49 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
44 ҖЫР Боеккан кешенең догасы
Әюп китабы яхшы киңәшләр бирергә булыша
«Ә хәзер, Әюп, зинһар, сүзләремне тыңла» (ӘЮП 33:1).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Әюп китабы яхшы киңәшләр бирегә ничек булыша?
1, 2. Ни өчен Әюпнең өч иптәшенә һәм Илуйга аны юату җиңел булмаган?
ӘЮП бик бай һәм таныклы кеше булган. Шуңа күрә ул барысын югалткач, бу хәбәр Көнчыгышта яшен тизлеге белән таралган. Әюпнең өч иптәше — Илифаз, Билдад һәм Сәфәр — бу хәбәрне ишеткәч, аны юатыр өчен, Ус җиренә китә. Әюп белән нәрсә булганын күргәч, алар сүзсез кала.
2 Әюп вак, эре терлегеннән, дөяләре һәм ишәкләреннән мәхрүм калган. Балалары һәлак булган. Аның күпчелек хезмәтчеләрен үтереп бетергәннәр. Балалары һәлак булган йорт хәрәбәләрдә ята. Җитмәсә, Әюп үзе каты чирләп киткән. Аның тәне әрнеткеч шешләр белән капланган. Өч дусты көлдә утыручы кайгыга баткан Әюпне ерактан күреп ала. Аның авыртуы бик көчле икәнен күреп, алар җиде көн дәшми утыра (Әюп 2:12, 13). Әюп янына Илуй исемле яшь кеше дә килә һәм алар кырына утыра. Ахыр чиктә Әюп, сүз башлап, туган көнен каһәрли һәм: «Ни өчен мин туганда ук үлмәдем?» — дип сукрана (Әюп 3:1—3, 11). Һичшиксез, Әюп юатуга мохтаҗ! Янында утырган ир-атларның нәрсә һәм ничек әйтәчәге аларның чыннан да Әюпнең дусларымы һәм аның турында кайгыртамы икәнен күрсәтер.
3. Без нәрсә карап чыгарбыз?
3 Әюпнең өч иптәше һәм Илуй әйткән сүзләрне Йәһвә Мусаны язарга рухландырган. Шунысы игътибарга лаек: Илифазны кайбер нәрсәләрне, күрәсең, явыз рух әйтергә дәртләндергән, ә Илуйның сүзләре Йәһвә тарафыннан рухландырылган булган (Әюп 4:12—16; 33:24, 25). Менә ни өчен Әюп китабында иң начар киңәшләр дә, иң яхшылары да бар. Шуңа күрә бу китап безне яхшы киңәшләр бирергә өйрәтә ала. Башта без Әюпнең өч иптәшенең начар үрнәген, ә аннары Илуйның яхшы үрнәген карап чыгарбыз. Һәр очракта без исраиллеләрнең нәрсәгә өйрәнә алганына һәм безнең нинди файда ала алганыбызга игътибар итәрбез.
ӨЧ ИПТӘШЕНЕҢ НАЧАР ҮРНӘГЕ
4. Ни өчен Әюпнең өч иптәше аны юата алмаган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
4 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Әюпнең өч иптәше «кайгысын уртаклашырга һәм аны юатырга» дип килгән (Әюп 2:11). Әмма алар үз максатларына ирешә алмаган. Ни өчен? Моңа ким дигәндә өч сәбәп булган. Беренчедән, алар нәтиҗәләр ясарга ашыккан. Мәсәлән, алар Әюп үз гөнаһлары өчен җәза ала дип уйлаганa (Әюп 4:7; 11:14). Икенчедән, аларның киңәшләре, акыллы булып күренсә дә, күпчелеге файдасыз, игелексез һәм рәнҗеткеч булган (Әюп 13:12). Мәсәлән, Билдад ике тапкыр Әюпне күп сөйләүдә гаепләгән (Әюп 8:2; 18:2). Сәфәр исә аны «акылсыз» дип атаган (Әюп 11:12). Өченчедән, алар Әюпкә тавыш күтәрмәгәндер дә, әмма еш кына аны кимсеткән, хөкем иткән һәм чәнечкеле сүзләр әйткән (Әюп 15:7—11). Өч иптәше, Әюпне юатыр һәм дәртләндерер урынына, аның хаклы булмаганын расларга тырышкан.
Берәрсенә киңәш биргәндә, үзегезне аңардан өстен куймагыз, ә аңа булышырга тырышыгыз (4 нче абзацны кара)
5. Илифаз, Билдад һәм Сәфәр әйткән сүзләрнең нәтиҗәсе нинди булган?
5 Илифаз, Билдад һәм Сәфәр сүзләреннән соң Әюп үзен тагы да начаррак хис иткән (Әюп 19:2). Шуңа күрә аның үзен акларга тырышканы аңлашыла да. Өмете өзелеп, ул хәтта «дуамалларча сөйләшә» башлаган (Әюп 6:3, 26). Өч иптәшенең сүзләре Йәһвәнең фикер йөртү рәвешенә туры килмәгән. Аларның сүзләрендә кызгану сизелмәгән. Нәтиҗәдә, алар, үзләре дә абайламыйча, Шайтан кулындагы корал булып киткән (Әюп 2:4, 6). Бу хәбәрдән исраиллеләр нәрсәгә өйрәнә алган һәм ул безгә нинди файда китерә ала?
6. Исраилдәге өлкәннәр Әюпнең өч иптәшенең начар үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә алган?
6 Исраиллеләр нәрсәгә өйрәнә алган? Йәһвә, исраиллеләргә үз кануннарын биргәч, өлкәннәрне билгеләгән. Аларга халыкны аның тәкъва нормалары буенча хөкем итәргә кирәк булган (Кан. 1:15—18; 27:1). Өлкәннәр, киңәш бирер я хөкем чыгарыр алдыннан, игътибар белән тыңларга тиеш булган (2 Елъ. 19:6). Йәһвә алардан шулай ук, бар фактларны да беләбез дип уйламыйча, сораулар бирүләрен таләп иткән (Кан. 19:18). Өлкәннәргә үзләренә ярдәм сорап килгән кешеләр белән йомшак сөйләшергә кирәк булган. Чөнки алар тупас сөйләшсә, бу кешегә йөрәген ачарга комачаулый алган (Чыг. 22:22—24). Әюп турындагы хәбәрдә Исраилдәге өлкәннәр өчен күп сабаклар булган.
7. Башка исраиллеләр Әюп турындагы хәбәрдән нәрсәгә өйрәнә алган? (Гыйбрәтле сүзләр 27:9)
7 Әлбәттә, өлкәннәрдән тыш, башка исраиллеләр дә — яшь кеше дә, олысы да, ир-ат та, хатын-кыз да — үз дусларына киңәш бирә алган. Алар аңа Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга я тәртибен үзгәртергә ярдәм итә алган (Зәб. 141:5). Андый эчкерсез киңәш — чын дуслыкның билгесе. (Гыйбрәтле сүзләр 27:9 укы.) Илифаз, Билдад һәм Сәфәрнең начар үрнәге турында уйланып, исраиллеләр, киңәш биргәндә, нәрсә әйтмәскә һәм нәрсә эшләмәскә кирәклеген аңлый алган.
8. Кардәшләргә киңәш биргәндә, нәрсәдән качарга кирәк? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
8 Безнең өчен файда. Без кардәшләргә авыр вакытларында ярдәм итәргә телибез. Әмма Әюпнең өч иптәше кебек эш итсәк, без аларны юата алмабыз. Шуңа күрә безгә, беренчедән, киңәш бирер алдыннан, бар фактларны җыярга кирәк. Икенчедән, без киңәшне үз фикеребезгә түгел, ә Аллаһы Сүзенә нигезләргә тиеш (Әюп 4:8; 5:3, 27). Өченчедән, тупас, тәнкыйтьчел сүзләрдән качу мөһим. Әлбәттә, Илифаз һәм аның дуслары әйткән кайбер нәрсәләр хак булган. Соңрак рәсүл Паул хәтта Илифазның кайбер сүзләрен кабатлап әйткән. (Әюп 5:13 не 1 Көринтлеләргә 3:19 белән чагыштыр.) Шулай да аларның Аллаһы турында әйткән күпчелек сүзләре ялган булган һәм Әюпнең йөрәген яралаган. Шуңа күрә Йәһвә аларның сүзләре дөрес түгел дип әйткән (Әюп 42:7, 8). Киңәшебез кешедә, Йәһвә рәхимсез һәм аңа ярап булмый, дигән фикерне тудырмасын. Ә хәзер, әйдәгез, Илуйның яхшы үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнеп булганын карап чыгыйк.
Киңәш биргәндә, 1) бар фактларны исәпкә алыгыз, 2) Аллаһы Сүзен кулланыгыз һәм 3) ярату белән сөйләгез (8 нче абзацны кара)
ИЛУЙНЫҢ ЯХШЫ ҮРНӘГЕ
9. Ни өчен Әюпнең өч иптәше үз сүзләрен тәмамлагач, ул әле дә юатуга мохтаҗ булган һәм Йәһвә аңа ничек булышкан?
9 Әюп һәм аның өч иптәше бик озак сүз көрәштергән. Аларның өмет өзелү һәм ачу чагылдырган сүзләре хәтта Изге Язмаларның 28 бүлеген алган! Әлбәттә, андый сөйләшүдән соң Әюпкә җиңелрәк булып китмәгән. Ул әле дә юатуга һәм төзәтүгә мохтаҗ булган. Шунда Йәһвә Әюпкә Илуй аша ярдәм иткән. Ни өчен Илуй иртәрәк сөйли башламаган? Ул болай дип аңлаткан: «Мин яшь, ә сез олы. Шунлыктан мин үземне тыеп, белгәннәремне әйтергә батырчылык итмәдем» (Әюп 32:6, 7). Илуй олы яшьтәгеләрнең, яшьләргә караганда, гадәттә тәҗрибәлерәк һәм зирәгрәк булганын таныган. Шуңа күрә ул Әюп белән аның өч иптәшен сабырлык белән тыңлаган. Әмма алар сөйләп бетергәч, инде ул сүзен башлаган. Илуй: «Кеше күп яшәгәнгә генә зирәк булып китми, дөреслекне олылар гына аңлый дип әйтеп булмый»,— дигән (Әюп 32:9). Аннары ул нәрсә һәм ничек итеп әйткән?
10. Илуй Әюпкә киңәш бирер алдыннан нәрсә эшләгән? (Әюп 33:6, 7)
10 Илуй Әюпкә киңәш бирер алдыннан яхшы атмосфера булдырырга тырышкан. Ничек итеп? Башта аның ачуы чыкса да, ул хисләрен контрольдә тота алган (Әюп 32:2—5). Шуңа күрә ул Әюп белән йомшак, игелекле сөйләшкән. Мәсәлән, ул: «Менә, Аллаһы алдында мин нәкъ синең кебек үк»,— дигән. (Әюп 33:6, 7 укы.) Шулай ук Илуй, Әюпнең төп сүзләрен кабатлап, аны игътибар белән тыңлаганын күрсәткән (Әюп 32:11; 33:8—11). Әюпкә киңәш биргәндә дә, ул аның сүзләрен кабатлап әйткән (Әюп 34:5, 6, 9; 35:1—4).
11. Илуй Әюпкә киңәш биргәндә үзен ничек тоткан? (Әюп 33:1)
11 Әюпкә киңәш биргәндә, Илуй аңа карата хөрмәт күрсәткән. Мәсәлән, ул бу тугры хезмәтчегә исеме буенча мөрәҗәгать иткән. Өч иптәше исә моны эшләмәгән, күрәсең. (Әюп 33:1 укы.) Илуй, мөгаен, үзенә дәшмичә тору никадәр авыр булганын истә тотып, Әюпкә җавап бирергә мөмкинлек биргән (Әюп 32:4; 33:32). Ул аңа шулай ук аның кайбер фикерләренең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә алганын әйткән. Илуй Йәһвәнең зирәклеге, көче, гаделлеге һәм тугры мәхәббәте турында исенә төшергән (Әюп 36:18, 21—26; 37:13, 23, 24). Һичшиксез, Илуйның игелекле киңәшләре Әюпне Йәһвәдән дә киңәшләр кабул итүгә әзерләгән (Әюп 38:1—3). Илуй үрнәгеннән исраиллеләр нәрсәгә өйрән алган һәм ул безгә нинди файда китерә ала?
12. Йәһвә, үз халкына ярдәм итәр өчен, пәйгамбәрләрне ничек кулланган? Һәм исраиллеләр, шул исәптән пәйгамбәрләр, Илуйның яхшы үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә алган?
12 Исраиллеләр нәрсәгә өйрәнә алган? Исраил тарихы дәвамында Йәһвә, үз халкына ниятләрен җиткерер өчен, пәйгамбәрләрне кулланган. Мәсәлән, хакимнәр идарә иткәндә, Дибра халыкка әниләрчә рухи җитәкчелек биргән, шулай ук Ишмуил яшьтән үк Йәһвә тарафыннан сөйләгән (Хак. 4:4—7; 5:7; 1 Иш. 3:19, 20). Аннары, патшалар вакытында, Йәһвә, саф гыйбадәттән читләшкән халыкка рухи җитәкчелек һәм киңәшләр бирер өчен, бер-бер артлы пәйгамбәрләрне җибәреп торган (2 Иш. 12:1—4; Рәс. 3:24). Илуй үрнәге аларга һәм башка тугры хезмәтчеләргә, берәрсенә ярдәм итәр өчен, нәрсә һәм ничек әйтергә икәнен аңларга булыша алган.
13. Илуй мисалы безгә ничек ярдәм итә?
13 Безнең өчен файда. Илуй үрнәге, борынгы вакытта пәйгамбәрләргә генә түгел, бүген безгә дә файда китерә. Алар кебек, без дә кешеләргә Аллаһы ихтыярын белдерәбез. Шулай ук без имандашларыбызны ныгытабыз һәм дәртләндерәбез (1 Көр. 14:3). Аеруча өлкәннәргә Илуй үрнәгенә иярергә кирәк. Алар кардәшләр белән, шул исәптән боекканга «дуамалларча сөйләшкәннәре» белән, үз-үзләрен игелекле тотарга тиеш (Әюп 6:3; 1 Тис. 5:14).
14, 15. Өлкәннәр, киңәш биргәндә, Илуйдан ничек үрнәк ала ала? Мисал китерегез.
14 Мондый хәлне күз алдына китерегез. Өлкән җыелыштагы бер апа-кардәшнең шатлыгын югалтканы турында белеп ала. Аны дәртләндерер өчен, ул башка бер өлкән белән бергә аның янына килә. Апа-кардәш аларга, хезмәткә һәм очрашуларга йөрсә дә, үзен бәхетсез хис иткәне турында әйтә. Абый-кардәшләр нәрсә эшләр?
15 Башта алар апа-кардәшнең ни өчен шатлыгын югалтканын аңларга тырышыр. Моның өчен алар аны игътибар белән тыңлар. Бәлки, ул үзен Аллаһының яратуына лаексыз дип саныйдыр. Яки «тормыш мәшәкатьләре» аның рухын төшерәдер (Лүк 21:34). Икенчедән, өлкәннәр апа-кардәшне мактар. Ул бит, бернәрсәгә дә карамастан, хезмәт итүен һәм очрашуларга йөрүен дәвам итә. Һәм өченчедән, өлкәннәр, апа-кардәшнең хәлен яхшырак аңлагач, Изге Язмаларны кулланып, Аллаһының аны яратканына ышандырыр (Гәл. 2:20).
АЛГА ТАБА ДА ӘЮП КИТАБЫННАН ФАЙДА АЛЫГЫЗ
16. Әюп китабы безгә алга таба да файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә?
16 Әйе, Әюп китабыннан без күп нәрсәгә өйрәндек. Үткән мәкаләдән күргәнебезчә, бу китап Аллаһының ни өчен газаплар рөхсәт иткәнен һәм аларны ничек кичереп чыгарга икәнен аңларга булыша. Бу мәкаләдә исә без, Әюпнең өч иптәшенең начар үрнәген һәм Илуйның яхшы үрнәген карап чыгып, яхшы киңәшләр бирергә өйрәндек. Киләчәктә, сезгә берәрсенә киңәш бирергә кирәк булса, бу мәкаләдәге сабакларны кабатлап чыгып була. Әюп китабын инде күптән укыган булсагыз, бу искиткеч хәбәрне яңадан укып чыгарга максат куегыз. Сез аннан тагы да күбрәк файдалы фикерләр таба алырсыз.
125 ҖЫР «Шәфкатьлеләр бәхетле»!
a Илифаз, Йәһвә бер кешене дә тәкъва дип санамый, шуңа күрә беркем дә аның хуплавына ирешә алмый, дип уйлаган. Күрәсең, бу фикерне аңа явыз рух таккан. Илифаз өч тапкыр сөйләгән һәм һәр очракта да бу ялгыш фикерне кабатлаган (Әюп 4:17; 15:15, 16; 22:2).