Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 172 мәкалә
  • Магдалалы Мәрьям кем булган?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Магдалалы Мәрьям кем булган?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Магдалалы Мәрьям фахишә булганмы?
  • Магдалалы Мәрьям «рәсүлләр өчен рәсүл» булганмы?
  • Магдалалы Мәрьям Гайсә Мәсихнең хатыны булганмы?
  • «Мин Хуҗабызны күрдем!»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • «Мин — Йәһвәнең колы!»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Кайгырса да бирешмәгән
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Гайсә исән!
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 172 мәкалә
Магдалалы Мәрьям төрбә янында үледән терелгән Гайсәне очраткан.

Магдалалы Мәрьям кем булган?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Магдалалы Мәрьям Гайсәнең тугры шәкерте булган. Аның «магдалалы» дигән кушаматы, күрәсең, «Магдала» (бәлки, «Мәгәдән») дип аталган шәһәрдән килгән. Бу шәһәр Гәлиләя диңгезе тирәсендә урнашкан булган. Мәрьям кайчандыр анда яшәгән булса кирәк.

Магдалалы Мәрьям һәм башка хатыннар Гайсә һәм аның шәкертләре белән йөргән һәм аларга матди яктан булышкан (Лүк 8:1—3). Ул үз күзләре белән Гайсәнең үлемен күргән һәм Гайсә терелгәннән соң аны беренчеләрдән күргән (Марк 15:40; Яхъя 20:11—18).

  • Магдалалы Мәрьям фахишә булганмы?

  • Магдалалы Мәрьям «рәсүлләр өчен рәсүл» булганмы?

  • Магдалалы Мәрьям Гайсә Мәсихнең хатыны булганмы?

  • Изге Язмаларда ничә Мәрьям искә алына?

Магдалалы Мәрьям фахишә булганмы?

Изге Язмаларда Мәрьям фахишә булган дип әйтелми. Анда Гайсә аның эченнән җиде җенне куып чыгарган дип кенә әйтелә (Лүк 8:2).

Ни өчен кайберәүләр ул фахишә булган дип уйлый? Мәрьямнең үлеменнән соң берничә гасыр үткәч, кайбер кешеләр аның Гайсә аякларын күз яшьләре белән юган һәм чәчләре белән сөрткән хатын (бәлки, фахишә) булганын фаразлаган (Лүк 7:36—38). Ләкин Изге Язмаларда моңа ышаныр өчен бернинди нигез юк.

Магдалалы Мәрьям «рәсүлләр өчен рәсүл» булганмы?

Юк. Католик чиркәү Мәрьямне «Изге магдалалы Мәрьям» һәм «рәсүлләр өчен рәсүл» дип атый, чөнки ул рәсүлләргә Гайсә үледән терелгән дигән хәбәрне беренчеләрдән җиткергән (Яхъя 20:18). Ләкин бу аны рәсүл итми. Һәм Изге Язмаларда да ул беркайда да шулай дип аталмый (Лүк 6:12—16).

Изге Язмаларның язылуы б. э. беренче гасырының азагында тәмамланган. Алтынчы гасырда гына чиркәү магдалалы Мәрьямне «изге» дип атый башлаган. Икенче һәм өченче гасырда кайбер язуларда — Изге Язмалар канонына кермәгән язуларда — Гайсәнең кайбер рәсүлләре Мәрьямнән көнләшкән дип әйтелә. Андый уйлап чыгарылган хикәяләрне Изге Язмалар расламый.

Магдалалы Мәрьям Гайсә Мәсихнең хатыны булганмы?

Юк. Изге Язмалар ап-ачык күрсәткәнчә, Гайсә беркайчан да өйләнгән булмаганa.

a «Гайсә өйләнгән булганмы? Гайсәнең бертуганнары булганмы?» дигән мәкаләне карагыз.

Изге Язмаларда ничә Мәрьям искә алына?

Изге Язмаларда Мәрьям исемле алты хатынb искә алына.

  1. 1. Гайсәнең анасы (Маттай 1:18).

  2. 2. Марта белән Лазарның бертуганы (Яхъя 11:1, 2).

  3. 3. Магдалалы Мәрьям (Лүк 8:2).

  4. 4. Ягъкуб белән Йосысның анасы (Маттай 27:56).

  5. 5. Марк дип аталучы Яхъяның анасы (Рәсүлләр 12:12).

  6. 6. Римда яшәгән, андагы җыелыш хакына тырышып эшләгән мәсихче (Римлыларга 16:6).

b «Мәрьям» дигән исем — Мусаның апасы йөрткән «Мириам» дигән еврей исеменең грек формасы (1 Елъязма 6:3).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу