Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w22 декабрь 22-27 б.
  • Башкаларга авыр вакытларда булышыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Башкаларга авыр вакытларда булышыгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БАШКАЛАРГА ЭПИДЕМИЯ ВАКЫТЫНДА БУЛЫШЫГЫЗ
  • БАШКАЛАРГА АФӘТ ВАКЫТЫНДА БУЛЫШЫГЫЗ
  • КАРДӘШЛӘРГӘ ЭЗӘРЛЕКЛӘҮЛӘР ВАКЫТЫНДА БУЛЫШЫГЫЗ
  • Авыр вакытларда тыныч калып була
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Өлкәннәр, алга таба да Паулдан үрнәк алыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Мәсихче җыелыш ничек оештырылган?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өлкәннәрне ярдәмгә чакырыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
w22 декабрь 22-27 б.

52 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Башкаларга авыр вакытларда булышыгыз

«Ярдәм итү кулыңнан килгәндә, игелеккә мохтаҗ булганнарга аны күрсәтми калма» (ГЫЙБ. СҮЗ. 3:27).

103 ҖЫР Көтүчеләр — бүләк итеп бирелгән кешеләр

БУ МӘКАЛӘДӘa

1. Йәһвә үз хезмәтчеләренең догаларына еш кына ничек җавап бирә?

БЕЛӘСЕЗМЕ, Йәһвә сезне берәр кемнең ялваруына җавап бирер өчен кулланырга мөмкин. Сез өлкәнме, хезмәттәш ярдәмчеме, пионермы, вәгазьчеме, яшьме, олы яшьтәме, абый-кардәшме я апа-кардәшме — аермасы юк, Йәһвә сезне куллана ала. Йәһвәне яраткан берәр кем аңардан ярдәм сораса, Аллаһы еш кына өлкәннәрне һәм үзенең башка тугры хезмәтчеләрен аның өчен «зур юаныч чыганагы» итә (Көл. 4:11). Йәһвәгә һәм кардәшләребезгә шул рәвешчә хезмәт итү безнең өчен зур хөрмәт! Без кардәшләр өчен эпидемияләр, афәтләр, эзәрлекләүләр вакытында терәк була алабыз.

БАШКАЛАРГА ЭПИДЕМИЯ ВАКЫТЫНДА БУЛЫШЫГЫЗ

2. Эпидемия вакытында ни өчен башкаларга булышу авыр булырга мөмкин?

2 Эпидемия вакытында бер-беребезгә ярдәм итү авыр булырга мөмкин. Әйтик, без берәр дустыбызга барырга телибез, ди. Әмма бу куркынычлар тудыра ала. Я безнең материаль авырлыклары булган берәр кардәшне үзебезгә ашап алырга чакырырга теләгебез бардыр, ләкин бу мөмкин түгел. Без башкаларга ярдәм итәргә ниятлибездер дә, әмма гаиләдәгеләребез чирләп торганга, моны эшли алмыйбыз. Шулай да без кардәшләребезгә булышырга телибез һәм, хәлебездән килгәнне эшләгәндә, Йәһвә моны хуп күрә (Гыйб. сүз. 3:27; 19:17). Без нәрсә эшли алабыз соң?

3. Без Дейзи җыелышындагы өлкәннәрдән ничек үрнәк ала алабыз? (Ирмия 23:4)

3 Өлкәннәр нәрсә эшли ала? Сез өлкән булсагыз, көтүегездәге сарыкларны яхшырак белергә тырышыгыз. (Ирмия 23:4 укы.) Үткән мәкаләдә искә алынган Дейзиb болай ди: «Безнең хезмәт төркемендәге өлкәннәр элек минем һәм башкалар белән бергә вәгазьләде, вакыт үткәрде». Шулай эшләгәнгә, бу көтүчеләргә, Дейзи COVID-19 аркасында кайбер туганнарын югалткач, аңа ярдәм итү җиңелрәк булган.

4. Ни өчен өлкәннәр Дейзига ярдәм итә алган һәм безнең өчен сабак нинди?

4 Дейзи болай дип аңлата: «Өлкәннәр белән дустанә мөнәсәбәттә булганга, мин аларга хисләремне һәм борчуларымны ача алдым». Өлкәннәр өчен сабак нинди? Үзегезгә ышанып тапшырылган сарыкларны әле авырлыклар килгәнче көтегез. Алар белән дуслашыгыз. Эпидемия башлангач аларга килеп-китә алмасагыз, башкача алар белән элемтәгә керегез. Дейзи болай ди: «Кайбер көннәрне, хәтта берничә өлкән миңа шалтыратты я электрон хәбәр җибәрде. Абый-кардәшләр китергән шигырьләрне мин белсәм дә, алар минем күңел кылларымны тибрәтте».

5. Өлкәннәр кардәшләрнең ихтыяҗларын ничек белә ала һәм аларга ничек ярдәм итә ала?

5 Кардәшләрнең нәрсәгә мохтаҗ икәнен аларга әдәпле сораулар биреп белеп була (Гыйб. сүз. 20:5). Аларның җитәрлек ризыклары, дарулары һәм башка кирәк-яраклары бармы? Эшләрен я хәтта яшәү урынын югалту куркынычы юкмы? Аларга хөкүмәттән ярдәм алырга булышырга кирәкмиме? Кардәшләр Дейзига материаль ярдәм күрсәткән. Әмма сынауларын кичереп чыгарга аңа аеруча өлкәннәрнең эмоциональ һәм рухи ярдәме булышкан. Ул болай ди: «Өлкәннәр минем белән бергә дога кылды. Мин аларның нәрсә әйткәннәрен инде хәтерләмим, әмма үземне ничек хис иткәнемне бик яхшы хәтерлим. Йәһвә миңа „мин синең белән“ дип әйткәндәй булды» (Ишаг. 41:10, 13).

Фотографияләр: 1. Бер абый-кардәш Патшалык Залында очрашуны алып бара. Ул планшеттан авыруы аркасында видеоконференция аша кушылган кардәшне күрә. 2. Авырган олы яшьтәге абый-кардәш өендә комментарий бирер өчен кулын күтәрә. Ул кислород аппараты ярдәмендә сулый.

Күп кенә кардәшләр очрашуда актив катнаша, шул исәптән авыру аркасында видеоконференция аша кушылган кардәш тә. Очрашуны алып барган кардәш аларның дәртләндергеч җавапларын ишетергә шат (6 нчы абзацны кара.)

6. Җыелыштагылар бер-берсенә ничек ярдәм итә ала? (Иллюстрацияне кара.)

6 Башкалар ничек ярдәм итә ала? Әлбәттә, кардәшләрне кайгыртуда өлкәннәр үз өсләренә җитәкчелек ала, әмма Йәһвә безнең һәрберебезне кардәшләргә ярдәм итәргә дәртләндерә (Гәл. 6:10). Бераз игътибар күрсәтү дә авырган кардәшкә зур ярдәм була ала. Балалар, берәр кардәшне дәртләндерер өчен, аңа открытка я рәсем җибәрә ала. Яшьләр берәр апа-кардәш өчен кибеткә барып килергә я аның башка йомышын үтәргә мөмкин. Чирләгән кардәшкә ризык әзерләп һәм, саклык чаралары күреп, аңа җиткереп була. Әлбәттә, эпидемия вакытында һәркем дәртләндерүгә мохтаҗ. Бәлки, без очрашудан соң, бераз булса да, кардәшләр белән йөзгә-йөз я видеоконференция аша аралаша алырбыз. Өлкәннәр дә дәртләндерүгә мохтаҗ. Кайбер кардәшләр өлкәннәргә рәхмәт сүзләрен җибәргән, чөнки тегеләре эпидемия вакытында башкаларга ярдәм итәр өчен күп тырышлыклар куя. «Бер-беребезне дәртләндереп һәм ныгытып тору» — чын бәхет! (1 Тис. 5:11)

БАШКАЛАРГА АФӘТ ВАКЫТЫНДА БУЛЫШЫГЫЗ

7. Афәттән соң нинди авырлыклар булырга мөмкин?

7 Афәт кешенең тормышын, күз ачып йомганчы, астын-өскә китерә ала. Андый һәлакәткә эләккән кешеләр милекләрен, йортларын я хәтта якыннарын югалтырга мөмкин. Кардәшләребезне дә андый афәтләр читләтеп үтми шул. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?

8. Өлкәннәр һәм гаилә башлары афәт купканчы нәрсә эшли ала?

8 Өлкәннәр нәрсә эшли ала? Өлкәннәр, кардәшләргә афәткә алдан әзерләнергә булышыгыз. Җыелыштагы һәркем исән калыр өчен нәрсә эшләргә һәм өлкәннәр белән ничек бәйләнешкә керергә икәнен беләме? Үткән мәкаләдә искә алынган Маргрет болай ди: «Безнең өлкәннәребез җыелыш ихтыяҗларын сөйләде. Алар безне янгын чыгарга мөмкин дип кисәтте. Алар хөкүмәтләр эвакуация игълан итсә я тирә-яктагы шартлар куркыныч булып китсә, шундук качып китәргә кушты». Бу мәгълүмат бик урынлы булган. Чөнки нибары биш атна үткәч, көчле янгын купкан. Гаилә башлары, гаилә белән гыйбадәт кылганда, гаиләгездәге һәркемнең ничек эш итәчәген карап чыгыгыз. Үзегез һәм балаларыгыз әзер булсагыз, афәт купкач, тыныч булып кала алырсыз.

9. Өлкәннәр, афәткә кадәр һәм афәт купкач, нинди эшләр башкара?

9 Сез төркем күзәтчесе булсагыз, әле афәт башланганчы, сездә төркемегездәге кардәшләрнең төгәл контактлары һәм адреслары булсын. Исемлек төзегез һәм аны яңартып торыгыз. Шулай эшләсәгез, афәт купкач, сез кардәшләр белән элемтәгә кереп, алар нәрсәгә мохтаҗ икәнен белә алырсыз. Җыйган мәгълүматны шунда ук өлкәннәр советының координаторына тапшырыгыз, ә ул, үз чиратында, аны район күзәтчесенә җибәрер. Андый күмәк тырышлыклар фатихаланмый калмас. Янгын купкач, Маргретның район күзәтчесе 36 сәгать буе йокламаган. Ул өлкәннәрнең эшчәнлеген оештырган һәм тегеләре якынча 450 кардәш белән элемтәгә кереп, алар турында кайгырткан (2 Көр. 11:27). Нәтиҗәдә йортларын калдырып китәргә мәҗбүр булган һәркем өчен яшәү урыны табылган.

10. Ни өчен өлкәннәр көтүче вазифаларын үтәүгә җитди карый? (Яхъя 21:15)

10 Өлкәннәр шулай ук кардәшләргә рухи һәм эмоциональ ярдәм күрсәтә (1 Пет. 5:2). Афәт башлангач, өлкәннәргә, беренче чиратта, кардәшләр исән-саумы, ризыклары, киемнәре һәм яшәү урыннары бармы икәнен белергә кирәк. Әмма афәт үткәннән соң, кардәшләр күп айлар дәвамында рухи һәм эмоциональ ярдәмгә мохтаҗ була ала. (Яхъя 21:15 укы.) Афәтләрдән зыян күргән күп кардәшләр белән очрашкан бер филиал комитетында хезмәт иткән Харолд кардәшнең сүзләре буенча, «эмоциональ яралар төзәлсен өчен вакыт кирәк. Кардәшләр гадәти тормышларына кайтырга мөмкин, әмма һәлак булган якыннары, югалткан кадерле әйберләре я үзләренең чак кына исән калулары турындагы хәтирәләр озакка кала. Андый хәтирәләр вакыт-вакыт кайгы хисен кузгата. Әмма бу иман җитмәвен аңлатмый. Бу — кешеләрнең табигый хисләре».

11. Гаиләләр нинди даими ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин?

11 Өлкәннәр «елаучылар белән бергә елагыз» дигән киңәш буенча эш итә (Рим. 12:15). Афәтне кичереп чыккан кардәшләрне Йәһвәнең һәм кардәшләрнең үзләрен яратуларына ышандырырга кирәк. Өлкәннәр гаиләләргә рухи эшләрне калдырмаска, мәсәлән, дога кылырга, өйрәнергә, очрашуларга йөрергә һәм вәгазь эшендә катнашырга, ярдәм итә. Өлкәннәр, ата-аналарга үз балаларының игътибарларын афәт җимерә алмаган нәрсәләргә тупларга булышыгыз. Ә сез, ата-аналар, балаларыгызга Йәһвәнең һәрчак үзләренең дусты булуын һәм һәрчак үзләренә ярдәм итүен исләренә төшерегез. Шулай ук аларның бөтендөнья кардәшлекнең өлеше булганына һәм кардәшләрнең үзләренә ярдәм кулы сузарга әзер икәненә ышандырыгыз (1 Пет. 2:17).

Бер ирле-хатынлы пар афәттән соң вакытлыча чатырда яшәүче хатынга һәм аның улына ризык һәм башка кирәк-яраклар алып килгән.

Сез яшәгән җирдә афәт үткән булса, сез ярдәм итә аласызмы? (12 нче абзацны кара.)e

12. Афәт булганда, башкалар ничек ярдәм итә ала? (Иллюстрацияне кара.)

12 Башкалар ничек ярдәм итә ала? Афәт якында купса, өлкәннәрдән ничек ярдәм итеп булганы турында сорагыз. Бәлки, сез зыян күргәннәргә я ирекле эшчеләргә вакытлыча яшәү урыны бирә алырсыз. Я сезнең мохтаҗларга ризык яисә башка кирәк-яраклар бирергә мөмкинлегегез бардыр. Афәт еракта булса, сез барыбер ярдәм итә аласыз. Ничек итеп? Шул җирдә яшәүчеләр турында дога кылып (2 Көр. 1:8—11). Шулай ук ярдәм итү эшләренә булышыр өчен, бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр биреп була (2 Көр. 8:2—5). Ә инде афәт булган җиргә барырга мөмкинлегегез булса, өлкәннәргә мөрәҗәгать итегез. Ярдәм итәргә чакырсалар, сез, бәлки, өйрәтү үтәрсез һәм кирәк булган җирдә ярдәм итә алырсыз.

КАРДӘШЛӘРГӘ ЭЗӘРЛЕКЛӘҮЛӘР ВАКЫТЫНДА БУЛЫШЫГЫЗ

13. Эшчәнлегебез тыелган илләрдә кардәшләр нинди авырлыкларга очрый?

13 Эзәрлекләүләр тормышны тагы да катлауландыра. Эшчәнлегебез тыелган илләрдә кардәшләр, башкалар кебек үк, экономик авырлыкларга очрый, чирли һәм якыннарын югалта. Тыю аркасында өлкәннәргә дәртләндерүгә мохтаҗ кардәшләргә килеп китү авырая. Үткән мәкаләдә искә алынган Андрей очрагында да шулай булган. Аның вәгазь төркемендә бер апа-кардәшнең материаль авырлыклары булган. Шулай ук ул авариягә эләккән һәм аңа берничә операция ясарга кирәк булган, җитмәсә, ул эшли алмаган. Тыюга һәм пандемиягә карамастан, кардәшләр аңа ярдәм итә алган. Һичшиксез, Йәһвә аның хәлен күреп торган.

14. Өлкәннәр Йәһвәгә таянганнарын ничек күрсәтә ала?

14 Өлкәннәр нәрсә эшли ала? Андрей дога кылган һәм хәленнән килгәнне эшләгән. Йәһвә аңа ничек җавап биргән? Ул кардәшләрне шул апа-кардәшкә булышырга дәртләндергән. Кайберәүләр аны табибка алып барган, башкалары аңа акча биргән. Йәһвә аларның бердәм, кыю эш итүләрен фатихалаган (Евр. 13:16). Өлкәннәр, тыю вакытында башкалардан ярдәм сорагыз (Ирм. 36:5, 6). Ә иң мөһиме, Йәһвәгә таяныгыз. Ул сезгә кардәшләрне кайгыртырга булыша ала.

15. Эзәрлекләүләр вакытында без ничек бердәмлек саклый алабыз?

15 Башкалар ничек ярдәм итә ала? Тыю вакытында безгә, мөгаен, очрашуларны төркемләп үткәрергә туры килер. Андый чакларда тыныч мөнәсәбәтләр саклау үтә мөһим. Бер-берегез белән түгел, Шайтан белән көрәшегез. Кардәшләрнең хаталарына игътибарыгызны тупламагыз, ә каршылыклар туса, аларны мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә тырышыгыз (Гыйб. сүз. 19:11; Эфес. 4:26). Башкаларның ярдәм сорауларын көтмәгез, ярдәмне үзегез тәкъдим итегез (Тит. 3:14). Өстәрәк искә алынган апа-кардәшкә ярдәм күрсәтелгәч, бу аларның хезмәт төркеменә яхшы яктан тәэсир иткән. Алар бер гаиләдәй, бер-берсенә якынрак булып киткән (Зәб. 133:1).

16. Көләсәйлеләргә 4:3, 18 буенча, без эзәрлекләүләр кичергән кардәшләргә ничек булыша алабыз?

16 Дистәләгән мең кардәш Йәһвәгә тыю вакытында хезмәт итә. Аларның кайберләрен иманнары аркасында төрмәгә ташлаганнар. Без аларның үзләре, гаиләләре турында һәм, аларга рухи, физик һәм юридик яктан ярдәм итәр өчен, азатлыкларын куркыныч астына куйган кардәшләр турында дога кыла алабызc. (Көләсәйлеләргә 4:3, 18 укы.) Сезнең догаларыгыз шул кардәшләргә ярдәм итә ала. Моны беркайчан да онытмагыз (2 Тис. 3:1, 2; 1 Тим. 2:1, 2).

Әти-әниләре үз балалары белән гаилә өйрәнүе үткәрә. Уллары «Даниял. Иман тулы гомер» дигән видеопостановкадан нәрсәгә өйрәнгәнен сөйли.

Сез үз гаиләгезне эзәрлекләүләргә хәзер ничек әзерли аласыз? (17 нче абзацны кара.)

17. Эзәрлекләүләргә ничек әзерләнеп була?

17 Сез үзегез һәм гаиләгез эзәрлекләүләргә әзерләнә аласыз (Рәс. 14:22). Үзегез белән була алган куркыныч нәрсәләрне күз алдына китерергә тырышмагыз. Моның урынына Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне ныгытыгыз һәм балаларыгызга да моны эшләргә булышыгыз. Вакыт-вакыт сезне борчулы хисләр биләп алса, күңелегезне Аллаһыга бушатыгыз (Зәб. 62:7, 8). Гаиләгез белән аңа ни өчен таянып булганы турында фикер алышыгызd. Афәтләр очрагындагы кебек, алдан әзерләнсәгез һәм Йәһвәгә таянсагыз, бу балаларыгызга кыюлык өстәр һәм алар йөрәкләрендә тынычлык саклый алыр.

18. Безне нинди киләчәк көтә?

18 Аллаһы тынычлыгы ярдәмендә без үзебезне имин хис итәбез (Флп. 4:6, 7). Аның ярдәмендә Йәһвә, эпидемияләр, афәтләр һәм эзәрлекләүләргә карамастан, безнең күңелләребезне тынычландыра. Безнең турында кайгыртыр өчен, ул тырыш өлкәннәрне куллана. Шулай ук безнең барыбызның бер-беребезгә ярдәм итәргә мөмкинлеге бар. Без хәзер ия булган тынычлык безгә киләчәктәге сынауларны, хәтта «бөек афәтне» кичереп чыгарга булышыр (Мат. 24:21). Шул вакытларда безгә тынычлык сакларга һәм башкаларга да бу яктан ярдәм итәргә кирәк булачак. Әмма бөек афәттән соң безне борчуга салган бар авырлыклар үткәндә калачак. Без Йәһвә безнең өчен ниятләгән нәрсәгә — камиллеккә һәм бетмәс тынычлыкка шатлана алырбыз (Ишаг. 26:3, 4).

ТҮБӘНДӘГЕ КАТЫ СЫНАУЛАРДА БАШКАЛАРГА НИЧЕК ТЫНЫЧЛЫК САКЛАРГА БУЛЫШЫРГА?

  • Эпидемияләр

  • Афәтләр

  • Эзәрлекләүләр

109 ҖЫР Бер-берегезне эчкерсез яратыгыз

a Йәһвә, авырлыклар кичергәннәргә ярдәм итәр өчен, еш кына үзенең тугры хезмәтчеләрен куллана. Ул, үз хезмәтчеләрен дәртләндерер өчен, сезне дә кулланырга мөмкин. Әйдәгез, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга ничек булыша алганыбызны карап чыгыйк.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

c Филиал һәм төп идарә сезнең хатларыгызны төрмәдә утыручы кардәшләргә тапшыра алмый.

d «Күзәтү манарасы» 2019 ел, июль чыгарылышындагы «Эзәрлекләүләргә бүгеннән үк әзерләнегез» дигән мәкаләне карагыз.

e ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Бер ирле-хатынлы пар афәттән соң вакытлыча чатырда яшәүче гаиләгә ризык алып килгән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу