51 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз
Йәһвә күз яшьләрегезне күрә
«Күз яшьләремне күн турсыкка җыеп барчы. Китабыңда алар турында язылган түгелме?» (ЗӘБ. 56:8)
БУ МӘКАЛӘДӘ
Йәһвә күңелсез хисләребезне бик яхшы аңлый һәм безне юата.
1, 2. Без нәрсә аркасында еларга мөмкин?
БАРЫБЫЗНЫҢ ДА кайчан да булса елаганы бар. Мәсәлән, кеше шатлыктан елый ала: аның баласы туса, ниндидер җылы хатирәләре исенә төшсә яисә ул күптән күрмәгән дустын очратса, аның күзләре яшь белән тула.
2 Әмма күпчелек очракта кешеләр күңел әрнүе һәм җәфа чигү аркасында елый. Безгә дустыбыз хыянәт итсә, чирләр безне интектерсә я якын кешебез үлеп китсә, без үзебезне Ирмия пәйгамбәр кебек хис итәргә мөмкин. Иерусалимның җимерелгәне турында кайгырып, ул болай дигән: «Күзләремнән яшьләр ташкын булып агып чыга. Күзләрем бертуктаусыз, ял итмичә елый» (Ирм. елав. 3:48, 49).
3. Без газап чиккәндә, Йәһвә нәрсә хис итә? (Ишагыя 63:9)
3 Йәһвә никадәр күп яшь түккәнебезне яхшы белә. Ул авырлыкларыбызны күрә һәм ярдәм сорап ялваруларыбызны ишетә (Зәб. 34:15). Әмма Йәһвә ишетеп я күреп кенә калмый. Без елаганда, аның да йөрәге сызлый һәм ул, назлы ата кебек, безгә ярдәм итәргә талпына. (Ишагыя 63:9 укы.)
4. Бу мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?
4 Аллаһының борынгы хезмәтчеләре дә, мәсәлән Һанна, Давыт һәм Һизәкыя патшалар, төрле сәбәпләр аркасында елаган. Бу мәкаләдә без аларның авырлыкларын исебезгә төшерербез һәм Йәһвәнең аларга ничек ярдәм иткәнен күрербез. Кайгы кичергәндә, хыянәткә очраганда я өметсезлеккә бирелгәндә, аларның мисаллары турында уйлану безне юатачак.
КАЙГЫ КИЧЕРГӘНДӘ
5. Һанна авырлыклары аркасында нәрсә хис иткән?
5 Һанна берничә сәбәп аркасында күз яшьләре түккән. Беренчедән, аның иренең икенче хатыны булган. Пәнинә исемле бу көндәш-хатын Һаннаны нәфрәт иткән. Икенчедән, Һанна балага уза алмаган (1 Иш. 1:1, 2). Моның аркасында балалары булган Пәнинә аны бертуктамый мыскыллап торган. Һаннаның урынында булган булсагыз, сез нәрсә хис итәр идегез? Һаннаның «җаны бик әрнегәнгә», ул «каты елаган һәм ашамаган» (1 Иш. 1:6, 7, 10).
6. Юаныч табар өчен, Һанна кая барган?
6 Юаныч табар өчен, Һанна изге чатырга барган. Ул вакытта бу урын гыйбадәт кылуның үзәге булган. Анда, бәлки чатырның керү урыны янында, ул «Йәһвәгә дога кылырга һәм бик нык еларга тотынган». Ул Йәһвәгә: «Хезмәтче кызыңның кайгысына игътибар итеп, миңа җавап бир»,— дип ялварган (1 Иш. 1:10ә, 11). Һанна үз йөрәген Йәһвәгә ачып салган. Кадерле кызының күз яшьләре Йәһвәнең үзәгенә үтеп кергән!
7. Үз хисләрен Йәһвәгә бушаткач, Һанна нәрсә хис иткән?
7 Һанна үз хисләрен Йәһвәгә бушаткач һәм баш рухани Илий Йәһвәнең аның догасына җавап бирәчәгенә ышандыргач, бу тугры хатын нәрсә хис иткән? Изге Язмаларда болай диелә: «[Һанна] китеп барды. Аннары ул тамагына ашады, һәм аның йөзе бүтән моңсу түгел иде» (1 Иш. 1:17, 18). Әлегә бернәрсә дә үзгәрмәгән, әмма аңа инде җиңелрәк булып киткән, чөнки ул үз йөген Йәһвәгә тапшырган. Йәһвә аның күңел әрнүен күргән, аның ялваруларын ишеткән һәм аны фатихалаган: берникадәр вакыттан соң Һаннаның балалары туган (1 Иш. 1:19, 20; 2:21).
8, 9. Еврейләргә 10:24, 25 буенча, ни өчен безгә җыелыш очрашуларын калдырмаска кирәк? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
8 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Бәлки, сез дә бүгенге көндә берәр сәбәп аркасында күз яшьләре түгәсездер. Сезнең туганыгыз я якын дустыгыз үлеп киткәндер. Теге я бу сәбәп аркасында кайгы кичергәндә, кешенең, гадәттә, беркемне дә күрәсе килми, һәм бу аңлашыла да. Әмма, Һанна Йәһвәнең йортында юаныч тапкан кебек, сез дә җыелыш очрашуларында көч ала аласыз. Шуңа күрә, үзегезне изелгән итеп хис итсәгез дә, җыелыш очрашуларына барыгыз. (Еврейләргә 10:24, 25 укы.) Очрашуларда яңгыраган шигырьләр ярдәмендә Йәһвә безгә тискәре уйларны уңай уйлар белән алмаштырырга булыша ала. Нәтиҗәдә, хәлебез шунда ук үзгәрмәсә дә, без үзебезне яхшырак хис итәрбез.
9 Җыелыш очрашуларында без шулай ук кардәшләр белән дә аралаша алабыз. Алар, җылы сүзләр әйтеп, безне яратуга төрә һәм рухландыра (1 Тис. 5:11, 14). Бер махсус пионерның очрагына игътибар итик. Аның хатыны үлеп киткән. Ул болай ди: «Мин хатынымны әле дә бик сагынам һәм кайвакыт барысыннан качып елыйм. Әмма җыелыш очрашулары миңа көч өсти. Кардәшләрнең игелекле сүзләре һәм аларның комментарийлары мине юата. Җыелыш алдыннан мине хафа басса да, җыелыштан соң мин үземне күпкә яхшырак хис итәм». Әйе, Йәһвә безгә кардәшләр аша ярдәм итә.
Без юанычны кардәшләрдән таба алабыз (8, 9 нчы абзацны кара.)
10. Кайгы кичергәндә, без Һаннадан тагын ничек үрнәк ала алабыз?
10 Үз хисләрен Йәһвәгә сөйләү Һаннаны юаткан кебек, без дә, үз борчылуларыбызны Йәһвәгә «йөкләсәк», җан тынычлыгы сизәрбез. Ул бит догаларыбызны тыңлый (1 Пет. 5:7). Бер апа-кардәшнең ирен җинаятьчеләр үтергән. Ул болай ди: «Йөрәгем көл булды. Мин инде беркайчан да бәхетле була алмам дип уйладым. Әмма яратучы күктәге Атама дога кылу минем өчен дәва кебек булды. Кайвакыт, хисләремне белдерер өчен, сүзләр таба алмасам да, Аллаһы минем йөрәк түрендәгесен бик яхшы аңлый икәнен сизә идем. Үземне изелгән итеп хис иткәндә, мин аңардан җан тынычлыгы сорадым. Ул аны һәрвакыт бирә иде, һәм минем алга таба да яшәргә көчем булды». Сез Йәһвәгә хисләрегезне сөйләгәндә, аның күңеле сезнең авыртуны тоя. Дога кылгач, проблемагыз шунда ук чишелмәсә дә, сез җан тынычлыгы сизәрсез һәм чыдам булып кала алырсыз (Зәб. 94:19; Флп. 4:6, 7). Ә Йәһвә чыдамлыгыгызны үз вакытында фатихалар (Евр. 11:6).
ХЫЯНӘТКӘ ОЧРАГАНДА
11. Тормыш авырлыклары аркасында Давыт нәрсә хис иткән?
11 Давытның да күз яшьләре түгәр өчен сәбәпләре аз булмаган. Аның дошманнары күп булган, һәм хәтта якын кешеләре дә аңа хыянәт иткән (1 Иш. 19:10, 11; 2 Иш. 15:10—14, 30). Давыт болай дип язган: «Көрсенүемнән мин алҗып беттем, төне буе ятагымны күз яшьләремә чылатам, яткан урынымны күз яшемә батырам. ...Газаплаучыларым аркасында күзләрем тоныкланды» (Зәб. 6:6, 7). Әйе, башкаларның явыз эшләре аркасында Давыт күп яшь койган.
12. Зәбур 56:8 буенча, Давыт нәрсәгә шикләнмәгән?
12 Давытның дошманнары күп булса да, ул Йәһвәнең яратуына шикләнмәгән. Ул болай дип язган: «Йәһвә елаган тавышымны ишетер» (Зәб. 6:8). Зәбур 56:8 дә дә Давыт Йәһвәнең кайгыртуын сурәтли. (Укы.) Образлы тел кулланып, ул Йәһвә аның күз яшьләрен турсыкка җыя һәм китабына язып бара дип әйтә. Никадәр назлы безнең Аллаһыбыз! Йәһвә Давытның авырлыкларын күргән һәм аның җан әрнүен бик яхшы аңлаган. Давыт моңа инанган булган.
13. Өметебез өзелсә, нәрсәне истә тоту мөһим? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
13 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Йөрешкән кешегез белән мөнәсәбәтләрегез өзелсә, тормыш иптәшегез сезгә хыянәт итсә я кадерле дустыгыз Йәһвәне калдырса, бу җаныгызны әрнетә ала. Мәсәлән, бер абый-кардәшнең хатыны зина кылган һәм аны ташлап киткән. Бу кардәш болай ди: «Мин моның барысына ышанып бетә алмадым. Мин үземне бернигә дә яраксыз итеп хис иттем, ачуым кайнады, һәм шул ук вакыт мин бик боектым». Әгәр сез дә өмет өзелү нәрсә икәнен беләсез икән, онытмагыз: Йәһвә сезне беркайчан да ташламаячак. Шул абый-кардәш болай дип өсти: «Кеше ташлап китә ала, ә менә Йәһвә кулыбызны беркайчан да җибәрмәячәк. Тормышта нәрсә генә булмасын, ул һәрвакыт яныбызда. Ул үзенең тугры хезмәтчеләрен калдырмый» (Зәб. 37:28). Шуны да әйтергә кирәк: Йәһвәнең яратуы кеше яратуыннан күпкә көчлерәк. Кешенең хыянәте канатларыгызны каерса да, Йәһвә сезнең хакта кайгыртуыннан туктамас (Рим. 8:38, 39). Бернәрсә дә аның яратуын сүрелдерә алмый.
Йәһвә рухы сынык булган кешеләргә якын (13 нче абзацны кара.)
14. Зәбур 34:18 дәге сүзләр безне нәрсәгә ышандыра?
14 Давытның Зәбур 34:18 дә язылган сүзләре дә авыр хисләргә чорналган кешеләрне юата. (Укы.) Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, бу шигырьдәге «рухы сынык булганнар» дигән сүзтезмәне «үзләренең киләчәкләре юк дип санаган кешеләр» дип тәрҗемә итеп була. Хыянәт я башка сәбәп аркасында шундый хисләр кичергән кешеләрне күреп, Йәһвә нәрсә тоя? Баласын кочагына алып, аны юаткан әти я әни кебек, күктәге Атабыз да шундый кешеләргә якын, аларны жәлли һәм аларга ярдәм итәргә әзер. Ул сынауларда нык булып калырга булыша һәм киләчәккә өмет бирә (Ишаг. 65:17).
ӨМЕТСЕЗЛЕККӘ БИРЕЛГӘНДӘ
15. Нәрсә аркасында Һизәкыя елаган?
15 39 яшендә Яһүд патшасы Һизәкыя каты чирләп киткән. Йәһвәнең хәбәрен тапшырып, Ишагыя пәйгамбәр Һизәкыягә терелмәячәге һәм үләчәге турында әйткән (2 Пат. 20:1). Моны ишетеп, Һизәкыя кайгыдан елап җибәргән һәм Йәһвәгә үтенеп дога кыла башлаган (2 Пат. 20:2, 3).
16. Йәһвә Һизәкыянең ялваруына ничек җавап биргән?
16 Һизәкыянең ялваруы Йәһвәне ваемсыз калдырмаган. Ул аңа: «Мин синең догаңны ишеттем, күз яшьләреңне күрдем. Мин сине савыктырырмын»,— дип әйткән. Моннан тыш, Йәһвә Һизәкыянең гомеренә 15 ел өстәргә һәм Иерусалимны ассириялеләрдән коткарырга вәгъдә иткән (2 Пат. 20:4—6).
17. Без авырганда, Йәһвә безгә ничек ярдәм итә? (Зәбур 41:3) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
17 Без нәрсәгә өйрәнәбез? Бәлки, сез дә каты чирлисездер һәм киләчәгегез караңгы булып күренәдер. Ул чакта Йәһвәгә ялварып, күз яшьләрегезне тыймыйча дога кылыгыз. Изге Язмаларда бит «рәхимлелек Атасы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы», кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, безне юатачак дип әйтелә (2 Көр. 1:3, 4). Әлбәттә, Йәһвә инде бүген үк безне савыктырырга һәм бар проблемаларыбызны чишәргә вәгъдә итми, ләкин ул безне ярдәмсез калдырмый. (Зәбур 41:3 укы.) Үзенең изге рухы аша Аллаһы безгә көч, зирәклек һәм җан тынычлыгы бирә (Гыйб. сүз. 18:14; Флп. 4:13). Шулай ук Изге Язмалар аша ул безне киләчәктә беркем дә чирләмәячәк дип юата (Ишаг. 33:24).
Догаларыбызга җавап итеп, Аллаһы безгә көч, зирәклек һәм җан тынычлыгы бирер (17 нче абзацны кара.)
18. Сынаулар вакытында сезне нинди шигырьләр ныгыта? (Шулай ук «Күңелгә тынычлык салучы шигырьләр» дигән рамканы кара.)
18 Һизәкыяне Йәһвәнең сүзләре юаткан. Безне дә Аллаһы Сүзе юата ала, чөнки анда безне рухландыра алган күп кенә фикерләр бар (Рим. 15:4). Көнбатыш Африкада яшәүче бер апа-кардәштә рак авыруы табылган булган. Бу хәбәр аркасында ул еш кына елаган. Ул болай ди: «Ишагыя 26:3 тә язылган сүзләр мине аеруча ныгыта. Сынауга дучар булганда, еш кына без хәлне берничек тә үзгәртә алмыйбыз, ләкин, бу шигырьдән күренгәнчә, Йәһвә безгә җан тынычлыгы бирә, ә бу безгә үз хисләребезне контрольдә тотарга ярдәм итә». Ә сезне сынаулар вакытында нинди шигырьләр аеруча ныгыта?
19. Киләчәктә безне нәрсә көтә?
19 Без соңгы көннәрнең азагында яшибез, шуңа күрә елар өчен сәбәпләр артыр гына. Ләкин, Һанна, Давыт һәм Һизәкыя патша очрагыннан күренгәнчә, Йәһвә елаган чакларыбызны күрә һәм безне кызгана. Ул сынауларга карамастан тугры булып калуыбызны кадерли һәм күз яшьләребезне онытмаячак. Шуңа күрә, авырлыкларга очраганда, хисләрегезне Йәһвәгә бушатыгыз. Беркайчан да кардәшләрдән читләшмәгез. Юанычны Изге Язмалардан эзләгез. Тиздән Йәһвә һәр күз яшен сөртәчәк (Ачыл. 21:4). Беркем дә кайгы, хыянәт я өметсезлек аркасында яшь түкмәячәк. Елый калсак та, бу шатлыктан гына булыр. Әйдәгез, Йәһвәгә тугры булып калыйк һәм шул гаҗәеп вакытны үз күзләребез белән күрик.
4 ҖЫР «Йәһвә — Көтүчем минем»