Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwhf 18 мәкалә
  • Аралашу сыйфатын ничек яхшыртырга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аралашу сыйфатын ничек яхшыртырга?
  • Гаилә өчен ярдәм
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бергә, ләкин аерым. Ни өчен?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Карап чыгар өчен сораулар
  • Электрон җайланмаларның тәэсире. Никах
    Уяныгыз! 2021
  • Ничек эшне «эштә» калдырырга?
    Гаилә өчен ярдәм
  • «Чал аерылышуны» ничек булдырмаска?
    Гаилә өчен ярдәм
  • Ничек электрон җайланмаларга дөрес караш сакларга?
    Гаилә өчен ярдәм
Күбрәк карарга
Гаилә өчен ярдәм
ijwhf 18 мәкалә
Ир белән хатын бергә ашарга пешерә һәм күңелле аралаша.

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ

Аралашу сыйфатын ничек яхшыртырга?

Күп кенә ирле-хатынлы үзара аралашу сыйфаты белән канәгать түгел. Бу бергә күп вакыт үткәргән парларга да кагыла. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?

  • Бергә, ләкин аерым. Ни өчен?

  • Нәрсә эшләп була?

  • Ирле-хатынлылар нәрсә әйтә?

  • Карап чыгар өчен сораулар

Бергә, ләкин аерым. Ни өчен?

  • Арыганлык

    «Аралашыр өчен вакыт табылганда, я ирем бик арыган була, я минем хәлем юк. Арыган булсам, бөтен нәрсә ачуымны чыгара, хәтта вак-төяк тә. Шуңа күрә без тын гына утырып телевизор карыйбыз» (Анна).

  • Электрон тозаклар

    «Социаль челтәрләр һәм бар булган онлайн күңел ачулар күп вакытны урлый. Интернетта сәгатьләр буе янәшә утырып, бер-береңә бер сүз дә эндәшмәскә була. Сез бергә дә кебек, әмма шул ук вакыт һәркем үзенә бикләнгән һәм кайчак хәтта төрле бүлмәләрдә дә утыра» (Кэтрин).

  • Төрле кызыксынулар

    «Ирем эштән кайткач, шундук баш-аягы белән үзенең хоббиена чума. Әлбәттә, ул моңа лаек, чөнки ул эшендә бик арый. Әмма мин күбрәк вакыт бергә үткәрергә теләр идем» (Джейн).

  • Эш

    «Заманча технологияләр эш белән өй арасындагы чикләрне бетерде. Хатыным белән бергә вакыт үткәрер урынына, мин эш белән бәйле сорауларны хәл итеп утырганымны сизмичә дә калганмын» (Марк).

Нәрсә эшләп була?

  • Истә тотыгыз: вакыт-вакыт кына түгел, ә һәрдаим аралашырга кирәк.

    Изге Язмалардагы принцип: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10).

    Уйлап кара. Сезнең эшегез һәм яраткан шөгыльләрегез никахыгызга караганда мөһимрәк булып китмәдеме? Тормыш иптәшегезгә җитәрлек вакыт һәм игътибар бирәсезме? Аралашуга килгәндә, сез иң тәмле кисәкләрне я калдыкларны гына бирәсезме?

    Киңәш. Барысын да үзагымына җибәрмәгез. Рәхәтләнеп аралашырга бернәрсә дә комачауламасын өчен, графигыгызда вакыт бүлеп куегыз һәм шул чакта тулаем вакытны бергә үткәрә алырсыз.

    «Ирем икебез өчен генә берәр нәрсә планлаштырганда, бу мине бик шатландыра. Мин үземне аның өчен мөһим икәнемне сизәм һәм аңа да минем белән булу ошаганын күрәм. Шунлыктан мин аны тагы да ныграк яратам» (Анна).

  • Электрон җайланмаларыгызга: «Минем вакытым юк. Соңрак»,— дип әйтергә өйрәнегез.

    Изге Язмалардагы принцип: «Һәр эшнең үз вакыты бар» (Вәгазьче 3:1).

    Уйлап кара. Бар игътибарыгызны тормыш иптәшегез өчен бүлеп куйган чакта, СМС-лар я башка хәбәрләр никадәр еш комачаулый?

    Киңәш. Көнгә бер генә тапкыр булса да (шул вакытта телефоннарны башка бүлмәдә калдырып) бергәләп ашагыз. Бу — вакытны бергә үткәреп, аралашыр өчен яхшы мөмкинлек.

  • Өй һәм көнкүреш белән бәйле эшләрне бергә башкарырга тырышыгыз.

    Изге Язмалардагы принцип: «Икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак, чөнки алар үз эшләре өчен зуррак файда ала» (Вәгазьче 4:9, искәрмә).

    Уйлап кара. Тормыш иптәшегез белән өй эшләрен никадәр еш аерым башкарасыз?

    Киңәш. Бер команда булыгыз һәм бер генә кеше эшли алган эшне дә бергә, бер-берегезгә ярдәм итеп башкарыгыз.

    «Кибеткә бару, керләр юу, юылган керләрне урнаштыру, бакчада эшләү кебек эшләрне авыр йөк дип түгел, ә бергә булыр өчен мөмкинлек итеп санагыз» (Нина).

  • Реалист булыгыз

    Изге Язмалардагы принцип: «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын» (Филипиялеләргә 4:5).

    Уйлап кара. Ничек өметләребездә акыллы караш сакларга һәм тормыш иптәшеннән артык күпне таләп итмәскә?

    Киңәш. Һәрберегез нәрсәдә мохтаҗ икәне турында утырып сөйләшегез. Икегезгә дә нәрсә яхшы һәм уңайлы булганы турында уйланыгыз.

    «Иремнең көче ташып тора, ә минем, киресенчә, хәлем бик тиз бетә. Без менә нинди чара таптык: мин үзем иремә урамга чыгып керергә тәкъдим итәм, ә ул спорт белән шөгыльләнгән арада, мин өйдә калып ял итәм. Шулай эшләп, икебез дә канәгать булып кала» (Даньела).

    Ирле-хатынлылар нәрсә әйтә?

    Ямин һәм Кендра.

    «Бергә ашап алу бу — мөһим сорауларны карап чыгар өчен я бергә көлеп алыр өчен яхшы мөмкинлек. Бу ир белән хатынга бер түбә астында яшәүләрен генә түгел, ә аларның бер бөтен булуларын аңларга ярдәм итә» (Ямин һәм хатыны Кендра).

    Моника һәм Шон.

    «Ашарга кирәк бит, ә ни өчен моны бергә эшләмәскә? Минем балачактан калган иң яхшы истәлекләремнең берсе — әти-әнием белән бергә кичке аш өстәле янында җыелу. Ә хәзер без ирем белән бергә, өстәл артына утырып, үз истәлекләребезне ясыйбыз» (Моника һәм ире Шон).

Карап чыгар өчен сораулар

Баштан һәрберегез аерым киләсе сораулар турында уйланыгыз. Ә аннары җавапларыгызны бергәләп карап чыгыгыз.

  • Сез аралашуыгызны нинди билге белән бәяләр идегез?

  • Аралашу турында әйткәндә, тормыш иптәшегезне хәзер үк нәрсә өчен мактый аласыз?

  • Тормыш иптәшегез белән аралашу тагы да күңеллерәк булсын өчен, ул сезнең өчен нәрсә эшли ала?

  • Тормыш иптәшегез белән сөйләшүегез электрон җайланмалар аркасында никадәр еш өзелә?

  • Сез икегез дә нәрсәдә юл куя алыр идегез?

  • Һәрберегез инде бу атнаны, гаиләгездә аралашу сыйфатын яхшыртыр өчен, нинди үзгәрешләр ясый ала?

Икегез дә аралашу сыйфаты белән канәгать булсын өчен, нәрсә эшләргә? Төп фикерләр

  • Истә тотыгыз: вакыт-вакыт кына түгел, ә һәрдаим аралашырга кирәк.

  • Электрон җайланмаларыгызга: «Минем вакытым юк. Соңрак»,— дип әйтергә өйрәнегез.

  • Өй һәм көнкүреш белән бәйле эшләрне бергә башкарырга тырышыгыз.

  • Реалист булыгыз

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу