14 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
56 ҖЫР Хакыйкать юлы тормышың юлы булсын
«Җитлеккәнлеккә омтылыйк»
«Җитлеккәнлеккә омтылыйк» (ЕВР. 6:1).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булган мәсихченең ничек Аллаһы ихтыяры буенча фикер йөрткәнен һәм эш иткәнен белегез.
1. Йәһвә бездән нәрсә көтә?
ИРЛЕ-ХАТЫНЛЫ парларның иң бәхетле чакларының берсе — бу бала туу вакыты. Әти-әниләр, үз сабыен бик яратсалар да, аның мәңге шундый булып калуын теләми. Балалары үсмәсә, алар хәтта бик борчыла башлар. Йәһвә дә, безнең, Мәсих шәкертләре буларак, беренче рухи адымнарыбызны күреп, бик сөенә. Әмма ул безнең һәрвакыт рухи сабыйлар булып калуыбызны теләми (1 Көр. 3:1). Ул безнең «җитлеккән» мәсихчеләр булуыбызны тели (1 Көр. 14:20).
2. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
2 Җитлеккән мәсихче булу нәрсәне аңлата? Рухи җитлеккәнлеккә ничек ирешергә? Каты рухи ризык рухи үсешкә ничек тәэсир итә? Ни өчен үз-үзебезгә чиктән тыш ышанудан сакланырга кирәк? Бу мәкаләдә шушы сорауларга җавап биреләчәк.
ҖИТЛЕККӘН МӘСИХЧЕ КЕМ УЛ?
3. Җитлеккән мәсихче булу нәрсәне аңлата?
3 Изге Язмаларда «җитлегү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе шулай ук «камил» һәм «тулы» булуны аңлатаa (1 Көр. 2:6). Бала, үсеп, балигъ кеше булып киткән кебек, без дә, рухи яктан үсеп, җитлеккән мәсихчеләр булып китәбез. Әлбәттә, бу максатка ирешкәч тә, безгә рухи яктан үсүебезне дәвам итәргә кирәк (1 Тим. 4:15). Безнең барыбыз да, шул исәптән яшьләр дә, рухи яктан җитлеккән була ала. Әмма мәсихченең җитлеккән булуы нәрсәдән күренә?
4. Җитлеккән мәсихчене сурәтләп бирегез.
4 Аллаһының күрсәтмәләре турында әйткәндә, җитлеккән мәсихче сайланып тормый. Ул бар кануннарны үти. Әлбәттә, камилсез булганга, ул хаталар кыла. Шулай да көндәлек тормышыннан аның Аллаһының ихтыяры буенча фикер йөрткәне һәм эш иткәне күренә. Ул яңа шәхес булып киенгән һәм Аллаһының фикер йөртүен чагылдырырга тырыша (Эфес. 4:22—24). Ул Аллаһының кануннарына һәм принципларына нигезләнгән яхшы карарлар кабул итәргә өйрәнгән. Шуңа күрә аңа күрсәтмәләрнең озын исемлеге кирәк түгел. Берәр карар кабул итсә, ул, аны үтәр өчен, бар тырышлыкларын куя (1 Көр. 9:26, 27).
5. Җитлекмәгән мәсихчегә нинди куркынычлар яный? (Эфеслеләргә 4:14, 15)
5 Икенче яктан, җитлекмәгән мәсихче «хәйләкәр кешеләрнең алдау ятьмәләренә эләгергә», шулай ук имеш-мимешләргә һәм мөртәтләргә җиңел генә ышанырга мөмкинb. (Эфеслеләргә 4:14, 15 укы.) Ул көнләшергә, ызгышлар тудырырга, үпкәләргә я вәсвәсәләргә бирелергә һәвәс (1 Көр. 3:3).
6. Рухи һәм физик үсешнең нинди уртак яклары бар? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
6 Инде искә алынганча, Изге Язмаларда рухи үсеш физик үсеш белән чагыштырыла. Бала күп нәрсәне белми, шуңа күрә аңа олыларның яклавы һәм җитәкчелеге кирәк. Мисал өчен, әни кеше, юлны кичәргә кирәк булганда, кызын җитәкләп бара. Кызы үсә төшкәч, әнисе аңа юлны үзенә генә кичәргә рөхсәт итә. Әмма як-якка карарга кирәклеген исенә төшерә. Шул кыз, үсеп җиткәч, андый куркынычлардан үзе саклана ала. Яшьләргә, куркынычлардан сакланыр өчен, олыларның ярдәме кирәк булган кебек, җитлекмәгән мәсихчеләргә дә, рухи куркынычлардан сакланыр өчен һәм акыллы карарлар кабул итәр өчен, җитлеккән мәсихчеләрнең ярдәме кирәк. Ә җитлеккән мәсихчеләр, карар кабул итәр алдыннан, Йәһвәнең фикер йөртүен аңлар өчен, Изге Язмалардагы принциплар нигезендә уйлана һәм аннары белгәннәрен куллана.
Җитлекмәгән мәсихчеләргә Изге Язмалардагы принциплар нигезендә акыллы карарлар кабул итәргә өйрәнергә кирәк (6 нчы абзацны кара.)
7. Җитлеккән мәсихчеләргә башкаларның ярдәме кирәкме?
7 Бу җитлеккән мәсихчеләргә беркайчан да башкаларның ярдәме кирәкми дигәнне аңлатамы? Юк. Җитлеккән мәсихчеләргә дә кайвакыт башкаларның ярдәме кирәк булырга мөмкин. Әмма җитлекмәгән мәсихче үзенә нәрсә эшләргә кирәклеген я башкаларның үзе өчен карарлар кабул итүен сорарга мөмкин. Ә җитлеккән кардәш, тәҗрибәле мәсихчедән ярдәм сораганда, «үз йөген үзе йөртергә» тиешлеген аңлый (Гәл. 6:5).
8. Җитлеккән мәсихчеләр бер-берсеннән нәрсә белән аерылып тора?
8 Балигъ кешеләр бер-берсеннән аерылып торган кебек, җитлеккән мәсихчеләрнең дә һәрберсе уникаль: берсе бик акыллы, икенчесе бик кыю, өченчесе бик юмарт, ә дүртенчесе бик шәфкатьле. Өстәвенә, бер үк хәлгә эләккән ике җитлеккән мәсихче Изге Язмаларга каршы килмәгән төрле карарлар кабул итәргә мөмкин. Андый хәл аеруча вөҗдан белән бәйле сораулар туганда була. Моны аңлап, алар бер-берсен хөкем итми, ә бердәмлек сакларга тырыша (Рим. 14:10; 1 Көр. 1:10).
РУХИ ҖИТЛЕККӘНЛЕККӘ НИЧЕК ИРЕШЕРГӘ?
9. Рухи үсеш үзеннән-үзе барамы? Аңлатыгыз.
9 Бала табигый рәвештә үсә, ә рухи үсеш үзеннән-үзе бармый шул. Моны бер мисал күрсәтә. Көринттәге мәсихчеләр яхшы хәбәрне кабул иткәннәр, суга чумдырылганнар, аларга изге рух иңгән һәм рәсүл Паул аларны өйрәткән (Рәс. 18:8—11). Шулай да еллар узгач, күп кенә көринтлеләр тәки җитлеккән мәсихчеләр булып китмәгән (1 Көр. 3:2). Ә безгә андый хәлгә эләкмәс өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
10. Рухи җитлеккәнлеккә ирешер өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? (Яһүд 20)
10 Рухи җитлеккәнлеккә ирешер өчен, безгә, иң баштан, җитлеккән булырга теләк үстерергә кирәк. «Тәҗрибәсезлекне сөючеләр» һәм рухи сабыйлар булып калырга теләүчеләр беркайчан да җитлеккәнлеккә ирешмәячәк (Гыйб. сүз. 1:22). Без үсеп җиткән, әмма әти-әнисенең үзе өчен карарлар кабул итүен теләгән кеше кебек булырга теләмибез. Киресенчә, рухи үсешебез өчен, без үзебез җаваплы булырга телибез. (Яһүд 20 укы.) Рухи җитлеккәнлеккә омтылсагыз, Йәһвәдән «эш итәр өчен, сездә теләк уятсын һәм көч бирсен» дип сорагыз (Флп. 2:13).
11. Йәһвә безгә мәсихче җитлеккәнлеккә ирешергә ничек булыша? (Эфеслеләргә 4:11—13)
11 Йәһвә безгә җитлеккәнлеккә ирешергә төрлечә булыша. Мәсәлән, мәсихче җыелышта «көтүчеләр һәм өйрәтүчеләр» бар. Алар безгә «Мәсих җитлеккәнлегенә ирешергә» булыша. (Эфеслеләргә 4:11—13 укы.) Йәһвә шулай ук безгә, «Мәсихнең уй-фикерләренә ия» булырга ярдәм итәр өчен, изге рухын бирә (1 Көр. 2:14—16). Өстәвенә, Аллаһы безгә дүрт Яхшы хәбәрне биргән һәм аларда Гайсәнең нәрсәләр әйткәне, ничек фикер йөрткәне һәм эш иткәне сурәтләнә. Аңардан үрнәк алып, без мәсихче җитлеккәнлеккә ирешә алырбыз.
КАТЫ РУХИ РИЗЫКНЫҢ РОЛЕ НИНДИ?
12. Мәсих турындагы башлангыч тәгълиматлар нәрсә ул?
12 Мәсихче җитлеккәнлеккә ирешер өчен, безгә «Мәсих турындагы башлангыч тәгълиматлар» белән, ягъни Изге Язмалардагы төп тәгълиматлар белән, генә чикләнергә кирәк түгел. Андый тәгълиматларга тәүбә итү, Аллаһыга иман итү, суга чумдырылу, үлгәннәрнең терелүе керә (Евр. 6:1, 2). Алар мәсихче диненең нигезе булып тора. Менә ни өчен рәсүл Петер Илленче көн бәйрәменә җыелган халыкка шул тәгълиматларны сөйләгән (Рәс. 2:32—35, 38). Мәсихнең шәкертләре булыр өчен, безгә башлангыч тәгълиматларны кабул итәргә кирәк. Мәсәлән, Паул терелеп торуны кире каккан кешеләр Мәсихнең шәкертләре була алмый дигән (1 Көр. 15:12—14). Әмма безгә хакыйкатьнең төп тәгълиматлары белән генә канәгатьләнергә кирәкми.
13. Еврейләргә 5:14 тә искә алынган каты рухи ризык безгә файда китерсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
13 Башлангыч тәгълиматлардан аермалы буларак, каты рухи ризык Йәһвәнең кануннарын гына түгел, ә шулай ук аның принципларын да үз эченә ала. Ә алар безгә аның фикер йөртү рәвешен аңларга булыша. Андый ризык безгә файда китерсен өчен, безгә Аллаһы Сүзен өйрәнергә, укыганнарыбыз турында уйланырга һәм белгәннәребезне кулланырга кирәк. Шулай эшләп, без Йәһвә хуп күргән карарлар кабул итәргә өйрәнәбезc. (Еврейләргә 5:14 укы.)
Каты рухи ризык ярдәмендә Йәһвә хуп күргән карарлар кабул итәргә өйрәнеп була (13 нче абзацны кара.)d
14. Паул көринтлеләргә җитлеккән булып китәргә ничек булышкан?
14 Изге Язмалардагы принциплар нигезендә уйланырга кирәк булганда, җитлекмәгән мәсихчеләргә еш кына карарлар кабул итү авыр. Изге Язмаларда кирәкле канун булмаса, кайберәүләр ничек теләсәләр, шулай эшләп була дип уйлый. Башкалар кагыйдә кирәк булмаган урында да кагыйдә эзли. Мәсәлән, Көринттәге мәсихчеләр, күрәсең, Паулдан потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ярыймы, юкмы дип сораган. Аларга нәрсә эшләргә кирәклеген әйтер урынына, Паул вөҗданны исәпкә алырга кирәклеген һәм һәркемнең «сайларга хакы» барлыгын күрсәткән. Ул, кайбер принципларны телгә алып, аларга вөҗданнарына каршы килмәгән һәм башкаларга киртә булмаган карарлар кабул итәргә булышкан (1 Көр. 8:4, 7—9). Паул көринтлеләрнең кеше фикеренә я кагыйдәләргә түгел, ә Аллаһы Сүзенә таянуларын теләгән. Шулай эшләп, алар җитлеккән мәсихчеләр булып китәр иде.
15. Паул еврей мәсихчеләренә рухи яктан үсәргә ничек булышкан?
15 Паулның еврей мәсихчеләренә язылган хатында кыйммәтле сабаклар бар. Кайберәүләр рухи үсүдән туктаган, аларга «каты [рухи] азык түгел, ә янә сөт кирәк» булган (Евр. 5:12). Алар җыелыш аша ачыла барган хакыйкатьтән калышкан (Гыйб. сүз. 4:18). Мәсәлән, күп еврей мәсихчеләре һаман Муса канунын тоткан, ә бит Мәсихнең корбаны Канунны гамәлдән чыгарганына инде 30 ел үткән булган (Рим. 10:4; Тит. 1:10). Яһүд мәсихчеләренә, фикер йөртүләрен үзгәртер өчен, 30 ел бирелгән булган бит. Паулның еврейләргә язылган хатын укыган һәркем анда каты ризык булганын күргән. Бу хат аларның мәсихче диненең өстен булуына иманын ныгыткан һәм, яһүдләрнең каршы килүенә карамастан, вәгазьләр өчен кыюлык өстәгән (Евр. 10:19—23).
ҮЗ-ҮЗЕГЕЗГӘ ЧИКТӘН ТЫШ ТАЯНУДАН САКЛАНЫГЫЗ
16. Җитлеккәнлеккә ирешүдән тыш, тагын нәрсә эшләргә кирәк?
16 Җитлеккәнлеккә ирешүдән тыш, без аны саклап калырга да тиеш. Моның өчен үз-үзебезгә чиктән тыш таянудан саклану зарур (1 Көр. 10:12). Безгә, рухи яктан үсәбезме, юкмы икәнен белер өчен, «үз-үзебезне тикшереп» торырга кирәк (2 Көр. 13:5).
17. Көләсәйлеләргә хат җитлеккән булып калуның мөһимлеген ничек ассызыклый?
17 Көләсәйлеләргә язган хатында Паул кабат җитлеккән булып калуның мөһимлеген ассызыклаган. Паул аларны, җитлеккән мәсихчеләр булсалар да, дөньяның фикер йөртүен үзләштерүдән кисәткән (Көл. 2:6—10). Шул җыелыштагы кардәшләрне яхшы белгән Ипафрас алар «җитлеккән мәсихчеләрчә какшамас торсын өчен» даими дога кылган (Көл. 4:12). Сабак нинди? Паул да, Ипафрас та, җитлеккән булып калыр өчен, тырышлыклар һәм Аллаһы ярдәме кирәклеген аңлаган. Алар көләсәйлеләрнең, авырлыкларга карамастан, җитлеккән мәсихчеләр булып калуын теләгән.
18. Җитлеккән мәсихче белән нәрсә булырга мөмкин? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
18 Паул Еврейләргә язган хатында җитлеккән мәсихче Аллаһының хуплавын бөтенләйгә югалтырга мөмкин дип кисәткән. Берәр мәсихченең йөрәге таштай каты булып китсә, ул инде тәүбә итә алмаячак һәм Аллаһы аны кичермәячәк. Бәхеткә каршы, еврей мәсихчеләре андый дәрәҗәгә җитмәгән булган (Евр. 6:4—9). Ә бүгенге көннәрдә актив булмаган мәсихчеләр я, җыелыштан чыгарылып, соңрак тәүбә иткән кардәшләр турында нәрсә әйтеп була? Басынкылык күрсәтеп тәүбә итүләре, аларның хәлләре Паул искә алган кешеләрнекеннән аерылып торганын күрсәтә. Әмма Йәһвәгә кире кайткач, алар аның ярдәменә мохтаҗ була (Йәз. 34:15, 16). Өлкәннәр берәр тәҗрибәле мәсихчене андый кардәшкә ярдәм итсен дип сорарга мөмкин.
Йәһвә рухи яктан ныгытуга мохтаҗ булганнарга ярдәм итә (18 нче абзацны кара.)
19. Безнең максатыбыз нинди булырга тиеш?
19 Җитлеккән мәсихче булырга омтылсагыз, сез бу максатка ирешә аласыз! Моның өчен алга таба да каты рухи ризык белән тукланыгыз һәм Йәһвәнең фикер йөртүен чагылдырырга тырышыгыз. Ә инде җитлеккән мәсихче булсагыз, бу планканы берүк төшерә күрмәгез.
СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?
Җитлеккән мәсихче булу нәрсәне аңлата?
Мәсихче җитлеккәнлеккә ничек омтылырга?
Ни өчен безгә үз-үзебезгә чиктән тыш таянудан сакланырга кирәк?
65 ҖЫР Алга китешебез һәркемгә ачык булсын
a Еврей Язмаларында «җитлеккән» һәм «җитлекмәгән» дигән сүзләр очрамаса да, аларда андый фикер чагылыш тапкан. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләрдә яшь һәм тәҗрибәсез кеше зирәк һәм аңлаучан кешегә каршы куела (Гыйб. сүз. 1:4, 5).
b jw.org сайтында һәм JW Library® кушымтасында «Төрле темалар» дигән рубрикада «Үзеңне ялган мәгълүматтан сакла» дигән мәкаләне карагыз.
c Бу журналдагы «Өйрәнү өчен тема» дигән рубрикадагы мәкаләне карагыз.
d ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Абый-кардәш, телевизордан нәрсә карарга икәнен сайлаганда, Аллаһы Сүзеннән белгән принципларны куллана.