Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w22 гыйнвар 20-25 б.
  • Ни өчен без Искә алу кичәсенә киләбез?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен без Искә алу кичәсенә киләбез?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН МАЙЛАНГАННАР КИЧӘГӘ КИЛӘ?
  • НИ ӨЧЕН КИЧӘГӘ БАШКА САРЫКЛАР КИЛӘ?
  • НИ ӨЧЕН БЕЗ БАРЫБЫЗ ДА КИЧӘГӘ КИЛӘБЕЗ?
  • КИЧӘГӘ КИЛҮ БЕЗГӘ НИНДИ ФАЙДА КИТЕРӘ?
  • Бихисап күп кеше Аллаһыны һәм Мәсихне данлый
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Кичәгә килер өчен куйган тырышлыкларыбызны Йәһвә бик кадерли
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Искә алу кичәсен бәйрәм итү безне берләштерә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Ни өчен без Хуҗабызның кичке ашын үткәрәбез?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
w22 гыйнвар 20-25 б.

4 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Ни өчен без Искә алу кичәсенә киләбез?

«Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (ЛҮК 22:19).

20 ҖЫР Кадерле Улың өчен рәхмәт

БУ МӘКАЛӘДӘa

1, 2. a) Без үлгән якыннарыбызны аеруча кайчан искә алабыз? ә) Гайсә нинди бәйрәмне гамәлгә керткән?

КЫЗГАНЫЧКА КАРШЫ, иртәме-соңмы без якыннарыбызны югалтабыз. Хәтта күп вакыт үтсә дә, без алар турында онытмыйбыз. Һәр ел, аларның үлем көне якынлашканда, без алар турында аеруча күп уйлыйбыз.

2 Һәр ел миллионлаган кеше, Гайсәнең үлемен искә алыр өчен, бергә җыела (1 Пет. 1:8). Ул вакытта без Гайсәнең, безне үлем белән гөнаһтан коткарыр өчен, йолым биргәне турында аеруча күп уйланабыз (Мат. 20:28). Гайсә үзе шулай эшләргә кушкан. Җирдәге тормышының соңгы кичендә ул үз шәкертләренә: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез»,— дип әйткән (Лүк 22:19).

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә килгән кешеләрнең бик азлары гына майланган, күпчелек мәсихчеләр җирдә мәңге яшәргә өметләнә. Ни өчен бу ике төркем Кичәгә килә? Бу аларга нинди файда китерә? Бу мәкаләдә без моны белербез. Әйдәгез, башта майланганнарның ни өчен Кичәгә килгәннәрен исебезгә төшерик.

НИ ӨЧЕН МАЙЛАНГАННАР КИЧӘГӘ КИЛӘ?

4. Ни өчен майланганнар Кичәдә икмәк белән шәрабтан авыз итә?

4 Иң беренче чиратта, Искә алу кичәсе майланганнар өчен үткәрелә. Алар анда икмәк белән шәрабтан авыз итә. Гайсәнең беренче тапкыр Кичәне ничек үткәргәнен исебезгә төшерик. Пасах ризыкларын ашаганнан соң, Гайсә Искә алу кичәсен гамәлгә керткән. Ул 11 тугры рәсүленә икмәк белән шәрабны биргән һәм алардан авыз итәргә кушкан. Гайсә алар белән яңа килешүне һәм Патшалык турындагы килешүне төзегәнb (Лүк 22:19, 20, 28—30). Моның нигезендә рәсүлләр һәм башка майланганнар күктә патшалар һәм руханилар була ала (Ачыл. 5:10; 14:1). Майланганнарның калдыгыc гына Кичәдә икмәк белән шәрабтан авыз итә, чөнки нәкъ алар белән шул килешүләр төзелгән булган.

5. Майланганнар нинди гаҗәеп өметкә ия һәм, аңа ирешер өчен, алар нәрсә эшләргә тиеш?

5 Искә алу кичәсе майланганнарга өметләре турында уйланырга яхшы мөмкинлек бирә. Менә ни өчен алар анда килергә шат. Йәһвә аларга чыннан да гаҗәеп өмет биргән. Алар күктә үлемсез булачак, Гайсә Мәсих һәм инде күккә күтәрелгән майланганнар белән бергә булачак, һәм, тагы да гаҗәбрәге, алар Йәһвәне күрәчәк (1 Көр. 15:51—53; 1 Яхъя 3:2). Майланганнар, андый гаҗәеп өметкә ия булса да, аңа ирешер өчен, үлемгә кадәр тугры булып калырга тиеш (2 Тим. 4:7, 8). Үз өметләре турында уйлану аларга зур шатлык китерә (Тит. 2:13). Ә башка сарыклар турында нәрсә әйтеп була? (Яхъя 10:16) Ни өчен алар Кичәгә килә?

НИ ӨЧЕН КИЧӘГӘ БАШКА САРЫКЛАР КИЛӘ?

6. Ни өчен башка сарыклар Кичәгә килә?

6 Искә алу кичәсенә килгән башка сарыклар аның ничек үтүен күзәтә. «Күзәтү манарасы» 1938 ел, 1 март чыгарылышында болай диелгән: «Башка сарыкларның Кичәгә килүе урынлы. Кичә вакыты алар өчен дә шатлыклы вакыт булырга тиеш». Шулай итеп башка сарыклар Кичәгә беренче тапкыр чакырылган булган. Кунаклар туйга килергә шат булган кебек, башка сарыклар да Кичәгә килергә шат.

7. Ни өчен Кичәдә яңгыраган нотык башка сарыкларны рухландыра?

7 Искә алу кичәсе башка сарыкларга да үз өметләре турында уйланырга яхшы мөмкинлек бирә. Кичәдә яңгыраган нотык аларга күп файда китерә, чөнки бу нотыкта Меңъеллык идарә вакытында булачак фатихалар турында әйтелә. Патша Гайсә Мәсих һәм аның 144 000 хакимдәше җирдә оҗмах урнаштырачак һәм кешелекне камиллеккә китерәчәк. Кичәгә килгән миллионлаган башка сарыкка Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр турында уйлану — мәсәлән, Ишагыя 35:5, 6; 65:21—23 һәм Ачылыш 21:3, 4 тә язылган пәйгамбәрлекләр турында уйлану — зур шатлык китерә. Үзләрен һәм якыннарын яңа дөньяда күз алдына китерү аларның өметләрен ныгыта һәм алга таба да Йәһвәгә хезмәт итәргә көч бирә (Мат. 24:13; Гәл. 6:9).

8. Тагын ни сәбәпле башка сарыклар Кичәгә килә?

8 Башка сарыкларны Кичәгә килергә тагын нәрсә дәртләндерә? Алар майланганнарга үз яратуларын һәм алар яклы булуларын күрсәтергә тели. Аллаһы Сүзендә майланганнар һәм җирдә яшәргә өметләнгән кешеләр арасында якын мөнәсәбәтләр булачак дип пәйгамбәрлек ителгән. Әйдәгез, берничә мисалга игътибар итик.

9. Зәкәрия 8:23 тә язылган пәйгамбәрлек безгә майланганнар белән башка сарыкларның мөнәсәбәтләре турында нәрсә ачыклый?

9 Зәкәрия 8:23 укы. Бу пәйгамбәрлектә майланган мәсихчеләрнең башка сарыклар белән булган җылы мөнәсәбәтләре сурәтләнгән. «Яһүд» һәм «сез» дигән сүзләр бер үк төркемгә — майланганнарның калдыгына карый (Рим. 2:28, 29). Ә «төрле телләрдә сөйләшүче барлык халыклардан булган ун кеше» башка сарыкларны аңлата. Алар «Яһүднең киеменә» ныклап тотына, ягъни майланганнар белән бергә Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлый. Шуңа күрә башка сарыкларның Кичәдә майланганнар белән бергә булуы бик урынлы.

10. Йәһвә Йәзәкил 37:15—19, 24, 25 тә язылган пәйгамбәрлекне ничек үтәгән?

10 Йәзәкил 37:15—19, 24, 25 укы. Бу пәйгамбәрлекне үтәп, Йәһвә, майланганнарны башка сарыклар белән берләштереп, аларга какшамас бердәмлек биргән. Бу пәйгамбәрлектә ике таяк турында әйтелә. «Яһүдкә» дип язылган таяк майланганнарны аңлата. Бу кабиләдән Исраил патшалары сайланган. Ә «Ифраимга» дип язылган таяк җирдә яшәячәк мәсихчеләрне символлаштыраd. Йәһвә бу ике төркемне берләштерергә ниятләгән, һәм бүген алар, патша Гайсә Мәсихкә буйсынып, бердәмлектә хезмәт итә. Ел саен майланганнар һәм башка сарыклар Кичәгә ике аерым төркем буларак түгел, ә бер халык буларак килә, һәм аларның бер Көтүчесе бар (Яхъя 10:16).

11. Маттай 25:31—36, 40 та искә алынган сарыклар Мәсихнең шәкертләренә, иң беренче чиратта, ничек булышлык күрсәтә?

11 Маттай 25:31—36, 40 укы. Бу кинаяле хикәядәге сарыклар җирдә мәңге яшәргә өметләнгән тәкъва кешеләрне аңлата. Соңгы көннәрдә хезмәт итүче бу башка сарыклар майланганнарның калдыгына тугрылык белән ярдәм итә. Иң беренче чиратта, алар моны вәгазь эшендә һәм шәкертләр булдыру эшендә катнашып эшли (Мат. 24:14; 28:19, 20).

12, 13. Башка сарыклар Мәсихнең кардәшләренә тагын ничек булышлык күрсәтә?

12 Кичәгә хәтле берничә атна калганда, башка сарыклар кызыксынган кешеләрне Кичәгә чакыра. Шулай итеп, алар Мәсихнең кардәшләренә ярдәм итә. («Сез Кичәгә әзерләнә башладыгызмы?» дигән рамканы кара.) Күп кенә җыелышларда майланганнар юк, шуңа күрә башка сарыклар үзләре Кичәне үткәрә. Мәсихнең кардәшләренә шулай итеп булышлык күрсәтү башка сарыклар өчен зур шатлык. Гайсә Мәсих башка сарыкларның игелекле эшләрен үзенә күрсәтелгән ярдәм итеп саный (Мат. 25:37—40).

13 Майланганнарның һәм башка сарыкларның Кичәгә килер өчен тагын нинди сәбәпләре бар?

Гайсә үз шәкертләре белән табын артында утырганда Искә алу Кичәсен гамәлгә кертә.

Сез Кичәгә әзерләнә башладыгызмы?

КИЧӘ АЛДЫННАН

  • Кампаниядә актив катнашып, мөмкин кадәр күбрәк кешене бу мөһим очрашуга чакырырга тырышыгыз. Чакырырга теләгән танышларыгызны һәм туганнарыгызны исемлеккә кертегез.

  • Дога кылып, ярдәмче пионер хезмәте турында уйланыгыз.

  • Кичә, йолым, Йәһвәнең һәм Гайсәнең яратуы турында уйланырга булышучы материалны карап чыгыгыз. Мәсәлән, «Йәһвәгә якынлаш» (рус) дигән китапның 14 нче һәм 23 нче бүлеген карап чыгып була. Шулай ук «Яныма кил дә шәкертем бул» (рус) дигән китапның 17 нче бүлеген тикшереп була.

  • «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» дигән брошюрада китерелгән, Кичә белән бәйле өзекләрне укып барыгыз. Гайсәнең соңгы көннәре, үлеме һәм терелтелүе турында уйланырга тырышыгыз.

КИЧӘ КӨНЕНДӘ

  • Кичәгә иртәрәк килегез. Ул чакта сез кунакларны, шул исәптән актив булмаганнарны, җылы каршы ала алырсыз.

  • Нотыкны игътибар белән тыңларга тырышыгыз һәм докладчы китергән шигырьләрне ачып барыгыз.

  • Программа тәмамлангач, берәр кунак белән аралашып алыгыз. Аның сораулары булса, җавап бирегез. Ул кызыксыну күрсәтсә, аның янына килеп китегез я башка кардәш килсен дип сөйләшегез.

КИЧӘДӘН СОҢ

Кызыксынган кешеләргә килеп китегез һәм «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән брошюра буенча өйрәнү тәкъдим итегез.

Ирле-хатынлы пар өйдән өйгә вәгазьләгәндә ир кешегә «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән брошюраны тәкъдим итә.

НИ ӨЧЕН БЕЗ БАРЫБЫЗ ДА КИЧӘГӘ КИЛӘБЕЗ?

14. Йәһвә белән Гайсә ничек бөек мәхәббәт күрсәткән?

14 Без Йәһвәгә һәм Гайсәгә бөек мәхәббәтләре өчен рәхмәтле. Йәһвә үз яратуын төрлечә белдерә. Ә үзенең кадерле Улын җиргә җибәреп, ул аеруча зур мәхәббәт күрсәткән (Яхъя 3:16). Гайсә дә бөек ярату чагылдырган, чөнки ул гомерен теләп биргән (Яхъя 15:13). Без Йәһвә белән Гайсәгә мәхәббәтләре өчен беркайчан да кайтара алмабыз. Шулай да тормыш рәвешебез белән без рәхмәтле булуыбызны күрсәтә алабыз (Көл. 3:15). Кичәгә килеп, без Аллаһының һәм Гайсәнең мәхәббәте турында уйланабыз һәм аларга үз мәхәббәтебезне белдерәбез.

15. Ни өчен майланганнар һәм башка сарыклар йолым корбанын бик кадерли?

15 Без йолым корбанын бик кадерлибез (Мат. 20:28). Йолым нигезендә майланганнарның күккә барырга өметләре чынга ашачак. Алар Мәсихнең корбанына иман иткәнгә, Йәһвә аларны тәкъва дип игълан итә һәм үз балалары итеп кабул итә. Әйе, майланганнарның йолымны кадерләр өчен сәбәпләре бик күп (Рим. 5:1; 8:15—17, 23). Башка сарыклар турында әйткәндә, Мәсихнең түгелгән канына иман иткәнгә, аларның вөҗданнары саф, алар изге хезмәттә катнаша һәм бөек афәтне кичереп чыгарга өметләнә ала (Ачыл. 7:13—15). Кичәгә ел да килеп, майланганнар да, башка сарыклар да йолым өчен рәхмәтле булуларын күрсәтә.

16. Тагын ни сәбәпле без Кичәгә киләбез?

16 Өстәвенә, без Кичәгә Гайсәнең әмерен үтәргә теләгәнгә киләбез. Өметебез нинди генә булмасын, без Гайсәнең «Мине искә алу өчен шулай эшләгез» дигән сүзләрен үзебезгә карата кулланабыз (1 Көр. 11:23, 24).

КИЧӘГӘ КИЛҮ БЕЗГӘ НИНДИ ФАЙДА КИТЕРӘ?

17. Кичәгә килү Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ничек ныгыта?

17 Без Йәһвәгә якынлашабыз (Ягък. 4:8). Инде әйтелгәнчә, Искә алу кичәсе безгә Йәһвә биргән өмет турында һәм аның күрсәткән бөек мәхәббәте турында уйланырга мөмкинлек бирә (Ирм. 29:11; 1 Яхъя 4:8—10). Андый уйлану ярдәмендә Йәһвәгә карата яратуыбыз үсә һәм аның белән дуслыгыбыз ныгый (Рим. 8:38, 39).

18. Гайсәнең мисалы турында уйлану безне нәрсәгә дәртләндерә?

18 Искә алу кичәсе безне Гайсәдән үрнәк алырга дәртләндерә (1 Пет. 2:21). Кичәгә кадәр калган көннәрне без Гайсәнең җирдәге тормышының соңгы көннәре, үлеме һәм терелтелүе турында укыйбыз. Ә Кичәдә яңгыраган нотыкны тыңлап, без Гайсәнең күрсәткән мәхәббәте турында уйланабыз (Эфес. 5:2; 1 Яхъя 3:16). Гайсәнең фидакарь хезмәте турында уку һәм уйлану безне «Гайсә кебек эш итәргә» дәртләндерә (1 Яхъя 2:6).

19. Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

19 Кичә безнең Аллаһы мәхәббәтендә калырга тәвәккәллегебезне ныгыта (Яһүд 20, 21). Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, безгә аны тыңларга, исемен изгеләндерергә һәм Йәһвәнең йөрәген сөендерергә кирәк (Гыйб. сүз. 27:11; Мат. 6:9; 1 Яхъя 5:3). Гайсәнең үлемен искә алу кичәсенә килү безне һәр көн Йәһвәгә «мин синең мәхәббәтеңдә мәңге калырга телим» дип әйтеп яшәргә дәртләндерә!

20. Ни өчен Кичәгә килү мөһим?

20 Без майланганнармы я башка сарыклар санына керәбезме, безнең Искә алу кичәсенә килер өчен сәбәпләребез бик күп. Ел саен бу бәйрәмгә килеп, без яраткан Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең үлемен искә алабыз. Ә иң мөһиме, без Йәһвәнең бөек яратуы турында уйланабыз, чөнки нәкъ ул үз Улын йолым итеп биргән. 2022 елда Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе 15 апрель, җомга көнне, үтәчәк. Без Йәһвәне һәм аның Улын бик яратабыз, шуңа күрә бу мөһим бәйрәмгә килми калмабыз.

ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ ТУРЫНДА ӘЙТКӘНДӘ...

  • ни өчен майланганнар килә?

  • ни өчен башка сарыклар килә?

  • бу бәйрәмгә килү безгә нинди файда китерә?

16 ҖЫР Йәһвә Аллаһыны Улын майлаганы өчен мактагыз!

a Майланган мәсихчеләр дә, җирдә мәңге яшәргә өметләнгән мәсихчеләр дә Искә алу кичәсенә килергә шат. Ни өчен алар моны эшли һәм бу аларга нинди файда китерә? Җавапны бу мәкаләдән белеп була.

b Патшалык турындагы килешү һәм яңа килешү турында күбрәк белер өчен, «Сез „руханилар патшалыгы“ булырсыз» дигән мәкаләне карагыз («Күзәтү манарасы» 2014 ел, 15 октябрь 15—17 б.).

c АҢЛАТМА: «Майланганнарның калдыгы» дигән сүзтезмә әле җирдә яшәүче майланганнарга карый.

d Йәзәкил китабының 37 нче бүлегендә язылган ике таяк турындагы пәйгамбәрлекне яхшырак аңлар өчен, «Саф гыйбадәт торгызылган!» дигән китапның 130—135 нче битләрдәге 3—17 абзацларны кара.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу