән кешеләргә нәрсә әйтеп булганын белербез.

b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: апа-кардәш, иммигрантларны Аллаһы Сүзенә өйрәтер өчен, чит тел өйрәнә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу