34 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
107 ҖЫР Аллаһы яратуда үрнәк күрсәтә
Өлкәннәр гөнаһ кылган кешегә ярату белән шәфкатьлелек ничек күрсәтә?
«Аллаһының игелеге сине тәүбәгә китерә» (РИМ. 2:4).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Өлкәннәр, гөнаһ кылган кешегә ярдәм итәр өчен, күп тырышлык куя.
1. Кайбер кардәшләр, җитди гөнаһ кылса да, нинди рух чагылдыра?
ҮТКӘН мәкаләдә без Көринт шәһәрендә яшәгән бер мәсихченең җитди гөнаһ кылганын һәм рәсүл Паулның, ул тәүбә итмәгәнгә, аны җыелыштан чыгарырга кушканын белдек. Бүген дә кайбер кардәшләр гөнаһ юлына баса һәм аларны җыелыштан чыгарырга туры килә. Ләкин кайберәүләр башка рух чагылдыра, шуңа күрә аларны, бу мәкаләнең төп шигырендә әйтелгәнчә, тәүбәгә китереп була (Рим. 2:4). Өлкәннәр моны ничек эшли ала?
2, 3. Берәр кардәшнең җитди гөнаһ кылганын белсәк, без нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?
2 Өлкәннәр, кешенең гөнаһ кылганын белмәсә, аңа ярдәм итә дә алмас. Әгәр дә сез кардәшнең бик җитди гөнаһ кылганы, ягъни җыелыштан чыгаруга китерә алган гөнаһ кылганы, турында белсәгез, нәрсә эшләргә? Аны өлкәннәрдән ярдәм эзләргә дәртләндерегез (Ишаг. 1:18; Рәс. 20:28; 1 Пет. 5:2).
3 Гөнаһ кылган мәсихче өлкәннәр белән сөйләшергә теләмәсә, ул чакта нәрсә эшләргә? Кардәшебезгә ярдәм күрсәтелсен өчен, без үзебез өлкәннәргә барырбыз һәм барысы турында сөйләп бирербез. Кеше гөнаһ кылуын дәвам итсә, бу аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен тагын да ныграк бозар һәм җыелышның исеменә тап төшерергә мөмкин бит. Без кардәшебезнең рухи яктан үлүен бер дә теләмибез! Шуңа күрә, бу авыр булса да, Йәһвәне һәм шул кешене яратканга, үзебез өлкәннәргә мөрәҗәгать итәрбез (Зәб. 27:14).
ӨЛКӘННӘР ҖИТДИ ГӨНАҺ КЫЛГАН МӘСИХЧЕГӘ НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ?
4. Гөнаһ кылган кеше белән очрашканда, өлкәннәрнең максаты нинди?
4 Берәр мәсихче җитди гөнаһ кылса, өлкәннәр советы комитет билгелиa. Бу комитетка өч өлкән керә. Алар гөнаһ кылган кешегә ярдәм итәргә тырышсалар да, басынкылык һәм тыйнаклык белән шуны танырга тиеш: беркемне дә үз карашын үзгәртергә мәҗбүр итеп булмый (Кан. 30:19). Кызганычка каршы, барысы да, Давыт патша кебек, шелтәне кабул итмәс шул (2 Иш. 12:13). Кайберәүләр Йәһвәнең төзәтүенә ваемсыз калыр (Ярат. 4:6—8). Һәрхәлдә, өлкәннәрнең максаты — гөнаһ кылган кешегә тәүбәгә килергә булышу. Кеше белән сөйләшкәндә, өлкәннәргә нәрсәне истә тотарга кирәк?
5. Гөнаһ кылган кеше белән очрашканда, өлкәннәр исләрендә нинди киңәшне тотар? (2 Тимутигә 2:24—26) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
5 Өлкәннәр күзендә гөнаһ кылган кеше әле дә Йәһвәнең кадерле сарыгы булып кала (Лүк 15:4, 6). Шуңа күрә бу кардәш белән очрашканда, өлкәннәр үзләрен кырыс тотмас һәм аны орышмас. Алар шулай ук үзләрен допроста кебек тотмас. Гөнаһ кылган кешенең йөрәгенә ирешер өчен, өлкәннәр 2 Тимутигә 2:24—26 да сурәтләнгән сыйфатларны чагылдырыр, ягъни гөнаһ кылган кешегә карата юаш, игелекле һәм назлы булыр. (Укы.)
Көтүчеләр кебек, рухи көтүчеләр дә югалган сарыкны көтүгә кайтарырга тырыша (5 нче абзацны кара.)
6. Өлкәннәр гөнаһ кылган кеше белән очрашуга ничек әзерләнергә тиеш? (Римлыларга 2:4)
6 Өлкәннәр йөрәкләрен әзерли. Рәсүл Паул: «Аллаһының игелеге сине тәүбәгә китерә»,— дип язган. (Римлыларга 2:4 укы.) Шуңа күрә өлкәннәр дә, Йәһвәдән үрнәк алып, гөнаһ кылган кешегә карата игелекле булырга һәм аны тәүбәгә китерергә тырышырлар. Иң беренче чиратта өлкәннәр көтүчеләр булуларын һәм Мәсих җитәкчелегендә хезмәт итүләрен онытмаска тиеш (Ишаг. 11:3, 4; Мат. 18:18—20). Гөнаһ кылган кеше белән очрашканчы, өлкәннәр комитеты Йәһвәдән бу мәсихчене тәүбә итәргә дәртләндерергә булышсын дип сорар. Алар шулай ук Изге Язмалар һәм басмаларыбыз буенча тикшерү үткәрер һәм догада үтә күрүчәнлек тә сорар. Бу назлы күзәтчеләр гөнаһ кылган кешенең тәртибенә һәм фикер йөртүенә элеккеге тормышы ничек тәэсир иткәнен исәпкә алыр (Гыйб. сүз. 20:5).
7, 8. Йәһвәдән үрнәк алып, өлкәннәр гөнаһ кылган мәсихчегә ничек сабырлык күрсәтә ала?
7 Өлкәннәр Йәһвәнең сабырлыгын чагылдыра. Йәһвә гөнаһ кылган кешеләргә карата һәрвакыт сабыр булган. Мәсәлән, ул Кабилне гөнаһның нәтиҗәләреннән кисәткән һәм, үзгәрсә, фатихалар алачагына ышандырган (Ярат. 4:6, 7). Аллаһы шулай ук Давыт патша янына Натан пәйгамбәрне җибәргән, һәм Натан тәүбә итәргә дәртләндерерлек итеп сөйләгән (2 Иш. 12:1—7). Шулай ук Йәһвә үзен калдырган халкына «көн саен, кат-кат» пәйгамбәрләрне җибәреп торган (Ирм. 7:24, 25). Аллаһы үзе беренче адым ясаган — ул гөнаһ кылган кешеләрнең тәүбә итүләрен көтеп утырмаган. Өлкәннәр дә Йәһвә кебек эш итәргә тырыша.
8 Мәсәлән, өлкәннәр 2 Тимутигә 4:2 буенча эш итә. Бу шигырь өлкәннәрне, имандашларын «үгетләгәндә түземле» булырга дәртләндерә. Шуңа күрә өлкәннәр, гөнаһ кылган кешене тәүбә итәргә дәртләндерер өчен, тыныч һәм сабыр булып калырга тиеш. Ә инде сабырлыкларын югалтса һәм ачулары чыкса, бу хата кылган кешене Йәһвәдән ераклаштырырга һәм аны киңәшкә колак салмаска этәрергә мөмкин.
9, 10. Өлкәннәр гөнаһ кылган кешегә акылына килергә ничек булыша ала?
9 Өлкәннәр кешенең нинди адымнары аны гөнаһка китергәнен билгеләргә тырыша. Ни өчен мәсихченең Йәһвә белән дуслыгы какшарга мөмкин? Бәлки, ул шәхси өйрәнүне регуляр рәвештә үткәрмәгән яисә хезмәттә актив булмагандыр. Ә бәлки, ул Йәһвәгә сирәгрәк дога кыла башлагандыр я аның догалары эчтәлекле булмагандыр. Ә бәлки, ул начар теләкләренә бирелгән я дуслар белән күңел ачуларны акыллы сайламагандыр. Гөнаһ кылган кеше белән фикер алышканнан соң, өлкәннәр аның тәртибе Йәһвәне никадәр рәнҗеткәнен аңлыймы, юкмы икәненә төшенергә тырыша.
10 Кешегә яхшы уйланылган сораулар биреп һәм шул ук вакыт чиктән тыш төпченеп тормыйча, өлкәннәр аның йөрәк торышын күрә ала һәм аңа үз тәртибе турында уйланырга булыша ала (Гыйб. сүз. 20:5). Кешегә үз гөнаһының җитдилеген күрергә булышыр өчен, алар, Натан пәйгамбәр кебек, мисаллар китерергә мөмкин. Бәлки, кеше гөнаһларына үкенер я хәтта тәүбә итәр.
11. Гайсә Мәсих начарлык кылучылар белән ничек мөгамәлә иткән?
11 Өлкәннәр Гайсәдән үрнәк алырга тырыша. Терелтелгән Гайсә Тарс шәһәреннән булган Шаулга: «Шаул, Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең?» — дип әйткән. Бу сорау Шаулны уйландырган һәм үзенең эш итү рәвеше дөрес түгел икәнен аңларга булышкан (Рәс. 9:3—6). Ә Изәбел исемле хатынга Гайсә «тәүбә итәргә вакыт биргән» (Ачыл. 2:20, 21).
12, 13. Өлкәннәр гөнаһ кылган кешегә тәүбә итәр өчен ничек вакыт бирә ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
12 Гайсәдән үрнәк алып, өлкәннәр кеше тәүбә итми дип уйларга ашыкмый. Бер мәсихче өлкәннәр белән беренче очрашуда ук тәүбә итәргә мөмкин, ә башкасына күбрәк вакыт кирәк була ала. Шуңа күрә өлкәннәр гөнаһ кылган кеше белән берничә тапкыр очрашырга мөмкин. Бәлки, өлкәннәр белән очрашудан соң бу кардәш аларның сүзләре турында уйлана башлар һәм Йәһвәгә басынкылык белән дога кылыр (Зәб. 32:5; 38:18). Ихтимал, киләсе очрашуда аның тәүбә итүе ачыграк күренер.
13 Гөнаһ кылган кешегә тәүбә итәргә булышыр өчен, өлкәннәр аңа карата шәфкатьле һәм игелекле булырга тырыша. Алар Йәһвә тырышлыкларын фатихаласын дип дога кыла һәм гөнаһ кылган мәсихче тәүбә итәр дип өметләнә (2 Тим. 2:25, 26).
Кешенең тәүбә итәргә вакыты булсын өчен, өлкәннәр аның белән берничә тапкыр очрашырга мөмкин (12 нче абзацны кара.)
14. Гөнаһ кылган кеше тәүбә иткәндә, кем данга лаек һәм ни өчен?
14 Гөнаһ кылган кеше тәүбә иткәндә, бу зур шатлык! (Лүк 15:7, 10) Моның өчен данга кем лаек? Рәсүл Паулның мондый сүзләрен исебезгә төшерик: «Бәлки, Аллаһы аларга тәүбәгә килергә бирер» (2 Тим. 2:25). Әйе, кешегә тәүбәгә килергә булышканы өчен, данга өлкәннәр түгел, ә Аллаһы лаек. Рәсүл Паул шулай ук тәүбә итүнең яхшы нәтиҗәләре турында язган. Андый кеше хакыйкать турындагы төгәл белемгә ия була һәм, аңына килеп, Шайтанның тозагыннан котыла (2 Тим. 2:26).
15. Өлкәннәр тәүбә иткән кешегә алга таба да ничек булышыр?
15 Гөнаһ кылган мәсихче тәүбә иткәннән соң да, өлкәннәр комитеты көтүчеләр буларак аңа берничә тапкыр килеп китәр. Алар аңа иманын ныгытырга һәм Шайтанның вәсвәсәләренә каршы торырга булышыр (Евр. 12:12, 13). Әлбәттә, өлкәннәр беркемгә дә кешенең гөнаһы турында сөйләп йөрмәс. Әмма кайвакыт өлкәннәргә җыелыш алдында барыбер белдерү ясарга туры килә.
«БАРЫСЫ АЛДЫНДА ТӨЗӘТ»
16. 1 Тимутигә 5:20 дә «барысы» дип әйткәндә, Паул кемне күздә тоткан?
16 1 Тимутигә 5:20 укы. Рәсүл Паул өлкән булып хезмәт иткән Тимутигә «гөнаһ кылып йөрүчеләрне» «барысы алдында төзәтергә» кушкан. «Барысы» дигәндә сүз бөтен җыелыш турында бармаска да мөмкин. Паул гөнаһ турында инде белгән кешеләрне күздә тоткан, күрәсең. Бу, мәсәлән, кешенең гөнаһ кылуын үз күзләре белән күргән кардәш я гөнаһ кылган кеше үз гөнаһы турында сөйләп биргән берәр кардәш булырга мөмкин. Өлкәннәр аларга гөнаһ кылган мәсихче белән очрашканнары һәм аны төзәткәннәре турында аерым хәбәр итәр.
17. Кешенең гөнаһы турында җыелышка инде билгеле булса я киләчәктә билгеле була алса, нинди белдерү ясалыр һәм ни өчен?
17 Кайбер очракларда кешенең гөнаһы күпләргә билгеле я киләчәктә билгеле булыр. Ул чакта «барысы» дигән сүз бөтен җыелышка карый. Шуңа күрә өлкәннәрнең берсе бөтен җыелыш алдында бу кардәшкә шелтә белдерелгән дип игълан итәр. Нинди максат белән? Рәсүл Паул аңлатканча, «калганнарга да сабак булсын өчен».
18. Балигъ булмаган суга чумдырылган кардәш җитди гөнаһ кылса, өлкәннәр ничек эш итәр? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
18 Әгәр 18 яшькә җитмәгән суга чумдырылган кардәш җитди гөнаһ кылса, нинди чаралар күрелер? Өлкәннәр советы ике өлкәнгә шул яшь кардәшебез һәм аның мәсихче әти-әнисе белән очрашырга кушарb. Бу ике өлкән әти-әнисе аңа тәүбә итәргә булышыр өчен инде нәрсә эшләгәне турында сораштырыр. Әгәр яшь кардәшебез аларның киңәшенә колак салса һәм тәртибен үзгәртсә, өлкәннәр, бәлки, инде бернинди чаралар күрмәскә булыр. Баланы төзәтү вазифасын бит Йәһвә әти-әнисенә биргән (Кан. 6:6, 7; Гыйб. сүз. 6:20; 22:6; Эфес. 6:2—4). Шулай да вакыт узу белән өлкәннәр, яшь кардәшебезнең әти-әнисе белән сөйләшеп, ул кирәкле ярдәм аламы, юкмы дип белешер. Әмма яшь кардәшебез тәүбә итмәгән һәм гөнаһ юлын калдырмаган чакта аның белән һәм мәсихче әти-әнисе белән өлкәннәр комитеты очрашыр.
Балигъ булмаган мәсихче җитди гөнаһ кылса, ике өлкән аның белән һәм мәсихче әти-әнисе белән очрашыр (18 нче абзацны кара.)
ЙӘҺВӘ НАЗЛЫ ҺӘМ ШӘФКАТЬЛЕ
19. Гөнаһ кылган кеше белән очрашканда, өлкәннәр ничек Йәһвәдән үрнәк ала?
19 Гөнаһ кылган мәсихче белән очрашкан өлкәннәрнең Йәһвә алдында җаваплылыгы бар: алар җыелышны саф килеш сакларга тиеш (1 Көр. 5:7). Шулай ук алар гөнаһ кылган мәсихчене тәүбә итәргә дәртләндерергә тели. Моның өчен өлкәннәр уңай карашлы булып кала һәм бу кешенең хәле өметсез дип уйламый. Шулай итеп алар назлы һәм шәфкатьле Аллаһыбыздан үрнәк ала (Ягък. 5:11). Олы яшьтәге рәсүл Яхъя да шундый рух чагылдырган. Ул болай дип язган: «Кадерле балаларым, сезгә боларны сез гөнаһ кылмасын өчен язам. Ә инде берәр кеше гөнаһ кылса, безнең күктәге Атабыз янында ярдәмчебез — гадел Гайсә Мәсих бар» (1 Яхъя 2:1).
20. Бу журналдагы мәкаләләрнең соңгысында нәрсә турында сүз барачак?
20 Кызганычка каршы, кайвакыт гөнаһ кылган мәсихче тәүбә итми. Ул чакта аны җыелыштан чыгарырга туры килә. Өлкәннәр андый очракларны ничек карап чыга? Моның турында сүз киләсе мәкаләдә барачак.
103 ҖЫР Көтүчеләр — бүләк итеп бирелгән кешеләр
a Элек бу комитет «хөкем комитеты» дип атала иде. Әмма хөкем итү — өлкәннәр вазифасының бер ягы гына. Шуңа күрә «хөкем комитеты» дигән төшенчә бүтән кулланылмаячак. Гөнаһ кылган мәсихче белән очрашкан өлкәннәр «өлкәннәр комитеты» дип аталыр.
b Яшь кардәшебезнең әти-әнисе булмаса, бу абзацтагы җитәкчелек аның опекунына я аның өчен җаваплы башка кешегә карый.