Дөнья тиздән юк булачакмы? Апокалипсис нәрсә ул?
«Апокалипсис» дигән сүзне ишеткәч, сездә нинди уйлар туа? Кемдер бөтен җир йөзен каплаган һәм бөтен тереклекне юк итә торган афәтне күз алдына китерә. Ә кемдер тиздән бөтен дөнья хәтәр бәла-каза кичерәчәк дип уйлый. Андый уйлар аеруча мондый яңалыкларны укыгач туа:
«Атом-төш сугышын берәрсе юри башлармы я бу берәр кемнең хатасы булырмы, ә, бәлки, бу сугышны, бер-берсен аңлап бетермәгәнгә, берәр ил башлармы, ничек кенә булмасын андый сугышның башлануы бик тә ихтимал» («Атом белән бәйле тикшерүләр алып баручы галимнәр бюллетене»)
«Давыллар, урмандагы янгыннар, корылык, диңгездәге коралларның төсләрен югалтулары, аномаль эсселек, су басулар — андый афәтләр саны соңгы дистә ел эчендә шактый кискен үсте» («National Geographic»).
«Соңгы дистәләгән еллар эчендә Африкада саранчаның андый һөҗүмнәре әле булганы юк иде» («The Associated Press»).
Җир апокалипсиста юк ителәчәкме? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Планетабыз юк ителәчәкме?
Юк. Аллаһы Сүзендә, Изге Язмаларда, җир мәңге торачак дип әйтелә (Вәгазьче 1:4). Аллаһы үзе барлыкка китергән Җирне юк итмәячәк, ул «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» (Ачылыш 11:18).
Дөнья юк ителәчәкме?
Изге Язмалар буенча, Аллаһы әмерләрен үтәмәгән һәм үз теләкләре буенча яшәгән кешеләр — шундый «дөнья» юк ителгән булачак. Бу Нух пәйгамбәр көннәрендәге кебек булачак. Шул көннәрдә Аллаһы «бозык кешеләр дөньясына туфан китергән» булган (2 Петер 2:5).
1 Яхъя 2:17 дә болай диелә: «Дөнья да, аның нәфесләре дә үтеп китә». Бу сүзләрдән шуны күрәбез: Аллаһы Җир планетасын түгел, ә явызлыкка баткан кешеләрне юк итәчәк.
Ахыр кайчан киләчәк?
Изге Язмаларда ахырның кайчан киләчәге турында төгәл әйтелми (Маттай 24:36). Ләкин аннан ахыр тиздән киләчәк икәнен күрәбез. Изге Язмаларда мондый вакыйгалар турында алдан әйтелгән булган:
Сугышлар, ризыкка кытлык, эпидемияләр, көчле җир тетрәүләр «урыны-урыны белән» булачак (Маттай 24:3, 7, 14; Лүк 21:10, 11; Ачылыш 6:1—8).
Кешеләрнең күпчелеге үз-үзләре турында гына уйлап яшәячәк. Менә аларның кайбер үзенчәлекләре: «Кешеләр... акча яратучан... яхшылыкның кадерен белмәүче... тотнаксыз... булырлар» (2 Тимутигә 3:1—5).
1914 елдан башлап, дөнья хәле Изге Язмаларда әйтелгәннәргә туры килә икәнен күп кенә кеше күрә. Дөнья хәле ахырның якын икәнен күрсәтә. Күбрәк белер өчен мондый мәкаләләрне карагыз: «Изге Язмалардагы хронология буенча, 1914 ел нинди ел ул?», «„Соңгы көннәрнең“, ягъни „ахыр заманның“, билгеләре нинди?»
Изге Язмалар буенча, «апокалипсис» нәрсә ул?
Изге Язмаларда «апокалипсис» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе гадәттә «ачыклау», «ачу» дигәнне аңлата. Еш кына бу сүз яшерелгән мәгълүматны ачып бирүне аңлата. Изге Язмаларда шулай ук «Хуҗабыз Гайсәнең... килгәнлеге ачык күренеп торганда» дип әйтелә. Сүзгә-сүз төп нөсхәдә болай дип язылган: «Хуҗабыз Гайсәнең апокалипсисы». Шул вакытта Гайсә үзен җирдән явызлыкны юк итәргә хакимлеге булган шәхес итеп ачыклаячак. Ул шулай ук Аллаһының тугры хезмәтчеләрен бүләкләячәк (2 Тисалуникәлеләргә 1:6, 7; 1 Петер 1:7, 13).
Изге Язмаларның соңгы китабы Апокалипсис, ягъни Ачылыш, дип атала, чөнки анда киләчәктә булачак вакыйгалар ачыклана (Ачылыш 1:1). Бу китапта яхшы хәбәр һәм өмет хәбәре бар (Ачылыш 1:3). Шул китапта Аллаһы гаделсезлекне бетерәчәк һәм җирне оҗмахка әйләндерәчәк дип әйтелә. Анда кешеләр авыртусыз, газапланмыйча, хәтта үлем кичермичә, яшәячәкләр (Ачылыш 21:3, 4).
Изге Язмалардагы бу гаҗәеп вәгъдә турында күбрәк беләсегез киләме? Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны өйрәнү буенча бушлай курслар үткәрәләр. Ул курс сезгә файда китерер. Алар белән элемтәгә керегез.