Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w21 апрель 26-29 б.
  • «Хәзер мин хезмәтне бик яратам!»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Хәзер мин хезмәтне бик яратам!»
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ШАТЛЫГЫМНЫ ЮГАЛТАМ
  • ЯХШЫ ҮРНӘК КАРАШЫМНЫ ҮЗГӘРТӘ
  • БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ КАЙТА
  • ГОМЕРЛЕК ХЕЗМӘТТӘШ ТАБАМ
  • ХЕЗМӘТТӘ ЯҢА ИШЕКЛӘР АЧЫЛА
  • ЯХШЫРАК ТОРМЫШ БУЛА ДА АЛМЫЙ
  • Ни өчен дога кылырга кирәк?
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Йәһвәнең игелеген ничек «татып» була?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
w21 апрель 26-29 б.
Ванесса Вичини.

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

«Хәзер мин хезмәтне бик яратам!»

ВАНЕССА ВИЧИНИ СӨЙЛӘДЕ

МИН Яңа Зеландиянең Көньяк утравында, Балклута шәһәрчегендә үстем. Балачагымда Йәһвә минем чын дустым иде һәм мин аңа шатланып хезмәт иттем. Җыелыш очрашуларына мин һәрвакыт зур теләк белән йөрдем, һәм анда мин үземне өйдә кебек хис итә идем. Табигатем буенча оялчан бала булсам да, һәр атна мин шатланып вәгазьләдем һәм сыйныфташларым белән башка кешеләргә хакыйкатьне сөйләргә оялмый идем. Мин Йәһвәгә хезмәт итүем белән горурлана идем һәм 11 яшемдә аңа тормышымны багышладым.

ШАТЛЫГЫМНЫ ЮГАЛТАМ

Кызганычка каршы, яшүсмер чакта мин Йәһвәдән читләшә башладым. Сыйныфташларыма барысы да рөхсәт ителгәнгә, алар кебек булырга тели идем. Мин әти-әнием урнаштырган кагыйдәләрне һәм мәсихче нормаларны артык катгый дип саный башладым. Йәһвәгә хезмәт итү минем өчен йөк булып китте. Юк, мин Йәһвәнең барлыгына беркайчан да шикләнми идем, әмма аңардан ераклаштым.

Мин вәгазьләүдән бөтенләй туктадым дип әйтмәс идем, ләкин моны күбрәк күз буяр өчен эшли идем. Хезмәткә барсам да, минем аңа әзерләнгәнем булмады. Шуңа күрә миңа сөйләшүләрне башлау һәм дәвам итү авыр бирелде. Нәтиҗәдә, хезмәт миңа бернинди шатлык китерми башлады һәм җимешләр дә урмадым. Моның аркасында хезмәт миңа тагы да азрак ошый башлады. Мин болай дип уйлый идем: «Ничек моның белән атналар һәм хәтта айлар буе шөгыльләнеп була?!»

Миңа 17 яшь тулгач, мин, күбрәк азатлык теләп, киемнәремне җыйдым да Австралиягә киттем. Әти-әниемә туган йортымны калдырып китүемне күрү бик авыр иде. Алар, минем өчен борчылса да, яңа урында мин Йәһвәгә хезмәт итүемне дәвам итәрмен дип өметләнделәр.

Австралиядә мин рухи яктан тагы да ныграк хәлсезләндем. Очрашуларга мин вакыт-вакыт кына йөрдем һәм җыелыштагы рухи яктан нык булмаган яшьләр белән аралаша башладым. Алар да, минем кебек, бүген җыелышка бара иде, ә иртәгә, клубка барып, эчә һәм төнгә кадәр бии иде. Үткәндәгеләргә карап, мин бер аягым белән — хакыйкатьтә, ә икенчесе белән дөньяда булганымны аңлыйм. Әмма тегендә дә, монда да мин үземне ялгыз хис иттем.

ЯХШЫ ҮРНӘК КАРАШЫМНЫ ҮЗГӘРТӘ

Якынча ике елдан соң мин бер апа-кардәш белән таныштым, һәм ул үзе дә сизмәстән мине тормышым турында уйланырга дәртләндерде. Ул вакытта мин дүрт яшь апа-кардәш белән яшәдем. Бервакыт без район күзәтчесен һәм аның хатыны Тамараны үзебездә тукталырга чакырдык. Тамараның ире җыелыш эшләре белән шөгыльләнгән арада без бергәләп күңелле вакыт үткәрә идек. Миңа бу шулкадәр ошый иде! Тамара бик гади кеше булганга, аның белән аралашу шундый җиңел иде. Мин рухи кешенең шулкадәр шат күңелле була алганына шаккаттым.

Тамара куаныч белән балкып тора иде. Аның хакыйкатьне һәм хезмәтне яратуы бүтәннәрне дә ялкынландыра иде. Ул, Йәһвәгә иң яхшысын биреп, бик шатлыклы иде. Мин исә, Йәһвәгә формаль рәвештә хезмәт итеп, үземне бәхетсез хис итә идем. Миңа аның уңай карашы һәм шатлыклы булуы бик нык тәэсир итте. Ул миңа бик мөһим нәрсәне аңларга булышты: Йәһвә безнең «шатлык белән хезмәт итүебезне» тели (Зәб. 100:2).

БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ КАЙТА

Мин дә, Тамара кебек, тормыштан шундый ук канәгатьлек табарга тели идем. Әмма моның өчен миңа күп нәрсәне үзгәртергә кирәк иде. Билгеле, моның барысы да бер мизгелдә булмады. Әмма мин акрын-акрын үз максатыма ирешә бардым. Иң беренче итеп, мин хезмәткә әзерләнә башладым һәм вакыт-вакыт ярдәмче пионер булып хезмәт иттем. Бу миңа азрак дулкынланырга һәм үземне ышанычлырак хис итәргә булышты. Мин хезмәттә Изге Язмаларны ешрак кулланырга тырыштым, һәм хезмәт миңа күбрәк ошый башлады. Тиздән мин даими рәвештә ярдәмче пионер булып хезмәт итә башладым.

Мин Йәһвәне яраткан һәм җан-тән белән Йәһвәгә хезмәт иткән төрле яшьтәге кардәшләр белән дуслаштым. Аларның яхшы үрнәкләре миңа тормыш максатларымны үзгәртергә булышты. Мин Изге Язмаларны һәр көн укый башладым. Хезмәт миңа күбрәк шатлык китергәнгә, мин гомуми пионер булып киттем. Мин инде күп еллар кичермәгән бәхет хисен татыдым һәм җыелышта үземне өйдә кебек хис итә башладым.

ГОМЕРЛЕК ХЕЗМӘТТӘШ ТАБАМ

Бер елдан соң мин Йәһвәне һәм хезмәтне яраткан Алекс исемле бер игелекле, эчкерсез абый-кардәш белән таныштым. Ул вакытта ул инде алты ел гомуми пионер булып хезмәт итә иде һәм хезмәттәш ярдәмче иде. Өстәвенә, Алекс вәгазьчеләргә ихтыяҗ булган Малави илендә берничә ай булып кайткан иде. Анда ул миссионерлар белән танышкан, һәм аларның үрнәкләре Алексны хезмәтне беренче урынга куярга дәртләндергән.

Без Алекс белән 2003 елда өйләнештек һәм шул вакыттан алып бергә тулы вакытлы хезмәттә катнашабыз. Бу еллар дәвамында без күп нәрсәгә өйрәндек һәм Йәһвәнең фатихаларга юмарт булганын үз тәҗрибәбездә татыдык.

ХЕЗМӘТТӘ ЯҢА ИШЕКЛӘР АЧЫЛА

Ванесса җирле яшь апа-кардәш белән вәгазьли.

Глену шәһәрендә вәгазьлим (Көнчыгыш Тимор)

2009 елда безне Индонезия архипелагында урнашкан Көнчыгыш Тиморда миссионерлар булып хезмәт итәргә чакырдылар. Без бер үк вакытта гаҗәпләндек тә, дулкынландык та. Биш айдан соң без бу илнең башкаласы Дили шәһәренә килеп төштек.

Көнчыгыш Тимор — бу гел башка дөнья иде! Безгә күп нәрсәгә ияләшергә туры килде: яңа культурага, телгә, ризыкка һәм тормыш шартларына. Хезмәттә без еш кына фәкыйрь, кимсетелгән һәм укый-яза белми торган кешеләрне очрата идек. Сугыш күпләрне физик һәм эмоциональ яктан имгәткәнa.

Көнчыгыш Тиморда хезмәт искиткеч иде. Мәсәлән, бер көнне мин 13 яшьлек Марияb исемле бер яшь кызны очраттым. Берничә ел элек аның әнисе үлеп киткән булган, ә әтисе белән ул бик сирәк күрешә иде. Мария, үз яшьтәшләре кебек, тормышта нинди максатлар куярга икәнлеген белми иде. Хәтерлим, ничектер үз хисләре турында сөйләгәндә, ул каты елап җибәрде. Ә мин әйткән сүзләрен аңламый идем, чөнки ул вакытта аның телен белми идем әле. Мин Йәһвәгә дога кылдым һәм ярдәм итсен дип үтендем. Аннары мин аңа Изге Язмалардан берничә юатучы шигырьне күрсәттем. Берничә ел дәвамында мин хакыйкатьнең Марияга ничек тәэсир иткәнен күрдем. Аның тәртибе, тышкы кыяфәте һәм бөтен тормышы бик үзгәрде. Ул суга чумдырылды һәм хәзер үзе Изге Язмалар өйрәнүләре үткәрә. Хәзер Марияның яратучы зур гаиләсе бар.

Йәһвә Көнчыгыш Тиморда вәгазь эшен фатихалый. Күпчелек вәгазьчеләр соңгы ун ел эчендә генә суга чумдырылган булса да, күп кенә кардәшләр пионерлар, хезмәттәш ярдәмчеләр һәм өлкәннәр булып китте. Ә кемдер тәрҗемә офисында хезмәт итә. Мин кардәшләрнең җыелышларда җырлар җырлавын, елмаюын һәм рухи яктан үсүен күрергә шат идем.

Ванесса, Алекс һәм өч җирле абый-кардәш мопедларда Кичәгә чакыруларны таратырга китеп бара.

Кешеләрне Кичәгә чакырыр өчен, Алекс белән билгеләнмәгән территориягә юл тотабыз

ЯХШЫРАК ТОРМЫШ БУЛА ДА АЛМЫЙ

Көнчыгыш Тимордагы хезмәт Австралиядәге хезмәттән бик нык аерылып тора иде. Әмма яхшырак тормышны мин хәтта күз алдыма да китерә алмыйм. Кайвакыт безгә кечкенә автобусларда йөрергә туры килә иде. Ул автобусларда болай да урын юк иде, ә кешеләр, җитмәсә, үзләре белән какланган балык һәм төрле яшелчәләр төяп керә иде. Ә кайвакыт Изге Язмалар өйрәнүләре кечкенә һәм идәнсез өйләрдә үтә иде. Шул өйләрдә бик эссе иде. Өстәвенә, идәндә тавыклар йөгереп йөри иде, әмма, боларның барысына карамастан, мин еш кына: «Монда шундый рәхәт!» — дип уйлый идем.

Ванесса, Алекс һәм башка кардәшләр шыгырым тулы микроавтобуста бара. Өч кардәш тышкы яктан автобусның баскычында басып тора һәм аңа тотынып бара.

Хезмәткә барганда

Мин әти-әниемә мине Йәһвә канунына өйрәткәннәре өчен рәхмәтлемен. Яшүсмер чагымда алар миңа кул селтәмәде һәм мине ныгытып торды. Гыйбрәтле сүзләр 22:6 дагы сүзләрнең хаклыгын мин үз тормышымда татыдым. Әти-әнием безнең белән горурлана. Йәһвәгә хезмәт итүебезне күрү аларга зур шатлык китерә. 2016 елдан алып без Австралазия филиалы карамагындагы территориядә район хезмәтендә катнашабыз.

Балаларга Камил белән Сания турында мультиклар күрсәтәм

Вәгазь эше кайчандыр минем өчен йөк булганына ышану да авыр. Хәзер мин хезмәтне бик яратам! Мин шуны аңладым: тормышта ни генә булмасын, Йәһвәгә бөтен йөрәктән хезмәт итү чын шатлык китерә. Без Алекс белән соңгы 18 ел бергәләп Йәһвәгә хезмәт итәбез, һәм бу тормышымның иң бәхетле чоры. Хәзер мин мәдхия җырлаучы Давытның ни өчен Йәһвә турында: «Синдә сыеныч тапканнарның барысы сөенер, алар һәрчак шатланып аваз салыр. ...Исемеңне сөючеләр синдә сөенеч табар»,— дип әйткәнен аңлыйм (Зәб. 5:11).

Ванесса белән Алекс урамда бер хатын-кыз һәм аның баласы белән өйрәнү үткәрә.

Басынкы кешеләр белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрү — чын фатиха!

a 1975 елдан алып Көнчыгыш Тиморда 20 ел дәвамында бәйсезлек өчен сугыш барган.

b Исем үзгәртелгән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу