Сугышларны туктатып буламы?
Халыклар төрле сәбәпләр аркасында сугыша. Кайберәүләр сәяси, экономик я иҗтимагый үзгәрешләр өчен көрәшә. Кайбер илләр территория һәм табигать ресурсларын яулап алырга тели. Күп кенә сугышларның нигезендә милли я дини дошманлык ята. Сугышларны туктатыр өчен һәм тынычлык урнаштырыр өчен, хөкүмәтләр нәрсә эшли? Аларның тырышлыклары уңышка китерерме?
Drazen_/E+ via Getty Images
ЭКОНОМИК ХӘЛНЕ ЯХШЫРТУ
Максат. Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Бу, үз чиратында, төрле катлам кешеләре арасындагы аерманы киметә я бетерә алыр иде. Кайчак бит андый аерма сугышларның сәбәбе булырга мөмкин.
Ни өчен моңа ирешү авыр? Чөнки моның өчен, хөкүмәтләргә бюджет акчаларын ничек итеп кулланганына үзгәрешләр кертергә кирәк булыр иде. Исәпләүләр буенча, 2022 елда, бөтен дөнья буенча тынычлык булдырыр өчен, 34,1 миллиард доллар акча сарыф ителгән. Әмма шул елны хәрби чыгымнарга 250 тапкыр күбрәк акча киткән.
«Күбрәк акчабыз сугышларны булдырмауга һәм тынычлык саклауга түгел, ә алардан зыян күргәннәргә ярдәм итүгә китә» (БМОның Генераль секретаре Антониу Гутерриш).
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Хөкүмәтләр һәм төрле оешмалар, ярлыларга ярдәм итсә дә, ярлылыкны тулысынча бетерә алмый (Канун 15:11; Маттай 26:11).
ТЫНЫЧЛЫК КИЛЕШҮЛӘРЕН ТӨЗҮ
Максат. Ике якның да мәнфәгатьләрен исәпкә алган килешү төзеп, сугышны булдырмау я аны тәмамлау.
Ни өчен моңа ирешү авыр? Бер я күбрәк як сөйләшүләргә ризалашмаска, компромисска бармаска я килешүләрне кабул итмәскә мөмкин. Килешү төзелсә дә, катнашкан якларның аны үтәячәгенә гарантия юк.
«Тынычлык килешүләрен төзү уңышка китермәскә мөмкин. Кайчак килешүләрнең шартлары шулкадәр гаделсез була ки, хәтта яңа конфликт тудыра ала» (Реймонд Смит, «American Diplomacy»).
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Аллаһы кешеләрне «тынычлык-татулык эзләргә» чакыра (Зәбур 34:14). Әмма күпләр бүгенге көндә «тугрылыксыз... килешмәүчән... хыянәтче» (2 Тимутигә 3:1—4). Күпләргә бу сыйфатлар хас булганга, хәтта намуслы хакимнәрнең дә конфликтларны хәл итәр өчен куйган тырышлыклары бушка була.
КОРАЛСЫЗЛАНУ
Максат. Коралларны юк итү я аларның күләмен киметү. Бу беренче чиратта атом-төш, химик һәм биологик коралларга кагыла.
Ни өчен моңа ирешү авыр? Дәүләтләр, үз хәрби көчен югалтырга һәм яклаусыз калырга курыкканга, еш кына моны эшләргә теләми. Әмма илләр хәтта бар коралларыннан арынса да, бу сугышларның сәбәпләрен юкка чыгармас иде.
«Салкын сугыштан соң коралсызланырга вәгъдә иткән күп кенә илләр килешүләрен үтәмәгән. Алар сугыш булуның ихтималлыгын киметергә, илләр арасындагы киеренкелекне йомшартырга һәм иминрәк дөньяга ирешер өчен тырышлык куярга вәгъдә итсә дә, моны эшләмәгән» («Коралсызлану буенча БМО идарәсенең доклады»).
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Кешеләргә «кылычларыннан чүкеп — төрәннәр, сөңгеләреннән бакча пычаклары ясарга», ягъни коралларыннан арынырга кирәк (Ишагыя 2:4). Әмма бу гына җитәрлек түгел, чөнки нәфрәт хисе кешенең күңеленнән башлангыч ала (Маттай 15:19).
ИЛЛӘРНЕҢ БЕРЛӘШҮЕ
Максат. Илләр, үзара килешү төзеп, аларның берсенә агрессор һөҗүм итсә, бергәләп аңа каршы торырга сүз куеша. Агрессорның андый илләр берләшмәсендә торган илгә һөҗүм итү ихтималлыгы әзрәк булыр дип санала.
Ни өчен моңа ирешү авыр? Илләрнең берләшүе тынычлык булуына гарантия бирми. Агрессорга кайчан һәм ничек каршы торырга кирәклеге турында әйткәндә, берләшмәдәге илләр кайвакыт уртак фикергә килә алмый.
«Милләтләр Лигасы да, Берләшкән Милләтләр Оешмасы да куркынычсызлык хакына илләргә берләшергә булышыр өчен күп тырышлык куйса да, бу сугышларны туктатмаган» («Британия энциклопедиясе»).
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Бер-береңә булышу чыннан да зур роль уйный (Вәгазьче 4:12). Әмма Аллаһы Сүзендә болай диелә: «Түрәләргә дә, һичнинди адәм улына да таянма, чөнки алар коткара алмый. Рухы чыккач, кеше кире туфракка кайта. Шул ук көнне аның уй-фикерләре юкка чыга» (Зәбур 146:3, 4). Моннан күренгәнчә, кеше хөкүмәтләре һәм оешмалар тынычлык урнаштыра алмый.
Күп кенә дәүләтләр тынычлык булдырыр өчен зур тырышлыклар куйса да, сугышлар һаман да кабынып тора.