Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp22 № 1 12-13 б.
  • 4 | Аллаһы ярдәменә таяныгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 4 | Аллаһы ярдәменә таяныгыз
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалардагы тәгълимат:
  • Бу нәрсәне аңлата?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Изге Язмалар тормышны үзгәртә
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Нәфрәтне ничек җиңәргә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
  • Нәфрәтне җиңеп була!
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
  • Ни өчен нәфрәт учагын сүндерү авыр?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
wp22 № 1 12-13 б.
Кешеләр зур, яктырган, ачык Изге Язмалар китабына таба бара. Шәүләләре аларның элек нәфрәт тулы кешеләр булганнарын чагылдыра.

НӘФРӘТНЕ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

4 | Аллаһы ярдәменә таяныгыз

Изге Язмалардагы тәгълимат:

«Ә рух җимеше — мәхәббәт, шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык, иман, юашлык, тотнаклылык» (ГӘЛӘТИЯЛЕЛӘРГӘ 5:22, 23).

Бу нәрсәне аңлата?

Аллаһы ярдәме белән нәфрәт учагын сүндереп була. Аның изге рухы бездә үзебез ия була алмаган сыйфатларны үстерә ала. Шуңа күрә нәфрәттән арыныр өчен, үз көчегезгә түгел, ә Аллаһының ярдәменә таяныгыз. Шулай итеп сез рәсүл Паул язган сүзләрнең дөреслегенә инанырсыз. Ул болай дигән: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13). Сез шулай ук: «Миңа ярдәм Йәһвәдән килә»,— дип әйтә алырсыз (Зәбур 121:2).

Нәрсә эшләп була?

«Йәһвәнең ярдәме белән мин мәрхәмәтсез кешедән тыныч холыклы кешегә әйләндем» (ВАЛЬДО).

Йәһвәгә дога кылып аның изге рухын сорагыз (Лүк 11:13). Аңардан күркәм сыйфатларны үстерергә ярдәм итсен дип үтенегез. Изге Язмаларда нәфрәткә каршы торырга булышучы сыйфатлар мәхәббәт, тынычлык, түземлек һәм тотнаклылык турында нәрсә әйтелгәнен өйрәнегез. Бу сыйфатларны үз тормышыгызда күрсәтер өчен мөмкинлекләр эзләгез. Шулай ук бу сыйфатларны үстерергә тырышкан башка кешеләр белән аралашыгыз. Алар сезне «мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерә» ала (Еврейләргә 10:24).

Тормыштан алынган мисал. ВАЛЬДО

Кызу холкын үзгәрткән

Вальдо.

Вальдоны бала чагында еш кыйнаганнар, шуңа күрә ул үтә мәрхәмәтсез кеше булып үскән. Ул болай дип сөйли: «Мин наркотик сатучылар белән еш кына кыйнаша идем. Бер очракта ярышташ банда, мине үтерер өчен, киллерны яллады. Ләкин ул мине пычак белән генә яралый алды, һәм мин аңардан качып киттем».

Хатыны Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, Вальдога бу бер дә ошамаган. Ул болай дип сөйли: «Мин Шаһитләрне нәфрәт итә идем һәм күп кенә тапкыр аларга сүгенеп кычкыра идем. Әмма алар һәрвакыт тыныч кала иде».

Вакыт узу белән, Вальдо үзе дә Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ул болай ди: «Миңа белгәннәремне куллану авыр иде. Мин үз начар холкымны беркайчан да үзгәртә алмам дип уйлый идем». Ләкин Изге Язмалардагы бер фикер аның тормышына зур йогынты ясаган.

Вальдо болай дип аңлата: «Минем белән Изге Язмаларны өйрәнгән Алехандро исемле абый-кардәш бер тапкыр мине Гәләтиялеләргә 5:22, 23 не укып чыгарга сорады. Алехандро миңа: „Бу сыйфатларны син үзең генә үстерә алмыйсың, моның өчен Аллаһының изге рухы кирәк“,— дип әйтте. Моны аңлагач, мин гел башкача уйлый башладым».

Аллаһы ярдәменә таянып, Вальдо көчле нәфрәт хисләрен җиңгән. Ул болай ди: «Туганнарым һәм элекке дусларым шулкадәр үзгәргәнемә ышанып бетми». Вальдо болай дип өсти: «Йәһвәнең ярдәме белән мин мәрхәмәтсез кешедән тыныч холыклы кешегә әйләндем».

Вальдоның тәрҗемәи хәлен «Күзәтү манарасы» 2013 ел, 1 октябрь, 12, 13 нче битләрдән укып була.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу