Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 июнь 14-19 б.
  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Белемнәребезнең чикле булуын таныгыз
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • БЕЗ АХЫРНЫҢ КАЙЧАН КИЛӘЧӘГЕН БЕЛМИБЕЗ
  • БЕЗ АЛЛАҺЫНЫҢ НИЧЕК ЭШ ИТҮЕН БЕЛМИБЕЗ
  • БЕЗ ИРТӘГӘ НӘРСӘ БУЛАСЫН БЕЛМИБЕЗ
  • БЕЗ ЙӘҺВӘНЕҢ ҮЗЕБЕЗНЕ НИКАДӘР ЯХШЫ БЕЛГӘНЕНӘ ТӨШЕНЕП БЕТӘ АЛМЫЙБЫЗ
  • Йәһвәгә таянганыбызны күрсәткән карарлар
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Йәһвәнең «тере Аллаһы» булуын беркайчан да онытмагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Йәһвә бөек афәттә кешеләрне ничек хөкем итәчәк?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Олы яшьтәге хезмәтчеләрнең үгет-нәсыйхәтләренә колак салыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
w25 июнь 14-19 б.

26 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

123 ҖЫР Теократик тәртипкә тугрылык белән буйсынабыз

Белемнәребезнең чикле булуын таныйк

«Чиксез Кодрәт Иясенең юллары акыл ирешмәслек» (ӘЮП 37:23).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Кайбер нәрсәләрне без беләбез, ә кайбер нәрсәләрне юк. Моны басынкылык белән танысак һәм Йәһвәгә таянсак, без артык борчылмабыз.

1. Йәһвә безне нәрсәгә дәртләндерә һәм ни өчен?

ЙӘҺВӘ безне уйланырга, белем алырга, аңлау сәләтен үстерергә һәм зирәклек күрсәтергә дәртләндерә. Моның өчен ул безгә кирәкле сәләтләр дә биргән. Аллаһы безнең үзе турында белем алуыбызны һәм «акылыбызны кулланып» үзенә хезмәт итүебезне тели (Гыйб. сүз. 2:1—5; Рим. 12:1).

2. а) Безнең нинди чикләребез бар? (Әюп 37:23, 24) (Шулай ук иллюстрацияне кара.) ә) Белемнәребезнең чикле булуын тану безгә нинди файда китерә?

2 Без яңа нәрсәләрне белергә сәләтле булсак та, күп кенә нәрсәләрне әле белмибез. (Әюп 37:23, 24 укы.) Моны Әюп тә танырга мәҗбүр булган. Аллаһы аңа төрле сораулар биргән, әмма Әюп аларның берсенә дә җавап кайтара алмаган. Бу аны басынкыландырган һәм үз фикер йөртүен үзгәртергә булышкан (Әюп 42:3—6). Безгә дә белемнәребезнең чикле булуын тану мөһим. Бу безгә басынкы булырга булышыр. Нәтиҗәдә, без Йәһвәнең үз вакытында кирәкле белемнәрне бирәчәген сабырлык белән көтәрбез (Гыйб. сүз. 2:6).

Йәһвә Әюп белән сөйләшкәндә, аңа болыт аша яктылык төшә. Моны Илуй һәм өч ялган дусты күзәтә.

Әюп очрагындагы кебек, белемнәребезнең чикле булуын тану мөһим (2 нче абзацны кара)


3. Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

3 Безгә нәрсәнедер белергә кирәк булса, «белеме камил Аллаһы» бездән бу белемнәрне яшерми (Әюп 37:16). Моңа инаныр өчен, әйдәгез, бу мәкаләдә нәрсә белмәгәнебезне карап чыгыйк һәм моның тискәре яклары белән уңай якларын күрик.

БЕЗ АХЫРНЫҢ КАЙЧАН КИЛӘЧӘГЕН БЕЛМИБЕЗ

4. Маттай 24:36 буенча, без нәрсәне белмибез?

4 Маттай 24:36 укы. Йәһвә Армагеддон көнен инде билгеләп куйган, әмма без аның төгәл вакытын белмибез. Гайсә дә, җирдә яшәгәндә, «ул көн һәм сәгать хакында» белмәгәнa. Ул шәкертләренә Вакыт Хуҗасы Йәһвә генә вакытларны билгели дип әйткән (Рәс. 1:6, 7).

5. Ахырның кайчан киләчәген төгәл белмәү безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

5 Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, бөек афәткә кадәр әле күпме көтәргә икәнлеге билгесез. Моның аркасында без кулларыбызны салындырырга һәм боегырга мөмкин — аеруча инде күп еллар көтсәк я якыннарыбыз бездән көлсә (2 Пет. 3:3, 4). Башыбызга мондыйрак уй килә ала: Армагеддонның төгәл көнен белсәк, сабыр булырга һәм мыскыллауларга түзәргә җиңелрәк булыр иде.

6. Ахырның кайчан киләчәген белмәүнең нинди уңай ягы бар?

6 Без Йәһвәгә яратудан хезмәт итәбез һәм аңа тулысынча таянабыз. Армагеддон көнен билгеле итмичә, Йәһвә безгә моны расларга мөмкинлек биргән. Без Йәһвәгә билгеле бер көнгә кадәр түгел, ә мәңге хезмәт итәргә телибез. «Йәһвә көненең» кайчан киләчәге турында чиктән тыш күп уйланыр урынына оҗмахтагы фатихалар турында уйлану хәерлерәк. Шулай эшләп, без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытырбыз һәм аны сөендерер өчен хәлебездән килгәнне эшләрбез (2 Пет. 3:11, 12).

7. Безгә нәрсә билгеле?

7 Безгә игътибарыбызны белгән нәрсәләргә тупларга кирәк. Мәсәлән, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдән без соңгы көннәрнең 1914 елда башланганын беләбез. Аллаһы Сүзе шулай ук соңгы көннәрдә нинди хәл-шартлар булачагын да сурәтләп бирә, шуңа күрә без «Йәһвәнең бөек көне якын» икәненә инанган (Саф. 1:14). Без шулай ук Йәһвәнең үзебезгә мөмкин кадәр күбрәк кешегә Патшалык хакындагы «яхшы хәбәрне» сөйләргә кушканын беләбез (Мат. 24:14). Бу хәбәр 1000 нән артык телдә якынча 240 илдә вәгазьләнә, һәм без бу эштә «ул көн һәм сәгать хакында» белмичә дә ашкынып катнаша алабыз.

БЕЗ АЛЛАҺЫНЫҢ НИЧЕК ЭШ ИТҮЕН БЕЛМИБЕЗ

8. Нинди мәгънәдә без Аллаһының эшләрен белмибез? (Вәгазьче 11:5)

8 Изге Язмаларда без «бөтен нәрсәне эшләүче Аллаһының... эшләрен белмибез» дип әйтелә. (Вәгазьче 11:5 укы.) Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Без Аллаһының, үз ихтыярын чынга ашырыр өчен, нәрсә эшләгәнен я ни өчен нәрсәгәдер юл куйганын кайвакыт ачык аңламаска да мөмкин. Мәсәлән, без Йәһвәнең үзебезгә ничек ярдәм итәчәген төгәл белмибез (Зәб. 37:5). Ана карынындагы баланың ничек үскәнен төгәл белмәгән кебек, без Аллаһының эшләрен дә тулысынча белеп бетермибез.

9. Йәһвәнең үзебезгә ничек ярдәм итәчәген төгәл белмәү безгә ничек комачаулый ала?

9 Йәһвәнең безгә ничек ярдәм итәчәген төгәл белмәгәнгә, безнең икеләнүчән булып китүебез бар. Мәсәлән, без тормышыбызны гадиләштерүдән я ихтыяҗ буенча күченүдән куркырга мөмкин. Яисә, рухи максатларга ирешмәгәнгә, үз хезмәтебезнең җимешләрен күрмәгәнгә я теократик проектларны үтәгәндә кыенлыкларга очраганга, без Аллаһы безне хупламый дигән нәтиҗәгә килә алабыз.

10. Йәһвәнең үзебезгә ничек ярдәм итәчәген төгәл белмәү безгә нинди сыйфатлар үстерергә булыша?

10 Икенче яктан, Йәһвәнең үзебезгә ничек ярдәм итәчәген төгәл белмәү басынкылык һәм тыйнаклык сыйфатларын үстерергә булыша. Нәтиҗәдә, без Йәһвәнең уйлары һәм эшләре безнекеннән күпкә югарырак икәнен таный башлыйбыз (Ишаг. 55:8, 9). Шулай ук Йәһвәгә таянуыбыз да арта. Ә хезмәттә я теократик проектта уңышларга ирешкәндә, без үзебезне түгел, ә Аллаһыны данлыйбыз (Зәб. 127:1; 1 Көр. 3:7). Моннан тыш, нәрсәдер без уйлаганча бармаганда, без Йәһвәнең барысын контрольдә тотканын истә тотабыз (Ишаг. 26:12). Без бит аның хезмәттәшләре генә. Шуңа күрә аның үз эшен башкарачагына һәм безгә кирәкле җитәкчелек бирәчәгенә шикләнмәбез. Аллаһы безгә ярдәм итәр өчен үткән заманнардагы кебек могҗиза кылмастыр да, әмма, һәрхәлдә, ул безне ярдәмсез калдырмас (Рәс. 16:6—10).

11. Без Йәһвә турында нәрсәләрне беләбез?

11 Без Йәһвәнең яратучан, гадел һәм зирәк булуын беләбез. Шулай ук без аның эшләребезне югары бәяләгәненә инанган. Өстәвенә, безгә Йәһвәнең үзенең тугры хезмәтчеләренә әҗер бирәчәге төгәл билгеле (Евр. 11:6). Моның барысы турында уйлану безне ныгытыр.

БЕЗ ИРТӘГӘ НӘРСӘ БУЛАСЫН БЕЛМИБЕЗ

12. Ягъкуб 4:13, 14 буенча, безгә нәрсә билгеле түгел?

12 Ягъкуб 4:13, 14 укы. Бер кеше дә иртәгә нәрсә буласын белми. Һәммәбез дә «көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» ала (Вәг. 9:11). Без планнарыбыз чынга ашырмы, юкмы һәм хәтта үзебез дә исән булырбызмы, юкмы икәнен төгәл әйтә алмыйбыз.

13. Тормыштагы билгесезлек безгә ничек тәэсир итә ала?

13 Төрле бәлаләр башыбызга көтмәгәндә төшәргә мөмкин. Өстәвенә, еш кына өметләребез акланмый кала. Моның аркасында күп кенә кеше, иртәгә ни буласын белмичә, җан тынычлыгын югалта. Тормыштагы билгесезлек җиңел генә шатлыгыбызны урлый ала (Гыйб. сүз. 13:12).

14. Бәхетле булуыбыз нәрсәгә бәйле? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)

14 Безгә шуны онытмаска кирәк: Изге Язмалар буенча, Йәһвә безне бөтен авырлыклардан да якламый һәм безнең язмышыбыз юк. Сынауларда безнең Йәһвәгә яратудан хезмәт итүебезне расларга мөмкинлек туа. Бәхетле булуыбыз киләчәкне белү-белмәүгә түгел, ә Аллаһының җитәкчелеге буенча яшәүгә бәйле (Ирм. 10:23). Аллаһыдан җитәкчелек сораганда, без, асылда: «Әгәр Йәһвә теләсә, исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез»,— дип әйтәбез (Ягък. 4:15).

1. Әти кеше үз улы белән бәла-каза очрагына рюкзак тутыра. Алар Изге Язмаларны һәм иң кирәкле әйберләрне сала. 2. Шул ук кеше үз хатыны һәм улы белән, тент сузып, яңгырдан яшеренә. Алар алдан җыйган әйберләрен куллана.

Йәһвәдән җитәкчелек эзләү һәм аңа буйсыну безне яклый (14, 15 нче абзацны кара)b


15. Киләчәк турында безгә нәрсә билгеле?

15 Иртәгесе көннең нәрсә китерәсен белмәсәк тә, без Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә мәңгелек тормыш бирәчәген беләбез; майланганнар — күктә, ә башка сарыклар җирдә мәңге яшәячәк. Без шулай ук Аллаһының ялганламаганын һәм бер нәрсәнең дә аңа үз ихтыярын үтәргә комачаулый алмаганын беләбез (Тит. 1:2). Ул гына «баштан ук нәрсә буласын, борынгы заманнан әле башкарылмаган нәрсәләрне алдан әйтә» ала. Аның пәйгамбәрлекләре элек тә үтәлгән, киләчәктә дә үтәләчәк (Ишаг. 46:10). Өстәвенә, безгә шул билгеле: безне беркем дә һәм бернәрсә дә Йәһвәнең мәхәббәтеннән аера алмаячак (Рим. 8:35—39). Без бар авырлыкларны кичереп чыга алсын өчен, Аллаһы безгә зирәклек, юаныч һәм көч бирәчәк. Ул безгә ярдәм итәчәк һәм безне фатихалаячак (Ирм. 17:7, 8).

БЕЗ ЙӘҺВӘНЕҢ ҮЗЕБЕЗНЕ НИКАДӘР ЯХШЫ БЕЛГӘНЕНӘ ТӨШЕНЕП БЕТӘ АЛМЫЙБЫЗ

16. Зәбур 139:1—6 буенча, Йәһвә безне никадәр яхшы белә?

16 Зәбур 139:1—6 укы. Барлыкка Китерүче буларак, Йәһвә безнең ничек яратылганыбызны бик яхшы белә. Ул эмоциональ, физик хәлебезгә һәм фикер йөртү рәвешебезгә нәрсә тәэсир иткәнен күргән. Ул һәрвакыт безнең белән кызыксына. Ул нәрсә әйткәнебезне һәм нәрсә күздә тотканыбызны, нәрсә эшләгәнебезне һәм ни өчен моны эшләгәнебезне белә. Давыт патша әйткәнчә, Йәһвә безне ярату белән күзәтә һәм һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Уйлап кына карагыз: Галәмнең Хуҗасы, җир белән күкнең Барлыкка Китерүчесе сезне шулкадәр яхшы белә! Давыт болай дип җырлаган: «Андый белем — ис китәрлек нәрсә. Ул минем өчен акыл ирешмәслек биек» (Зәб. 139:6, иск.).

17. Ни өчен Йәһвәнең безне яхшы белгәнен кабул итү авыр булырга мөмкин?

17 Алган тәрбия, культурабыз я элеккеге ышануларыбыз аркасында безгә Йәһвәне яратучан Ата итеп кабул итү һәм безнең белән кызыксынганына ышану авыр булырга мөмкин. Ә бәлки, без элекке гөнаһларыбыз аркасында һаман да гаеп хисе кичерәбездер, шуңа күрә Йәһвә безгә беркайчан да игътибар итмәс һәм безнең дустыбыз булырга теләмәс дип уйлыйбыздыр. Хәтта Давыт патшаның да кайвакыт андый хисләре туган (Зәб. 38:18, 21). Ә әхлаксыз теләкләр белән көрәшкән кеше болай дип уйларга мөмкин: «Әгәр Аллаһы мине яхшы аңлый икән, ни өчен соң ул тормыш рәвешемне үзгәртергә сорый? Миңа табигатем белән көрәшү авыр бит».

18. Йәһвәнең безне бик яхшы белгәнен танысак, бу безгә нинди файда китерер? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

18 Без үзебезгә Аллаһы карашы белән карарга өйрәнә алабыз. Йәһвә безне үзебездән дә яхшырак белә һәм үзебез дә күрмәгән яхшы сыйфатларыбызны күрә. Ул кимчелекләребезне һәм аларның тамырларын күрә, ләкин, безнең яхшыра алганыбызны белеп, безгә ярату белән булыша (Рим. 7:15). Моны бөтен йөрәгебез белән кабул итсәк, без Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт итә алырбыз һәм шатлыгыбызны югалтмабыз.

1. Яңгырлы, караңгы көнне транспортта барган абый-кардәш боегып тәрәзәдән карап утыра. 2. Оҗмахта шул ук абый-кардәш үз дуслары белән сукмак буйлап тауга күтәрелә һәм тирә-якка соклана.

Йәһвә яңа дөньяда безне гаҗәеп тормыш көтә дип ышандыра. Шулай итеп ул безгә тормыштагы билгесезлекне кичереп чыгарга булыша (18, 19 нчы абзацны кара)c


19. Без Йәһвә турында нәрсә беләбез?

19 Йәһвә — мәхәббәт ул. Моңа бер шик тә юк (1 Яхъя 4:8). Аның бар нормаларында ярату чагыла, ул аларны безнең файдабызга биргән. Йәһвә шулай ук безнең мәңге яшәвебезне тели. Бу мөмкин булсын өчен, ул йолым түләгән. Хаталар җибәрсәк тә, йолым ярдәмендә без Йәһвәнең хуплавына ия була алабыз (Рим. 7:24, 25). Өстәвенә, «Аллаһы йөрәгебездән бөегрәк һәм бар нәрсәне белә» (1 Яхъя 3:19, 20). Ул безгә изге хезмәтне тапшырган һәм без аны үти алырбыз дип ышана. Моның барысын белү безне бик рухландыра һәм Йәһвәгә җәлеп итә.

20. Кирәкмәгән борчылулардан ничек качарга?

20 Йәһвә кирәкле белемнәрне безгә үз вакытында гына ача. Моны басынкылык белән танысак, без кирәкмәгән нәрсәләр турында борчылмабыз һәм игътибарыбызны иң мөһим нәрсәләргә туплый алырбыз. Шулай эшләп, без «белемнәре камил булган» Йәһвәгә таянганыбызны күрсәтербез (Әюп 36:4). Әйе, белемнәребез бүген чикле, әмма без боекмыйбыз, чөнки яңа дөньяда Йәһвә безне мәңге өйрәтер. Без Аллаһының эшләре һәм аның үзе турында тагы да күбрәк белербез (Вәг. 3:11).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ахырның кайчан киләчәген белмәсәк тә, моның нинди уңай ягы бар?

  • Иртәгесе көннең нәрсә китерәсен белмәү кайсы яктан яхшы?

  • Йәһвәнең безне бик яхшы белүен истә тоту безгә нинди файда китерер?

104 ҖЫР Изге рух — Аллаһы бүләге

a Бу дөньяга каршы сугышны Гайсә Мәсих алып барачак, шуңа күрә хәзер ул Армагеддон көнен инде беләдер (Ачыл. 6:2; 19:11—16).

b ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Әти кеше үз улы белән бәла-каза очрагына рюкзак тутыра: алар анда иң кирәкле әйберләрне сала.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Боеккан абый-кардәш оҗмахтагы бәхетле тормышын күз алдына китерә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу