Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w22 декабрь 14 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Үткәндә Йәһвә үз хезмәтчеләрен коткарган
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Тормышың үзгәргәндә Алла рухына таян
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • «Мине үз ихтыярыңны кылырга өйрәт»
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Бергәләшеп Йәһвә исемен данлыйк
    Күзәтү манарасы 2007 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
w22 декабрь 14 б.

Укучыларның сораулары

Давыт Зәбур 61:8 дә Аллаһы исемен «мәңге» данлармын дип язган. Бу сүзләр белән Давытның беркайчан да үлмәячәкмен дип әйтәсе килгәнме?

Давыт патша арфа уйнап, җырлый.

Юк. Бу сүзләр Давытның аек фикер йөрткәнен чагылдыра.

Бу һәм башка шигырьләрдә аның нәрсә язганына игътибар итегез: «Вәгъдәләремне көн саен үти-үти, синең исемеңә мәңге мәдхияләр җырлармын», «И Йәһвә Аллаһым, мин сине бөтен йөрәгем белән мактыйм, синең исемеңне мәңге данлармын», «Синең исемеңне мәңге мактармын» (Зәб. 61:8; 86:12; 145:1, 2).

Давытның ул беркайчан үлмәячәк дип әйтәсе килмәгән. Ул гөнаһ өчен җәза үлем икәнен белгән һәм үзенең дә гөнаһлы булуын таныган (Ярат. 3:3, 17—19; Зәб. 51:4, 5). Ул хәтта, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб кебек, Аллаһының тугры хезмәтчеләренең үлгәнен белгән. Давыт үзенең дә иртәме-соңмы үләчәген аңлаган (Зәб. 37:25; 39:4). Әмма Зәбур 61:8 дән күренгәнчә, аның Аллаһыны мәңге, ягъни «гомеренең бар көннәрендә», мактарга көчле теләге булган (2 Иш. 7:12).

18, 51 һәм 52 нче мәдхияләрнең башлангыч сүзләреннән күренгәнчә, кайбер мәдхияләр Давыт тормышындагы вакыйгаларны сурәтли. Давыт Йәһвәне җитәкләп баручы, тукландыручы һәм яклаучы көтүче буларак тасвирлаган. Давыт үзе дә шундый көтүче булган. Шуңа күрә ул «гомеренең бар көннәрендә» Аллаһыга хезмәт итәргә теләгән (Зәб. 23:6).

Шуны да истә тотыйк: Давытны бу сүзләрне язарга Йәһвә рухландырган. Ул шулай ук киләчәктә үтәлергә тиеш булган пәйгамбәрлекләрне дә язган булган. Мәсәлән, Давыт 110 нчы мәдхиядә үзенең Хуҗасы Аллаһының «уң ягында» утырачагы һәм зур хакимлек алачагы турында әйткән. Хуҗа Аллаһының дошманнары өстеннән хакимлек итеп, халыкларны хөкем итәчәк. Давыт язган Хуҗа бу аның токымы. Ул — күктән идарә итәчәк һәм «мәңге рухани» булачак Мәсих (Зәб. 110:1—6). Гайсә 110 нчы мәдхиядәге пәйгамбәрлекнең үзе турында булганын һәм киләчәктә үтәләчәген раслаган (Мат. 22:41—45).

Әйе, Давыт үзе яшәгән вакыт турында да һәм шулай ук киләчәктә, терелтелгәч, Йәһвәне мәңге данлый алачак вакыт турында да язарга рухландырылган булган. Зәбур 37:10, 11, 29 ны да шундый ук мәгънәдә аңлап була: анда борынгы Исраилдәге шартлар да, Аллаһы киләчәктә үз вәгъдәләрен үтәгәч, булачак шартлар да тасвирлана. (Бу чыгарылыштагы «Син минем белән бергә оҗмахта булачаксың» дигән мәкаләнең 8 нче абзацын карагыз.)

Нәтиҗә ясыйк: Зәбур 61:8 һәм аңа охшаш башка шигырьләр Давытның Йәһвәне гомере буе данларга теләгәнен күрсәтә. Бу шигырьләр, шулай ук Давытның киләчәктә, Йәһвә аны терелткәч, нәрсә эшләргә теләгәнен дә күрсәтә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу