Изге Язмаларда Раштуа бәйрәме турында нәрсә әйтелә?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Изге Язмаларда Гайсәнең туу көне турында һәм аның туган көнен бәйрәм итәргә кирәк дип әйтелми. Бер энциклопедиядә болай диелә: «Аллаһы Раштуа бәйрәмен үткәрергә кушмаган, ул Яңа Васыятьтә искә алынмый» («McClintock and Strong’s Cyclopedia»).
Раштуаның тарихын тикшерү шуны күрсәтә: бу бәйрәм мәҗүсиләр диненнән барлыкка килгән. Изге Язмаларда Аллаһыга дөрес гыйбадәт кылмау аны рәнҗетә дип әйтелә (Чыгыш 32:5—7).
Раштуа гореф-гадәтләренең тарихы
Гайсәнең туган көнен бәйрәм итү. Бер энциклопедиядә болай диелә: «Беренче мәсихчеләр, кешенең туган көнен бәйрәм итү мәҗүси йола дип санап, Гайсәнең туган көнен бәйрәм итмәгәннәр» («The World Book Encyclopedia»).
25 декабрь (яки 7 гыйнвар). Гайсә ул көнне туган икәненә бер дәлил дә юк. Бу дата кышкы кояш торгынлыгы вакытында үткәрелгән мәҗүси бәйрәмнәр белән туры килгән. Нәкъ шуңа күрә чиркәү бу датаны бәйрәм көне итеп сайлаган.
Бүләкләр, мәҗлесләр, кунакларны чакыру. Бер энциклопедиядә болай дип язылган: «Римлыларның декабрь уртасында үткәрелгән сатурналий бәйрәме Раштуаның күпсанлы күңелле йолаларына башлангыч биргән. Мәсәлән, бу бәйрәм мәҗлесләрне оештыру, бүләкләрне бирү-алу һәм шәм яндыру кебек йолаларына башлангыч биргән» («The Encyclopedia Americana»). Сатурналий бәйрәме турында «Британия энциклопедиясе»ндә болай дип әйтелә: «Бу бәйрәм вакытында сугышырга, эшләргә һәм укырга рөхсәт ителмәгән. Йортларда җырлар яңгыраган. Һәм һәр җирдә кешеләр биегән. Күп эчү, җенси әхлаксызлык һәм комарлы уеннар — барысы да рөхсәт ителгән».
Раштуа яктырткычлары. Бер энциклопедия буенча, Европада яшәүчеләр кышкы кояш торгынлыгын бәйрәм итәр өчен һәм явыз рухларны куркытыр өчен, үз йортларын «яктырткычлар белән һәм мәңге яшел үсемлекләрнең ботаклары» белән бизәгән («The Encyclopedia of Religion»).
Омела, остролист. Көнбатышта бу үсемлекләр еш кына Раштуа вакытында бизәкләр итеп кулланыла. Бер энциклопедиядә: «Друидлар омела махсус сихерләү сәләтенә ия дип уйлаган. Ә мәңге яшел остролистка кояш торгызу символына кебек табынганнар»,— дип әйтелә («The Encyclopedia Americana»).
Раштуа бәйрәменә куела торган чыршы. «Британия энциклопедиясе»ндә болай диелә: «Агачларга табыну Европада киң таралган булган һәм кешеләр христиан динен кабул иткәч тә, бу йола сакланган». Бүген «Раштуа бәйрәме уңаеннан йорт алдында яки йорт эчендә чыршы кую гореф-гадәтендә» агачка табыну гадәте калган.