Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 97 мәкалә
  • Ни өчен мин гафу үтенергә тиеш?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен мин гафу үтенергә тиеш?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен гафу үтенергә кирәк?
  • Ничек гафу үтенергә?
  • Бәхетле никах серләре. Гафу үтенү
    Гаилә өчен ярдәм
  • Ни өчен гафу үтенү шулкадәр авыр?
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Гафу үтенү — татулыкка ирешү юлы
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • 8 Үрнәк
    Уяныгыз! 2018
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 97 мәкалә
Укучы класста утыра, укытучы аны әрли.

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ни өчен мин гафу үтенергә тиеш?

Киләсе ситуацияләрдә син нәрсә эшләр идең?

  1. Дәрес вакытында укытучың сине начар тәртибең өчен әрли.

    Укытучыдан, ул артык таләпчән булып тоелса да, гафу үтенергәме?

  2. Дустың син аның турында начарны сөйләдең икәнен белде.

    Син дустың турында хакны әйткән булсаң да, аңардан гафу үтенергәме?

  3. Син, әтиеңә ачуланып, аның белән хөрмәтсез сөйләшә башладың.

    Әтиеңнән, ул сине ярсыткан кебек тоелса да, гафу үтенергәме?

Бу өч сорауга җавап — әйе. Ләкин сине аклаучы сәбәпләрең булса да, ни өчен гафу үтенергә кирәк?

  • Ни өчен гафу үтенергә кирәк?

  • Ничек гафу үтенергә?

  • Яшьтәшләрең сөйли

Ни өчен гафу үтенергә кирәк?

  • Гафу үтенә белү — җитлеккән булуның билгесе. Сүзләрең һәм эшләрең өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, син җитлеккән кешегә хас сыйфатларны үстерәсең.

    «Басынкылык һәм сабырлык безгә гафу үтенергә һәм аннары башка кеше әйткәнне тыңларга булышыр» (Рейчел).

  • Гафу үтенә белүче кеше тынычлык булдыра. «Гафу ит» дип әйтә белүче кеше тату мөнәсәбәтләрне кадерләгәнен күрсәтә. Аның өчен үзен хаклы итеп, ә башкаларны хаксыз итеп күрсәтү әллә ни мөһим түгел.

    «Үзеңне гаепсез дип санасаң да, татулык беренче урында булырга тиеш. Гади генә „гафу ит“ дигән сүзләр дуслыкны коткара ала» (Мириам).

  • Гафу үтенү җиңеллек хисе бирә. Берәрсе синең сүзләрең я эшләрең аркасында газап чигә икәнен белү авыр йөк булып тора. Ләкин гафу үтенү җиңеллек китерәa.

    «Кайчак мин әти-әниемә нәрсәдер уйламыйча әйткән идем. Миңа шундый начар булды, ләкин гафу үтенү дә авыр иде. Ә кичерүен сорагач, миңа җиңелрәк булып китә иде, чөнки гаиләгә тынычлык кайта иде» (Ниа).

    Яшүсмер зур-зур ташны үз аркасында күтәреп бара.

    Үкенү хисе авыр йөккә охшаш. Ләкин гафу үтенү җиңеллек китерә

Гафу үтенү җиңелме? Һич тә юк! Дена исемле бер кызга әнисенә әйткән тупас сүзләре өчен күп тапкыр гафу үтенергә туры килгән. Ул шуны таный: «„Гафу ит“ дигән сүзләрне әйтү бер дә җиңел түгел. Әйтерсең лә, тамагыңа тыгылган төер бу сүзләрне әйтергә ирек бирми!»

Ничек гафу үтенергә?

  • Мөмкин булса, кешедән шәхси рәвештә гафу үтен. Шәхси рәвештә гафу үтенү кешегә үкенүеңнең эчкерсезлеген күрергә мөмкинлек бирә. Гафу үтенү сүзләрен язып кына җибәрсәң, кеше сиңа ышанмаска мөмкин. Хәбәреңә хәтта моңсу йөзле смайликларны өстәсәң дә, сүзләрең икейөзле булып күренергә мөмкин.

    Киңәш: шәхси рәвештә гафу үтенергә мөмкинлегең булмаса, бәлки, телефоннан шалтыратып я открытка язып, кешенең кичерүен сорап була. Һәрхәлдә, сүзләреңне игътибар белән сайла.

    Изге Язмалардагы принцип: «Тәкъваның йөрәге уйлап җавап бирә» (Гыйбрәтле сүзләр 15:28).

  • Вакытны сузмыйча гафу үтен. Гафу үтенүне озакка сузсаң, арагыздагы проблема зуррак булып күренер һәм мөнәсәбәтләрегез киеренкеләнер генә.

    Киңәш: максат куй, мәсәлән: «Мин бүген гафу үтенермен». Моны кайчан эшлисен билгеләп, тоткарланмыйча эшлә.

    Изге Язмалардагы принцип: «Бу эшне тизрәк... җайга сал» (Маттай 5:25).

  • Чын күңелдән гафу үтен. «Синең шундый хисләрне кичерүең бик кызганыч» дигән сүзләр — гафу үтенү түгел. «Кеше синең кылган хатаң өчен тулысынча җаваплылык алганыңны күрсә, сине хөрмәт итәр»,— дип әйтә Жанель исемле кыз.

    Киңәш: гафу үтенүең шартларга бәйле булмасын. «Мин үз гаебемне танырмын, әгәр дә син үз гаебеңне танысаң»,— дип әйтмә.

    Изге Язмалардагы принцип: «Әйдәгез, тынычлыкка... өлеш кертүче нәрсәләргә омтылыйк» (Римлыларга 14:19).

Яшьтәшләрең сөйли

Валерия.

«Гафу үтенер өчен, басынкылык таләп ителә, аеруча гаеп тулысынча синдә булмаса. Шулай булса да, мин сүзләремнең эчкерсез, җылы булуын телим. Максатым — утка утын өстәү түгел, ә янгынны сүндерү» (Валерия).

Филип.

«Гафу үтенергә әзер булуың синең үзең турында түгел, ә күбрәк башкалар турында уйлавыңны күрсәтә. Кичерү сораганда, бәлки, уңайсызрак булса да, бу сиңа яхшырак дус булырга ярдәм итәр, һәм дуслыгыгыз хәтта ныгып китәр» (Филип).

Кендэл.

«Рәнҗегән кеше, бәлки, чиктән тыш нык ачуланадыр. Ләкин бу аның хаклы түгел икәнлеген һәм үземнең хаклы булуымны күрсәтми. Нинди зыян китерелгән булганы турында уйлау яхшырак булыр иде. Сүзләремнән я эшләремнән берәрсе газап чигә икән, мин гафу үтенергә тиешмен» (Кендэл).

Йомгаклау: ни өчен мин гафу үтенергә тиеш?

  • Гафу үтенә белү — җитлеккән булуның билгесе.

  • Гафу үтенә белүче кеше тынычлык булдыра.

  • Гафу үтенү җиңеллек хисе бирә.

Ничек гафу үтенергә:

  • Мөмкин булса, кешедән шәхси рәвештә гафу үтен.

  • Вакытны сузмыйча гафу үтен.

  • Чын күңелдән гафу үтен.

a Кешенең милкенә зыян китергән булсаң, шул чакта гафу үтенү генә түгел, ә зарарны каплар өчен түләү яхшы булыр иде.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу