Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwfq 61 мәкалә
  • Йәһвә Шаһитләре иганәләрне ничек куллана?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә Шаһитләре иганәләрне ничек куллана?
  • Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Эшчәнлегебезнең кайбер төрләре
  • Оешмабызга акча кайдан килә?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Әкил белән Прискиллә — фидакарьлек һәм юмартлык үрнәге
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2018)
  • Барысына да ия булган Аллаһыга без нәрсә бирә алабыз?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Безнең бөтендөнья эшчәнлегебез ничек финанслана?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
Күбрәк карарга
Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
ijwfq 61 мәкалә
Коллаж: Йәһвә Шаһитләре ирекле иганәләр ярдәмендә төрле эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1. Йәһвә Шаһитләре Патшалык Залы төзи. 2. Ярдәм күрсәтүче волонтер мохтаҗ хатынга су бирә. 3. Йәһвә Шаһите басмалар стенды янында бер хатын белән «Яхшы хәбәр» брошюрасындагы тема турында сөйләшә.

Йәһвә Шаһитләре иганәләрне ничек куллана?

Без ирекле иганәләрне дини эшчәнлегебезне алып барыр өчен һәм иҗтимагый ярдәм күрсәтер өчен кулланабыз. Шулай итеп без төп максатыбызга ирешәбез: кешеләргә Гайсә Мәсихнең шәкертләре булып китәргә булышабыз (Маттай 28:19, 20).

Без иганәләрне беркайчан да кемне дә булса баетыр өчен кулланмыйбыз. Без өлкәннәргә я хезмәтчеләргә эш хакы түләмибез. Йәһвә Шаһитләре өйдән өйгә йөреп вәгазьләгәннәре өчен акча алмый. Филиалларыбызда һәм төп идарәбездә хезмәт итүче ирекле хезмәтчеләр, дини орден әгъзалары буларак, акча алмый.

Эшчәнлегебезнең кайбер төрләре

  • Нәшер итү. Без ел саен миллионлаган Изге Язмаларны һәм башка басмаларны тәрҗемә итәбез, бастырабыз һәм таратабыз. Бу эш бушлай башкарыла, басмалар сатылмый. Шулай ук jw.org сайтында һәм JW Library кушымтасында электрон басмаларыбызны бушлай һәм рекламасыз укып була.

    Типографиядә хезмәт итүче Йәһвә Шаһите яңа гына бастырылган Изге Язмалар китабының сыйфатын тикшерә.
  • Төзү һәм биналарны кайгырту. Җыелыш очрашулары яхшы урыннарда үткәрелсен өчен һәм бу Аллаһыга дан китерсен өчен, без гыйбадәт кылу биналары, филиаллар һәм тәрҗемә итү офислары төзибез һәм аларны тиешле хәлдә тотабыз. Бу биналар купшылык белән аерылып тормый. Күбесенчә бу эшне ирекле хезмәтчеләр башкарганга, акча чыгымнары кими.

    Йәһвә Шаһите гыйбадәт кылу бинасы янында төзү басмасы урнаштыра.
  • Административ эшләр. Төп идарәдәге, филиаллар һәм тәрҗемә офисларындагы эшчәнлегебез, шулай ук күчеп йөрүче хезмәтчеләрнең эшчәнлеге бөтендөнья эшенә багышланган иганәләр ярдәмендә башкарыла.

    Йәһвә Шаһите офиста административ эш белән шөгыльләнә.
  • Вәгазьләү. Йәһвә Шаһитләре башкаларга яхшы хәбәрне вәгазьләгәннәре өчен я «Аллаһы сүзен» сөйләгәннәре өчен акча алмый (2 Көринтлеләргә 2:17). Ләкин, беренче гасыр мәсихчеләре үрнәге буенча, үзләренең шактый күп вакытын вәгазьгә багышлаган кайбер хезмәтчеләргә, төп ихтыяҗларын һәм чыгымнарын каплар өчен, күпмедер акча бирелә (Филипиялеләргә 4:16, 17; 1 Тимутигә 5:17, 18).

    Ирле-хатынлы Йәһвә Шаһитләре вәгазьдә катнаша. Алар бер кешегә Изге Язмаларга нигезләнгән видеоны күрсәтә.
  • Өйрәтү. Безнең региональ һәм район конгрессларыбыз иганәләр ярдәмендә оештырыла. Моннан тыш без Изге Язмаларга нигезләнгән аудио- һәм видеобасмалар чыгарабыз. Без шулай ук, өлкәннәрне һәм тулы вакытлы хезмәтчеләрне үз вазифаларын тиешенчә үтәргә өйрәтер өчен, махсус мәктәпләр үткәрәбез.

    Конгресс делегатлары зур стадионда видео карый.
  • Афәтләр булганда ярдәм күрсәтү. Без табигать афәтләреннән һәм башка бәла-казалардан зыян күргән кешеләрне ризык, су һәм яшәр урыны белән тәэмин итәбез. Андый ярдәм «имандашларыбызга» гына түгел, ә Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләргә дә күрсәтелә (Гәләтиялеләргә 6:10).

    Йәһвә Шаһитләре складта ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен кирәкле әйберләр җыя.
    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу