Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp21 № 3 4-5 б.
  • Киләчәгебез нәрсәгә бәйле?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Киләчәгебез нәрсәгә бәйле?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КҮПЛӘР НӘРСӘГӘ ЫШАНА?
  • БУ НӘРСӘГӘ КИТЕРӘ?
  • Һәркем имин киләчәккә омтыла
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Яхшы кеше булу — имин киләчәккә гарантияме?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Реинкарнация тәгълиматы Изге Язмаларда бармы?
    Рухи сорауларга җавап
  • Югары белем һәм акча бәхетле итәме?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
wp21 № 3 4-5 б.
Коллаж: 1. Күрәзәче хатын таро кәртләре буенча үз клиентына киләчәкне юрый. 2. Фэншуй белән бәйле әйберләр һәм йорт планы. 3. Кеше үзенең үлгән бабасына бүләкләр китерә.

Киләчәгебез нәрсәгә бәйле?

Күпләр киләчәккә күзгә күренмәгән көчләр тәэсир итә дип ышана. Шуңа күрә алар, тормышларын яхшыртыр өчен, төрле йолаларда һәм гореф-гадәтләрдә катнаша.

КҮПЛӘР НӘРСӘГӘ ЫШАНА?

АСТРОЛОГИЯ. Кайберәүләр уйлавынча, кеше туган көнне күктә булган йолдызларның торышы аның киләчәгенә йогынты ясый. Үзләрен нәрсә көтә икәнен белер өчен, алар астрологларга мөрәҗәгать итә, гороскоплар карый һәм аннары, явызлыктан сакланыр өчен һәм уңышка ирешер өчен, тапкан киңәшләр буенча эш итә.

ФЭНШУЙ. Башкалар ышануынча, әйберләрне табигать көчләре белән гармониядә урнаштырсаң, уңышлы булырсың. Гонконгта яшәүче Ло Вингa болай дип әйтә: «Фэншуй остазы миңа, кибетемдә билгеле бер урында махсус кристалл куйсам, мин күбрәк акча эшли алырмын диде».

ҮЛГӘН АТА-БАБАЛАРГА ТАБЫНУ. Кайберәүләр, яклау һәм фатиха алыр өчен, үлгән ата-бабаларга һәм төрле илаһларга табынырга кирәк дип ышана. Вьетнамда яшәүче Ван болай дип сөйли: «Элек мин, үлгән ата-бабаларымны юмалап, үземә һәм балаларыма хәзерге һәм киләчәктәге яхшы тормыш өчен нигез салам дип уйлый идем».

РЕИНКАРНАЦИЯ. Башкалар тормыш кабатлана торган цикллардан тора дип ышана: син яшисең, үләсең, аннары кабат туасың. Алар уйлавынча, тормышыңдагы яхшы һәм начар вакыйгалар элеккеге тормышта кылган эшләреңнең нәтиҗәсе булып тора.

Күпләр моның барысын хорафат кына дип саный. Шулай да алар хиромантия, гороскоплар, таро кәртләрен һәм моңа охшаш нәрсәләрне куллана. Шулай эшләп, алар: «Бәлки, киләчәгемне белә алырмын»,— дип уйлый.

БУ НӘРСӘГӘ КИТЕРӘ?

Бар бу ышанулар һәм гореф-гадәтләр кешеләргә яхшы тормыш һәм имин киләчәк бирәме?

Вьетнамда яшәүче Хао мисалын карап чыгыйк. Ул җитәкчелекне астрология, фэншуй, үлгән ата-бабалардан эзләгән. Ул бәхеткә ирешкәнме? Хао болай дип сөйли: «Бизнесым уңышлы булмады, мин бурычларга баттым, гаиләмдә авырлыклар туды, мин төшенкелеккә бирелдем».

Тайваньдә яшәүче Цюмин шулай ук астрология, язмыш, фэншуй, реинкарнациягә ышанган һәм үлгән ата-бабаларына табынган. Әмма бу ышануларны тикшергәч, ул болай дип әйткән: «Мин аңладым: бу ышанулар һәм йолалар бер-берсенә каршы килә, ә астрологик юраулар еш кына үтәлми. Реинкарнация турында әйткәндә, син элеккеге тормышыңда кылган хаталарны хәтерләмисең икән, аларны хәзер ничек төзәтә алырсың?»

«Мин аңладым: бу ышанулар һәм йолалар бер-берсенә каршы килә» (ЦЮМИН, ТАЙВАНЬ).

Хао, Цюмин һәм башка кешеләр аңлаганча, киләчәгебез язмышка, реинкарнациягә, йолдызларга, үлгән ата-бабаларыбызга бәйле түгел. Димәк, без киләчәгебезгә бөтенләй тәэсир итә алмыйбызмы?

КҮП НӘРСӘ ҮЗЕБЕЗДӘН ТОРА

Без кайбер нәрсәләргә тәэсир итә алмасак та, карарларыбыз киләчәгебезгә тәэсир итә. Мәсәлән, ни өчен без, COVID-19 вирусы кебек чирләр таралганда, куллар юабыз, маска киеп йөрибез? Чөнки бу чаралар безнең тормышыбызны яклый ала. Әйе, күп нәрсә үзебездән тора.

Әлбәттә, уңышка ирешер өчен, безгә акыллы сайлау ясарга кирәк. Якынча 2 000 ел элек бер зирәк кеше болай дип әйткән: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр»b.

Күп кеше югары белем һәм байлык яхшы киләчәккә нигез бирә дип уйлый. Андый сайлау ясаган кешеләр нинди җимешләр урган?

a Бу журналда кайбер исемнәр үзгәртелгән.

b Бу сүзләр Изге Язмаларда Гәләтиялеләргә 6:7 дә язылган. Шул ук принцип татар мәкальләрендә дә чагыла, мәсәлән: «Тигәнәк чәчеп, бодай ура алмассың».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу