Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w23 ноябрь 26-30 б.
  • Йәһвә белән мин бернәрсәдән дә курыкмыйм!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә белән мин бернәрсәдән дә курыкмыйм!
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНЫРГА ӨЙРӘНӘМ
  • СУГЫШ ВАКЫТЫНДА ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНАМ
  • НИГЕР ИЛЕНДӘ БУЛГАН ЭЗӘРЛЕКЛӘҮЛӘР
  • «БЕЗНЕҢ ГВИНЕЯДӘ ПАТШАЛЫК ЭШЕ НИЧЕК АЛЫП БАРЫЛГАНЫ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ ЮК»
  • ЙӘҺВӘГӘ БЕРГӘЛӘП ТАЯНАБЫЗ
  • ЙӘҺВӘ — ЯКЛАУЧЫБЫЗ
  • Хезмәтне киңәйтү мөмкинлекләре
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Бай рухи мираска ия булганга, без рухи яктан «гөрләп үстек»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Тугрыларның чәчәк атуын күрдем
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
w23 ноябрь 26-30 б.
Израэль Итаджоби.

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвә белән мин бернәрсәдән дә курыкмыйм!

ИЗРАЭЛЬ ИТАДЖОБИ СӨЙЛӘДЕ

МИННӘН үзем турында сөйләүләрен сораганда, мин еш кына болай дип җавап бирәм: «Мин Йәһвә кулындагы чемодан!» Минем шуны әйтәсем килә: чемодан кайда барасын хәл итми, моны аның хуҗасы хәл итә. Нәкъ шулай ук мин дә, Йәһвә һәм аның оешмасы мине кая җибәрсә, шунда барырга әзермен. Гомерем буена минем бик күп төрле йөкләмәләрем булды. Кайберләре бик авыр һәм хәтта куркыныч иде, әмма мин шуны аңладым: әгәр дә мин Йәһвәгә таянсам, миңа куркасы юк.

ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНЫРГА ӨЙРӘНӘМ

Мин 1948 елда Нигериянең көньяк-көнбатышындагы бер авылда тудым. Шул вакытларда әтиемнең энекәше Мостафа́ һәм олы абыйларымның берсе Ваха́би Йәһвә Шаһитләре булып киткән. Миңа 9 яшь тулгач, әтием үлеп китте. Мин бик кайгырдым. Әмма Вахаби абыем, әтием терелтелгәч, без аны яңадан күрәчәкбез дип әйтте. Моның турында белгәч, мин Изге Язмаларны өйрәнергә теләдем. 1963 елда мин суга чумдырылдым. Тиздән өч абыем да Йәһвә Шаһитләре булып китте.

1965 елда мин Лагоста яшәгән олы абыем Уи́лсон янына күчендем. Анда «Игбо́би» исемле җыелышта мин гомуми пионерлар белән дуслашып киттем. Аларның шатлыклы һәм хезмәттә ашкынучан булулары миңа нык тәэсир итте. Шуңа күрә 1968 елның гыйнварында мин дә пионер булып киттем.

Бәйтелдә хезмәт иткән А́льберт Олубе́йби яшьләр өчен махсус очрашу оештырды. Ул Нигериянең төньягында махсус пионерларга бик зур ихтыяҗ булганы турында сөйләде. Аның сүзләре безне ничек ялкынландырып җибәргәне әле һаман да исемдә. «Сез яшь. Сезнең вакытыгыз һәм көчегез бар. Боларның барысын Йәһвә өчен кулланыгыз. Сезне бик күп эш көтә!» — диде ул. Мин Ишагыя кебек, Йәһвә мине кая җибәрсә, шунда барырга әзер идем (Ишаг. 6:8). Шуңа күрә махсус пионер булып хезмәт итәр өчен гариза тутырдым.

1968 елның маенда мине Нигериянең төньягындагы Кано шәһәренә махсус пионер итеп билгеләделәр. Ул вакытта Биафра сугышы бара иде (1967—1970). Сугыш илнең төньягында күп михнәтләр китерде, ә соңрак ул илнең көнчыгышына күчте. Җыелышымдагы бер абый-кардәшнең мине анда бармаска күндерергә теләгәне әле дә хәтеремдә. Мин аңа болай дигән идем: «Минем өчен борчылуыңа рәхмәт. Әмма Йәһвә минем анда хезмәт итүемне тели икән, аның минем турында кайгыртачагына мин бер тамчы да шикләнмим».

Израэль Итаджоби яшәгән һәм хезмәт иткән Көнбатыш Африканың кайбер җирләрен күрсәтүче карта: Конакри (Гвинея); Сьерра-Леоне; Ниамей (Нигер); Кано, Орисунбаре һәм Лагос (Нигерия).

СУГЫШ ВАКЫТЫНДА ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНАМ

Канодагы хәлләр бик яман иде. Гражданнар сугышы бу зур шәһәрне тулысынча җимергән. Кайвакыт хезмәт иткәндә, без урамда мәетләр күрә идек. Канода берничә җыелыш булса да, абый-кардәшләрнең күпчелеге качып китәргә мәҗбүр булган. Шәһәрдә вәгазьчеләрнең саны 15 кә дә җитми иде, алары да бик нык курыккан һәм боеккан иде. Безнең, алты махсус пионерның, килүенә бу абый һәм апа-кардәшләр бик нык шатланды. Без аларга җыелыш очрашуларын яңадан үткәрә башларга һәм хезмәтне дәвам итәргә ярдәм иттек. Алар рухланып китте һәм филиалга хезмәт турында отчетлар һәм басмаларга заказлар җибәрә башлады.

Без җирле телне — хауса телен өйрәнә башладык. Кешеләр аларның телләрендә сөйләшкәнебезне күргәндә, Патшалык турындагы хәбәрне теләбрәк тыңлады. Әмма шул шәһәрнең дин тарафдарларына безнең вәгазебез бер дә ошамады. Шуңа күрә сак булырга тырыштык. Бер вакыт хезмәттә безне кулына пычак тоткан бер ир-ат куып барды. Бәхеткә каршы, без аңа караганда, тизрәк йөгердек һәм ул безне куып тота алмады. Шундый экстремаль шартларга карамастан, без Йәһвә белән үзебезне тыныч хис иттек (Зәб. 4:8). Йәһвә Шаһитләренең саны әкренләп үсә барды. Бүген Канодагы 11 җыелышта 500 дән артык вәгазьче хезмәт итә.

НИГЕР ИЛЕНДӘ БУЛГАН ЭЗӘРЛЕКЛӘҮЛӘР

Ниамейда (Нигер) махсус пионер булып хезмәт итәм

Канода берничә ай хезмәт иткәннән соң, 1968 елның августында мине һәм тагын ике махсус пионерны Нигер Республикасының башкаласы Ниамейга билгеләделәр. Бик тиздән без Нигер бу — планетабызның иң эссе урыннарының берсе икәнен аңладык. Әмма түзә алмаслык эсселек бердәнбер авырлык түгел иде. Безгә илнең рәсми телен — француз телен дә өйрәнергә туры килде. Бу җиңел булмаса да, без Йәһвәгә таяндык һәм берничә җирле вәгазьче белән башкалада вәгазьли башладык. Тиздән Ниамейда яшәүче укый белгән һәркемнең «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» дигән китабы бар иде. Бу китапны алыр өчен, кешеләр хәтта үзләре безне эзләп таба иде!

Хөкүмәт Йәһвә Шаһитләрен өнәп бетермәгәнен бик тиз белгертте. 1969 елның июлендә илнең беренче район конгрессы үтәргә тиеш иде. Анда якынча 20 кеше җыелды, һәм без ике абый-кардәшнең суга чумдырылуын түземсезлек белән көттек. Әмма беренче көнне үк полиция, килеп, программаны туктатты. Махсус пионерларны һәм район күзәтчесен участокка алып киттеләр, безнең барыбыздан да сорау алдылар һәм икенче көнне тагын килергә куштылар. Алга таба нәрсә булачагын абайлап алгач, без суга чумдырылу нотыгын бер өйдә оештырдык һәм яшерен рәвештә елгада суга чумдыру үткәрдек.

Берничә атнадан соң Тышкы эшләр министрлыгы безгә, алты махсус пионерга, илдән китәргә боерды. Җыенырга безгә нибары 48 сәгать бирелде, һәм чыгымнарны да без үзебез капларга тиеш идек. Без алар кушканча эшләдек һәм, Нигериянең филиалына барып, яңа билгеләнүләр алдык.

Мине Нигериянең Орисунба́ре дигән авылына билгеләделәр. Андагы кечкенә төркем белән хезмәттәшлек итү миңа күп шатлык китерде. Әмма ярты елдан соң мине яңадан Нигерга кайтырга сорадылар. Мин башта бик нык гаҗәпләндем һәм борчылдым. Шул ук вакытта Нигердагы кардәшләр белән дә очрашасым килде.

Мин яңадан Ниамейга килдем. Икенче көнгә үк Нигериядән булган бер бизнесмен белән таныштым. Ул, минем Йәһвә Шаһите икәнемне белгәч, Изге Язмалар турында бик күп сораулар яудыра башлады. Шулай итеп өйрәнү башланды. Вакыт узу белән ул тәмәке тартуын, эчүен ташлады һәм суга чумдырылды. Нигерда үткәргән вакыт дәверендә миңа аның төрле төбәкләрендә хезмәт итәргә туры килде. Әкрен генә булса да, җыелышка яңа кешеләрнең кушылуын күрү күңелле иде. Мин беренче тапкыр монда килгәндә, бөтен илгә 31 Йәһвә Шаһите иде, ә киткәндә, 69 булды.

«БЕЗНЕҢ ГВИНЕЯДӘ ПАТШАЛЫК ЭШЕ НИЧЕК АЛЫП БАРЫЛГАНЫ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ ЮК»

1977 елның декабрендә мин Нигериягә махсус өч атналык курс үтәр өчен кайттым. Укудан соң филиал комитетының координаторы Ма́лком Ва́йго Сье́рра-Лео́недагы филиалдан килгән хатны укырга бирде. Кардәшләр Гвинеядә район күзәтчесе булып хезмәт итә алачак кешене эзли иде. Аларга өйләнмәгән, яхшы сәламәтлеге булган пионер һәм, шуңа өстәп, инглиз һәм француз телен белүче кирәк иде. Ва́йго кардәш мине нәкъ шул йөкләмә өчен өйрәткәннәре турында әйтте һәм бу йөкләмәнең бер дә җиңел булмаячагын ассызыклады. Шуңа күрә ул барысын яхшылап уйларга киңәш итте. Әмма мин шунда ук: «Мине Йәһвә җибәрә икән, мин риза»,— дип әйттем.

Сьерра-Леонега очып килгәч, мин филиал комитетыннан булган кардәшләр белән очраштым. Аларның берсе миңа: «Безнең Гвинеядә Патшалык эше ничек алып барылганы турында мәгълүмат юк»,— дип әйтте. Сьерра-Леоне филиалы күрше Гвинеядәге вәгазь эше өчен җаваплы булса да, авыр сәяси шартлар аркасында аларның андагы җыелышлар белән элемтәләре өзелгән. Алар анда берничә тапкыр кардәшләрне җибәреп караган, әмма бу уңай нәтиҗәләргә китермәгән. Шуңа күрә миңа, Гвинея башкаласы Конакрига́ барып, анда яшәү өчен рөхсәт сорап карарга куштылар.

«Мине Йәһвә җибәрә икән, мин риза»

Конакрига килеп җиткәч, мин Нигериянең илчелегенә барып, илче белән күрештем. Аңа Гвинеядә вәгазьләргә телим дип әйттем. Ул бу бик куркыныч: мине кулга алырга я хәтта миңа берәр начарлык эшләргә мөмкиннәр дип кисәтте. «Кире Нигериягә кайт һәм анда вәгазьлә!» — дип киңәш бирде ул. «Мин монда калырга җыенам»,— дидем мин аңа. Шунда ул Гвинеянең Эчке эшләр министрлыгына миңа ярдәм итүен сорап хат язды һәм министр мине яхшы кабул итте.

Шуннан соң мин, Сьерра-Леонедагы филиалга барып, Йәһвә мине ничек итеп фатихалаганы турында сөйләп бирдем. Миңа Гвинеядә яшәү өчен рөхсәт биргәннәрен белгәч, кардәшләр бик куанды!

Израэль, елмаеп, үз әйберләрен күтәреп бара.

Сьерра-Леонедә район хезмәте вакытында

1978 елдан алып 1989 елга кадәр мин Гвинеядә һәм Сьерра-Леонеда район күзәтчесе булып һәм Либе́риядә район күзәтчесенең урынбасары булып хезмәт иттем. Баштарак мин бик еш авырдым. Кайчак бу, мин ерак авылларга барганда, булды. Әмма кардәшләр, мине хастаханәгә алып барыр өчен, кулларыннан килгәннең барысын да эшләде.

Бервакыт мин маляриянең авыр формасы белән чирләп киттем һәм, җитмәсә, моңа суалчаннар да өстәлде. Ахыр чиктә терелгәч, мин кардәшләрнең мине кайда җирләргә икән дип уйлый башлаганнары турында белдем. Бу барлык авырлыкларга карамастан, билгеләнүемне калдырырга дигән уй башыма да килмәде. Чөнки мин Йәһвә белән бернәрсәдән дә куркасы юк икәненә инанган идем. Ул бит хәтта үлгәннәрне терелтә ала!

ЙӘҺВӘГӘ БЕРГӘЛӘП ТАЯНАБЫЗ

Израэль белән Дөркәс туй көнендә.

Туебыз көне (1988 ел)

1988 елны мин басынкы, рухи пионер булган Дөркәс исемле апа-кардәшне очраттым. Без өйләнешкәннән соң, район хезмәтен бергәләп дәвам иттек. Дөркәс минем яратучан һәм фидакарь ярдәмчем булып китте. Кайвакыт безгә, җыелышларга килеп китәр өчен, 25 километр араны, әйберләребезне күтәреп, җәяү барырга туры килә иде. Ә тагы да ераграк урнашкан җыелышларга без пычрак һәм сикәлтәле юллардан йөри алган машиналарда бардык.

Дөркәснең кыюлыгы мине һәрвакыт таң калдыра иде. Кайчак безгә крокодиллар мыжлап торган елгаларны үтәргә туры килә иде. Бервакыт безгә шундый елга аша үтәргә туры килгәндә, агач күпернең җимерелгәне ачыкланды. Шуңа күрә без елганы каноэда кичтек. Һәм менә Дөркәс, каноэдан чыгарга дип баскач, суга егылып төште. Беребез дә йөзә белми иде. Бәхеткә каршы, берничә яшь егет, шундук елгага чумып, хатынымны ярга чыгарды. Шул вакыйгадан соң берникадәр вакыт безне куркыныч төшләр интектерде, әмма без барыбер хезмәтебезне дәвам иттек.

Джагифт белән Эрик Патшалык Залы янында.

Балаларыбыз Джагифт белән Эрик — Йәһвәдән бүләкләребез

1992 елның башында безне сюрприз көтте. Без тиздән әти-әни булачагыбызны белдек. Безнең махсус хезмәтебез моның белән тәмамланыр микәнни? Алай да: «Йәһвә безгә бүләк бирде!» — дип уйладык. Шуңа күрә кызыбызга Джагифт («Йәһ бүләге» дигән мәгънәсе) дигән исем куштык. Дүрт елдан соң Джагифтның энесе Эрик туды. Йәһвәнең бу бүләкләре безне әле дә сөендереп тора. Джагифт берникадәр вакыт Конакридагы тәрҗемә офисына ярдәм итеп торды, ә Эрик — хезмәттәш ярдәмче.

Израэль белән Дөркәс һәм балалары Джагифт белән Эрик Патшалык Залы алдында.

Дөркәскә махсус тулы вакытлы хезмәтне калдырып торырга туры килсә дә, ул балаларны тәрбияләгән вакытта гомуми пионер булып хезмәт итте. Ә мин махсус пионер хезмәтемне дәвам иттем. Балаларыбыз үскәч, Дөркәсне яңадан махсус пионер итеп билгеләделәр. Бүгенге көндә без хатыным белән Конакрида миссионерлар булып хезмәт итәбез.

ЙӘҺВӘ — ЯКЛАУЧЫБЫЗ

Йәһвә мине кая җибәрсә, мин шунда бара идем. Без Йәһвәнең күп тапкырлар яклавын һәм ярдәмен күрдек. Күктәге Атабызга карата ышанычыбыз безне күп кенә проблемалардан, шул исәптән материаль нәрсәләргә өметләнүдән, яклап торды. Без үз тәҗрибәбездән Йәһвә чын яклау бирә икәненә инандык (1 Елъ. 16:35). Әйе, Йәһвә аңа таянган кешеләрнең «җанын гомер төенчегенә нык итеп төйнәп куя» (1 Иш. 25:29).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу