Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwhf 22 мәкалә
  • Балаларыгызны рәхмәтле булырга өйрәтегез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Балаларыгызны рәхмәтле булырга өйрәтегез
  • Гаилә өчен ярдәм
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Балаларны рәхмәтле булырга ничек өйрәтергә?
  • «Һәр нәрсә өчен рәхмәтле булыгыз»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Рәхмәт хисе
    Уяныгыз! 2016
  • Ни өчен рәхмәтле булырга кирәк?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Рәхмәтле бул
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
Күбрәк карарга
Гаилә өчен ярдәм
ijwhf 22 мәкалә
Елмаючы кыз үзе ясаган открытканы тота, анда рәхмәт сүзләре язылган.

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Балаларыгызны рәхмәтле булырга өйрәтегез

Тикшерүләр күрсәткәнчә, рәхмәтле кешеләр бәхетлерәк һәм сәламәтрәк. Алар авырлыкларны җиңелрәк кичерә, һәм аларның дуслык мөнәсәбәтләре ныграк. Психолог Роберт Эммонс әйтүенчә, рәхмәтле булу «кешене көнчелек, үпкә хисе, комсызлык һәм мәрхәмәтсезлек кебек начар сыйфатлардан яклый»a.

Рәхмәтле булу балаларга нинди файда китерә? 700 яшүсмер катнашкан дүрт еллык тикшерү шуны күрсәтте: рәхмәтле балалар имтиханнарда сирәгрәк күчерә, наркотик һәм алкогольны әзрәк куллана һәм аларның башкалар белән мөнәсәбәтләре яхшырак.

  • Барысы да сиңа тиеш дигән караш рәхмәт хисен бетерә. Күп балалар үзләренә бирелгән яхшы нәрсәләрне бүләк итеп түгел, ә үзләрендә булырга тиешле нәрсә итеп кабул итә. Шуңа күрә алар рәхмәт белдерүне кирәк дип тапмый.

    Бүген мондый караш киң таралган. Кэтрин исемле бер әни кеше болай ди: «Бүгенге дөнья кешеләрне теләгән бар нәрсәләренә ия булырга этәрә. Телевидение һәм интернет безгә шундый фикер тага: сез иң яхшы нәрсәләрне беренче булып алырга лаеклы!»

  • Сабый чактан ук баланы рәхмәт белдерергә өйрәтеп була. Кайе исемле бер әни кеше болай ди: «Балалар барысын тиз үзләштерә. Аларны бәләкәй чактан ук яхшы гадәтләргә өйрәтү, агач туры үссен өчен, аны бәйләп куюга тиң».

Балаларны рәхмәтле булырга ничек өйрәтергә?

  • Рәхмәтне сүзләр белән белдерергә өйрәтегез. Хәтта кечкенә балалар да үзләренә бирелгән берәр бүләк я эшләнгән яхшылык өчен рәхмәт дип әйтергә өйрәнә ала. Үсә барган саен, алар башкаларның юмартлыгын күбрәк кадерләр.

    Әни кеше кулларында кечкенә кызын тота. Алар икесе дә бүләк ителгән уенчык өчен рәхмәтле.

    Изге Язмалардагы принцип: «Рәхмәтле булыгыз» (Көләсәйлеләргә 3:15).

    «Безнең өч яшьлек оныгыбыз һәрвакыт рәхмәт дип әйтә, һәм нәрсәдер сораганда, мәсәлән, „бирегезче“ дип эндәшә. Моңа ул үз әти-әниләреннән өйрәнде. Алар, башкаларга һәм бер-берсенә үз рәхмәтләрен белдереп, улларына яхшы үрнәк күрсәтә» (Джеффри).

  • Рәхмәтне эшләр белән күрсәтергә өйрәтегез. Балагызны, аңа берәрсе бүләк бирсә, үз рәхмәтләрен открытка язып белдерергә дәртләндерегез. Шулай ук балагызга өйдә берәр нәрсә эшләргә кушыгыз. Өйдәге эшләрдә үзе катнашып, ул чисталыкны саклау өчен куйган тырышлыкларны күрер һәм кадерләр.

    Ата-аналар үз балаларын рәхмәт хатларын язарга өйрәтә.

    Изге Язмалардагы принцип: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).

    «Безнең ике яшүсмер балабыз безгә ризык әзерләүдә һәм башка өйдәге эшләрдә булыша. Бу аларга безнең әти-әни буларак куйган тырышлыкларыбызны кадерләргә ярдәм итә, һәм алар өйдәге тәртипнең үзеннән-үзе барлыкка килмәгәнен яхшы аңлый» (Беверли).

  • Балагызда рәхмәт рухын үстерегез. Рәхмәтле булуны яхшы туфракта үскән чәчәк белән чагыштырыйк. Яхшы туфрак бу — басынкылык. Басынкы кеше үзенең башкаларның ярдәменә мохтаҗ булуын таный һәм үзенә күрсәтелгән ярдәм өчен һәрвакыт рәхмәтле була.

    Әти кеше үз улларын велосипедны ремонтларга өйрәтә.

    Изге Язмалардагы принцип: «Басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез. Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:3, 4).

    «Ашаганда, без рәхмәт уенын уйныйбыз. Һәрберебез кемгә нәрсә өчен рәхмәтле булуы турында сөйли. Бу безгә уңай фикер йөртергә һәм күбрәк үзебез турында түгел, ә башкалар турында уйларга ярдәм итә» (Тамара).

Киңәш. Үрнәк күрсәтегез. Балаларыгыз, сез аларга һәм башка кешеләргә рәхмәтегезне белдергәндә, сездән үрнәк алып, рәхмәтле булырга өйрәнер.

a «Thanks! How Practicing Gratitude Can Make You Happier» китабыннан.

Ата-аналар нәрсә әйтә?

Джеффри белән Карен .

«Без хатыным белән балаларыбызны рәхмәт хатларын язарга өйрәтәбез. Бу аларга беркем дә бернәрсә дә безгә бирергә тиеш түгел икәнен истә тотарга һәм үзебездә булган яхшы нәрсәләрне кадерләргә булыша, чөнки бирүче җылы рәхмәт сүзләренә лаек» (Джеффри белән Карен).

Сьюзен белән Кристофер .

«Балалар сөйләшә башлагач, аларны шунда ук рәхмәт сүзләренә өйрәтергә кирәк, чөнки рәхмәтле балалардан рәхмәтле олылар үсә» (Сьюзен белән Кристофер).

Йомгаклау: балаларыгызны рәхмәтле булырга өйрәтегез

  • Рәхмәтне сүзләр белән белдерергә өйрәтегез. Хәтта кечкенә балалар үзләренә күрсәтелгән яхшылык өчен рәхмәт дип әйтергә өйрәнә ала.

  • Рәхмәтне эшләр белән күрсәтергә өйрәтегез. Балагызны, аңа берәрсе бүләк бирсә, рәхмәт сүзләрен открытка я хат язып белдерергә өйрәтегез. Аларга өйдә берәр нәрсә эшләргә кушыгыз. Шулай итеп алар тәртип булсын өчен нинди тырышлыклар куела икәнен күрер.

  • Балагызда рәхмәт рухын үстерегез. Басынкылык сыйфаты балаларга үзләре турында түгел, ә башкалар турында уйланырга дәртләндерер, һәм алар үзләренә күрсәтелгән ярдәм өчен башка кешеләргә рәхмәтле булыр.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу