Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp21 № 2 13-15 б.
  • Тиздән булачак яңа дөнья

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тиздән булачак яңа дөнья
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бөтендөнья хөкүмәте
  • Халыкара бердәмлек
  • Табигать белән гармония
  • Камил сәламәтлек һәм мул ризык
  • Тынычлык һәм иминлек
  • Яхшы йортлар һәм канәгатьлек китерүче эш
  • Иң яхшы өйрәтү программасы
  • Мәңгелек тормыш
  • Җир өчен Алла нәрсә ниятләгән?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Тормышның бөек максаты бар
    Кеше нәрсә өчен яши?
  • Тыныч яңа дөнья. Ул килерме?
    Тыныч яңа дөнья
  • Син Аллаһының яңа дөньясында яши аласың!
    Бөек Остаздан өйрән
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
wp21 № 2 13-15 б.
Оҗмахта бер пар дусларына кул болгый.

Сез инде хәзердән үк яңа дөньяда яшәүгә әзерләнә аласыз

Тиздән булачак яңа дөнья

Аллаһы җирне үзенә тугры кешеләр мәңге яшәсен өчен барлыкка китергән (Зәбур 37:29). Ул беренче пар Адәм белән Хауваны гүзәл Гадән бакчасына урнаштырган. Аллаһы аларга һәм булачак токымнарына җирне эшкәртергә һәм аның турында кайгыртырга кушкан (Яратылыш 1:28; 2:15).

Бүгенге дөнья бер дә оҗмахка ошамаган. Әмма Аллаһының нияте үзгәрмәгән. Ул җирне оҗмахка әйләндерергә тели. Ничек итеп? Үткән мәкаләләрдән белгәнебезчә, Аллаһы җирне юк итмәячәк. Ул җир йөзендә үзенә тугры кешеләрне генә калдырачак. Аллаһының нияте үтәлгәч, җирдә нинди шартлар булачак?

Бөтендөнья хөкүмәте

Тиздән Аллаһының күктәге хөкүмәте бөтен кешелек белән идарә итәчәк. Ул чакта кешеләр бердәмлектә яшәячәк, яраткан файдалы эшләре белән шөгыльләнәчәк һәм бәхетле булачак. Аллаһы Гайсә Мәсихне җир белән идарә итәргә билгеләгән. Бүгенге башлыклардан аермалы буларак, Гайсә кешеләр турында уйлап һәм яратудан чыгып эш итәчәк. Ул игелекле, шәфкатьле һәм гадел Патша булачак (Ишагыя 11:4).

Халыкара бердәмлек

Оҗмахта дуслар, бергәләп ашап, шатлана.

Яңа дөньяда кешеләр милләтләргә һәм расаларга карап бүленмәячәк. Бар кешеләр бердәм халык булачак (Ачылыш 7:9, 10). Җирдә яшәүчеләрнең барысы да Аллаһыны да, якыннарын да яратачак һәм, Аллаһының ниятен үтәп, җир турында кайгыртачак (Зәбур 115:16).

Табигать белән гармония

Аллаһы Патшалыгы идарә итә башлагач, Барлыкка Китерүчебез һава шартларын тулы контрольдә тотачак (Зәбур 24:1, 2). Җирдә яшәгәндә, Гайсә коточкыч давылны җиңел генә тынычландырган һәм шулай итеп Аллаһы кодрәте нәрсә эшли алганын күрсәткән (Марк 4:39, 41). Гайсә Мәсихнең идарәсе астында безгә табигать афәтләреннән куркасы булмас. Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә, кешеләр табигатькә зыян китермәячәк һәм хәтта хайваннар белән дә тату яшәячәк (Һошия 2:18).

Камил сәламәтлек һәм мул ризык

Бар кешеләрнең сәламәтлеге камил булачак. Беркем дә чирләмәячәк, картаймаячак һәм үлмәячәк (Ишагыя 35:5, 6). Кешеләр Гадән бакчасындагы кебек чиста һәм матур табигатькә шатланачак. Яңа дөньяда җир һәркемгә мул ризык бирәчәк (Яратылыш 2:9). Аллаһы борынгы халкы Исраилгә вәгъдә биргәнчә, оҗмахта һәркем «икмәген туйганчы ашаячак» (Левилеләр 26:4, 5).

Җиләк-җимеш, яшелчә һәм икмәк.

Тынычлык һәм иминлек

Аллаһы хөкүмәте идарә иткәндә, кешеләр тыныч-тату яшәячәк. Җирдә гаделлек хөкем сөрәчәк, сугышлар булмаячак һәм һәркемнең яшәр өчен бар кирәклесе булачак. Изге Язмаларда мондый вәгъдә бирелә: «Аларның һәрберсе үз йөзем агачы һәм үз инҗир агачы астында утырыр, аларны беркем дә куркытмас» (Микай 4:3, 4).

Яхшы йортлар һәм канәгатьлек китерүче эш

Һәр гаиләнең үз йорты булачак, һәм алар аны югалтыр дип курыкмаячак. Һәркемнең канәгатьлек китерүче эше булачак. Изге Язмаларда язылганча, яңа дөньяда яшәячәк кешеләрнең «тырышып эшләгәннәре юкка булмас» (Ишагыя 65:21—23).

Иң яхшы өйрәтү программасы

Изге Язмаларда мондый вәгъдә язылган: «Җир, һичшиксез, Йәһвә турындагы белем белән тулыр» (Ишагыя 11:9). Яңа дөньяда кешеләр чиксез зирәклек Чыганагыннан — Барлыкка Китерүчебез Йәһвәдән өйрәнәчәк. Алар аның искиткеч иҗади эшләре турында белем алачак. Алар үз белемнәрен сугыш кораллары ясар өчен я башкаларга зыян китерер өчен кулланмаячак (Ишагыя 2:4). Кешеләр җирне кайгыртырга һәм тату яшәргә өйрәнәчәк (Зәбур 37:11).

Мәңгелек тормыш

Җирдәге тормыш безгә һәр көн шатлык китерсен өчен, Аллаһы күп тырышлыклар куйган. Ул безнең җирдә мәңге яшәвебезне тели. Үз ниятен тормышка ашырыр өчен, Аллаһы үлемне мәңгегә юк итәчәк (Зәбур 37:29; Ишагыя 25:8; 45:18). Изге Язмаларда вәгъдә ителгәнчә, «үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4). Бу бозык дөнья юк ителгәндә исән калачак кешеләргә дә, яңа дөньяда үледән тереләчәк кешеләргә дә мәңге яшәргә мөмкинлек биреләчәк (Яхъя 5:28, 29; Рәсүлләр 24:15).

Кешеләр үледән терелгән якыннарын кочаклый.

Бөтен дөнья буйлап миллионлаган кеше тиздән булачак яңа дөньяда яшәүгә инде хәзер әзерләнә. Камилсез булсалар да, алар инде бүген Аллаһы теләгәнчә яшәргә тырыша. Моның өчен алар Йәһвә Аллаһы турында һәм ул җибәргән Гайсә Мәсих турында белем ала (Яхъя 17:3).

Бу явыз дөньяның ахырын кичереп чыгып, тиздән булачак яңа дөньяда яшәр өчен, нәрсә эшләргә кирәклеге турында күбрәк белегез. Без сезне Йәһвә Шаһитләре белән «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китап буенча Изге Язмаларны интерактив өйрәнү курсын түләүсез үтәргә чакырабыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу